Кореяда авыр хәлдә ятучы Венераның әнисе, күз яшьләре аша: «Үтенәм, ярдәм итегез»
Кореяда авыр хәлдә хастаханәдә ятучы Мамадыш кызы Венера турында «Интертат» язган иде. Венера һәм аның әнисе Марина Сапурина әле дә чит ил хастаханәсендә. Әни кеше кызын Россиягә алып кайтырга тели, тик бу – җиңел генә башкарыла торган эш түгел. Авыруны махсус борт белән генә алып кайтып була, ә моның өчен бик күп акча кирәк.
Социаль челтәрләрдә кыз һәм әнинең хастаханәдәге видеосы таралды. Блогерлар ярдәм җыюлар игълан итте. Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова да үзенең аккаунтында пост урнаштырды.
«Дуслар, Венера һәм аның әнисенә ярдәм кирәк. Мамадыш районы кызы 3 ел элек Кореяга эшләргә киткән. Җәй көне аңын югалтып егылган, башы нык бәрелеп, комага киткән. Бала үлә, дип, әнисен хастаханәгә чакыртканнар. Әнисе 3 ай дәвамында бу турыда беркемгә дә сөйләмәгән. Дәвалануны түләү өчен фатирны сатканнар. Хәзер акчалары калмаган. Авиалинияләр кызны алып кайтудан баш тарта. Әни кеше кызын калдыра алмый. Дәвалануга түләү өчен эшеннән дә ярдәм иткәннәр. Анда дәвалануөчен миллионлаган акча кирәк. Әнисе Венераны туган ягына алып кайтырга тели. Махсус борт өчен миллионлаган акча кирәк. Бергә ярдәм итик», – дип аңлаткан ул.
Постта урнаштырган видеода Марина апа күз яшьләре белән ярдәм сорый. «Кем бу видеоны күрә, ишетә, үтенеп сорыйм, зинһар өчен, безгә өебезгә кайтырга ярдәм итегез. Үз өебезгә кайтырга, үзебездә дәваланырга ярдәм итегез. Эй, кызым...» – ди әни кеше. Ул кызын башыннан, күкрәк турларыннан сыйпый. Кызга трубкалар тоташтырылган. Венера кулларын, аякларын катырып куя, әнисе аларны уа.
Гөлия Вәлиәхмәтова посты астына күпләр изге теләкләрен язган, ярдәм итәргә чакырган.
«Бу тарих мине бик борчуга салды, чөнки үземнең дә кызым Кореяда. Аллаһым ярдәмеңнән ташлама», – дип язган Гөлнара Фәттахова.
«Ходаем, кызыгыз исән-сау аякка бассын иде», «Бик кызганыч. Балкай, әле ничә яшь кенә бит. Аллаһы Тәгалә әнисенә көч, сабырлык бирсен», – дип язганнар.
«Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, терелеп кайтырга насыйп булсын», – дигән Гөлназ Гарифҗанова.