Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кореяда авыр хәлдә ятучы Венераның әнисе: «Аның йөрәге туктаган булган инде...»

Бүгенге көндә авыр хәлдә Кореяның Инчхон шәһәре хастаханәсендә ятучы Венера Сапуринага ярдәм кирәк. Аны чит илдә дәвалауны дәвам итү һәм алга таба Россиягә алып кайту өчен зур күләмдәге акчалар таләп ителә. «Интертат» Венераның әнисе белән сөйләште.

news_top_970_100
Кореяда авыр хәлдә ятучы Венераның әнисе: «Аның йөрәге туктаган булган инде...»
Фотолар Марина Сапуринаның шәхси архивыннан

Марина ханым Сапурина – язмышның бала хәсрәте белән сынавына дучар булган ана… Кызы Венера хәрәкәтсез диярлек, үз аңында түгел… Хәлсезләнеп каты егылудан баш миенә зыян килгән аның. Шуңа өстәп, инде елдан артык ябыктыра һәм тынычландыра торган дарулар кабул итүенең дә тискәре нәтиҗәсе булмыйча калмаган. 1 ай комада ятканнан соң, бүгенге көндә сәламәтлегендә азмы-күпме алга китеш күренсә дә, ул әле дә бу дөнья кешесе түгел. Тик табиблар өметне өзми. Алар әйтүенчә, Венераның яшь, көчле организмы савыгу өчен көрәшә.

Венера соңгы 3 елда Көньяк Кореяда яшәгән. Марина апа үзе дә август аенда Венера янына кунакка килергә, соңыннан кызы белән бергәләшеп Россиягә кайтырга җыенган булган.

Чит ил паспорты ясатам да, киләм, кызым, – дидем. Миңа сентябрьдә 50 яшь тула. Үзе дә: «Әни, синең юбилееңда янәшәңдә буласым килә, бергәләп кайтабыз», – дигән иде. Бу елларда безнең белән мессенджерлар аша гына аралашып торды, – ди ул.

Әмма Венерасы белән көтеп алынган очрашулары менә шундый булыр дип башына да китереп карамый Марина апа.

Кореяга килеп, хастаханәгә керү белән башыма килгән беренче уй «бу бала исән калмас, кызымны югалтуым шушы икән» булды. Йөрәкләрем парә-парә телгәләнде. И Аллакаем, яшь бит әле, алма кызымның тормышын дип, көне-төне Ходайга ялвардым, – дип, әлеге хәлләр турында ачыргаланып, өзгәләнеп елый-елый сөйләде ул.

Фото: © Марина Сапуринаның шәхси архивыннан

«Аэропортта төшкән фотосын җибәреп: «Әни, ачуланма, әмма мин Кореяга китәргә булдым», – диде…»

Марина апа кызы белән улын ялгызы гына тәрбияли. Балалары әниләренә борчу китермиләр, мөстәкыйль булып үсәләр. Төпчеге булса да, олыларча фикерләгәнгә, Венера Марина апага гел өлкән бала булып тоела.
11нче сыйныфны тәмамлагач, Венера Казанга китеп югары белем ала, икътисадчы һөнәрен үзләштерә.

Кечкенәдән тырыш булды. Бездән беркайчан акча сорамады. Укыганда, официант булып та эшләде. Үзенә җитәрлек акчаны студент вакытында ук эшләп торды. Без биреп җибәргән акчасына исә кайтканда күчтәнәчен төяп алып кайта торган иде, – дип сөйли Марина апа.

Казанда яшәгәндә Венераның дус кызы студентлар программасы буенча Кореяга барып эшләп кайта. Кыска вакыт эчендә шактый акча тупларга өлгергән иптәш кызын күреп, Венераның да чит илгә барып яшәү теләге уяна. Моңа кадәр кызына артык таләпләр куймаса да, Марина апа аның бу теләгенә каршы төшә.

Ничек чыгарып җибәрмәк кирәк баланы… «Беркая бармыйсың, ялгызыңны гына әллә кайларга чыгарып җибәрә алмыйм», – дидем. Ачуланмады, каршы дәшмәде. Әмма үзе миңа сиздермичә генә китәргә әзерләнгән, әкрен генә акча җыйган… Китәсе көнне генә миңа Мәскәү аэропортында төшкән фотосын җибәреп: «Әни, ачуланма, әмма мин Кореяга китәргә булдым», – диде… Минем инде нәрсәне дә булса үзгәртерлек хәлем юк иде.

Фото: ©Марина Сапуринаның шәхси архивыннан

Марина апа Венера белән даими элемтәдә була. Кызының чит илгә тиз ияләшүен, дуслар табуын күреп, тынычлана да төшә. Монда вакытта ук инглиз телендә иркен аралашкан Венера корея телен дә бик тиз өйрәнә.

Ватсап аша аралашканда стенасында гел кореяча сүзләр эленеп торганын күрә идем. Көне-төне ятлады бугай ул аларны. Хәтере кечкенәдән әйбәт иде, укыганда да шуңа бик җиңел укыды. 2 елдан артык кореяле бер егет белән очрашып йөрде. Ул егет минем белән аралашырлык русча да өйрәнде хәтта. Венера аның үзе бер компаниядә эшләвен әйтә торган иде. Кайда, кем булып дип, артык төпченгәнем булмады, – ди әни кеше.

Фото: © Марина Сапуринаның шәхси архивыннан. Марина ханым кызы һәм улы белән

«Дуслары хастаханәгә алып барганда, аның йөрәге тибүдән туктаган булган инде...»

Марина апа быел гына Венерасының үзгәрүен тоя башлый. Кызының сәламәтлеге белән проблемалары бар икәнлеге күзгә ташлана. Ул ниндидер курку халәтендә яши, тынычлыгы булмый.

Дарулар эчкән икән ул. Ябыктыра һәм тынычландыра торган препаратлар кулланган. Болай да ябык иде, югыйсә, ул аңа нәрсә өчен кирәк булгандыр?! Дарулар турында миңа да әйткәләгәне булды. 6 июнь көнне сөйләшкәндә: «Әни, хәлем бик үк әйбәт түгел, хәтерем начарланганнан начарлана бара», – диде. «Эчәсе түгел башка даруларыңны, туктат!» – дип кат-кат әйттем.

Соңгы тапкыр 7 июнь көнне мин эштә вакытта шалтыратты. Авыртуы күзләренә чыккан иде инде. Үзе һаман мине кайгыртты, борчылмаска кушты.

8е көнне Америкадагы Юлия исемле иптәш кызы шалтыратып, Венераның хастаханәдә булуын җиткерде. Алар кызым белән Кореяда яшәгәндә дуслашканнар иде. Шул дарулар тәэсирендә Венера аңын югалтып егылган. Башының бер ягы белән бик каты төшкән. Бөтен йөзләре кара янган. Дуслары хастаханәгә алып барганда, аның йөрәге тибүдән туктаган булган инде. Табиблар көчкә эшләтеп җибәргәннәр. Миңа да бит: «Килегез. Әнисе соңгы көннәрендә булса да күреп калсын, дип әйтә табиблар», – дип шалтыраттылар… – шулай дигәч, Марина апа елап җибәрде.

Фото: © Марина Сапуринаның шәхси архивыннан

«Фатирны сатып, хастаханәгә җыелган бурычны түләдек»

Ләкин Кореяга китү өчен виза ясаганда, кыенлыклар килеп чыга. Вәкиллек аша К-ЕТА виза ясатып, Марина апа кызы янына 22 июнь көнне генә килеп җитә.

Реанимациядә булса да, Россиядән үк килгәнгә, миңа Венера янына һәр көнне яртышар сәгатькә керергә рөхсәт иттеләр. Беренче күргәндә… Үлгән кеше кебек ята, селкенми дә иде… 1 ай комада булды, махсус аппарат аша гына сулады. Соңрак миннән, муенын тишеп, сулау өчен трубка куярга ризалык алдылар.

Реанимациядән палатага күчерделәр. 3 атна бергә яттык. Мин килгәндә хәле бик авыр иде, бик. Хәзер аз гына алга китеш күренә, – диде Марина апа.

Табиблар Венераны комадан чыгып, «ступор»да дип әйтә. «Ступор» ул – бу дөньяга берничә секундка гына кайтып алу икән», – дип аңлатты Марина апа.

Венераның гомерен саклау, дәвалау чаралары уздыру бик кыйммәткә төшә. Шуның өстенә кызның соңгы елда визасын озынайтмаганлыгы ачыклана. (Марина апа ни өчен икәнлеген төгәл әйтә алмады). Страховкасы, визасы булмаган Венераның хастаханәдә үткәргән көннәре өчен 3 млн сумлык счет китерәләр.

Марина апа улы ярдәмендә Венераның Казандагы фатирын сатып, хастаханәгә булган бурычын каплый. Тиз арада сатарга кирәк булганга, фатир белән алган бәясеннән дә түбәнрәк хакка хушлашырга туры килә. Хастаханә белән исәп-хисап ясарга Марина апага Кореяда медицина туризмы белән шөгыльләнүче кызлар ярдәм итә. Телне һәм кануннарны белгән кызлар хастаханәдән күпмедер ташлама ясатуга да ирешә.

Фото: © Марина Сапуринаның шәхси архивыннан

«Кулын кысып, тырнаклары белән уч төпләрен тишкәләп бетергән иде»

Әмма «чүп өстенә чүмәлә» дигәндәй, реанимациядән чыккач, Венераның сидек юлларына авыр инфекция йога. Аны йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерергә туры килә.

Тел белмәгәч, табиблар белән аңлашуы бик кыен. Телефондагы тәрҗемәче аша гына аралашабыз. Әлегә Венераның инфекциясе чигенми, аңа туры килә торган антибиотиклар эзлиләр, дип аңлыйм. Моңа кадәр кулланганнарының кайсы нәтиҗәле түгел, кайсы аллергия бирә. Әле бүген дә битләре чабырып чыккан баланың.
Болай үзе мине ишеткән кебек тоела. Күзләрен зур итеп ачып, тутырып карый. Беркөнне абыйсы шалтыраткач трубканы колагына куйган идем, елап җибәрде…

«Син килгәч ул тынычрак», – диләр шәфкать туташлары да. Мин янәшәсендә булганны сизәдер, дим… Әкренләп аякларын селкетә, башларын бора башлады. Ләкин ниндидер эчке куркуы шушы хәлдә булганда да сизелә. Аякларын катырып куя, бөкләргә бирми. Кулларын каты итеп кыса. «Кызым, кысма инде ул кулларыңны, дим. Баштагы мәлләрдә кулын кысып, тырнаклары белән уч төпләрен тишкәләп бетергән иде», – дип сөйләде Марина апа.

Марина апаның хәзер иң зур теләге – Венераны Казанга алып кайтып дәвалау. Республика клиник хастаханәсе табиблары аны кабул итәргә әзер. Әмма шундый хәлдәге авыруны илгә алып кайту да җиңел эш түгел икән.

Мин, бурычыбызны түләү белән, Россиягә хастаханәгә кайтырга ниятләгән идем. Әмма авикомпанияләр ятып торган пациентны алып кайтырга ризалашмады. Паром белешкән идек, аерым каюталар булмау сәбәпле, алай алып кайту да мөмкин түгел икән. Табиблар да: «Йөрәге чыдамаска мөмкин, юлда югалтуыгыз бар», – дип кисәтте.
4 августка самолетка билетлар алган идек инде. Ризалык булмагач, ул билетларны кире тапшырырга туры килде, зур күләмдәге штраф та түләдек. Ә инде шәхси борт чакыртуның бәясе… Берничек тә безнең көчебездән килә торган суммалар түгел ул…

Биредәге бер яхшы тернәкләндерү үзәгенең профессоры белән сөйләшкән идек. Ул Венераны карап: «Бездә Израильдәге кебек баш миен дәвалай торган аппарат бар, ярдәм итә алабыз», – дип өмет бирде. Куратор кызлар аша визамны озынайта алдым. Алга таба планнарыбыз – Венераны шул тернәкләндерү үзәгенә күчерү. Ятып торган авыруны алып кайта алмыйлар икән, мин аны утыра торган итеп алып кайтам, Аллаһы теләсә. Безгә хәзер 1 ай тирәсе шул үзәктә дәваланырга кирәк булачак, – ди ул.

Фото: © Марина Сапуринаның шәхси архивыннан

«Елый-елый яшем кипте инде»

Марина ханым кызының дарулар кабул итә башлавына бик нык аптырый.

Болай да ябык иде, нигә эчкән соң ул аларны? Тынычландыра торганнарын ник эчкән? Сорауларым бихисап җыелды… Үзе миңа: «Әни, ябыгырга кызыгасың, тик дарулар эчә күрмә. Йөрәк кага, башларны әллә нишләтә, акылдан язган кебек тоела башлыйсың», – дип әйткәне булды. Шул үзенең сәламәтлегенә зыян килгәнен белгәч әйткәндер.

Озак очрашып йөргән егете белән дә аралары суынмадымы икән? Бәлки, шәхси тормышында үзгәрешләр булгандыр. Боларның берсен дә белмим, кызганычка каршы.

Үзем билемне кузгаттым, кан басымым күтәрелә. Инде кызыма шундый кирәк вакытымда үз организмым бирешмәсә ярый, дип тә куркам. Елый-елый яшем кипте инде, – дип сөйли Марина апа.

Марина апа Кореяга эшеннән административ ял алып килгән.

Соңгы елларда Алабуга шәһәрендә яшәдек. Ипотекага фатир да алган идем. Заводка эшкә урнаштым. Һаман кайта алмагач, шалтыратып, мине эштән җибәрәсезме инде, дип, борчылып сораган идем. Нигә җибәрик, сәбәбегез бар бит, диделәр. Шуннан соң азрак тынычландым.

Олы улым да гаиләсе белән Алабугада яши. Мин монда киткәч, улы туды. Оныгыма тиздән 3 ай була, аны да күрмәгән әле. Балаларны ташлап киттем, тик монысы да бала бит, нихәл итим, – диде дә Марина апа, үксеп елый башлады.

Ни эшләсә дә үзе өчен җавап бирә торган бала иде ул Венера, шуңа да бөтен барлыгым белән ышандым, эчем дә пошмады минем аның өчен. «Әни, кеше сүзенә игътибар итмә, юк-бар уйлама, Аллаһы Тәгаләгә генә ышан», – дип, үзе дә әйтеп торды. Мондагы иптәш кызлары да Венераны шундый сабыр, шундый башлы ул, дип әйтә. «Бөтенебезгә киңәшләр бирә, һәр әйткәне рас килә иде аның», – диләр.

Хәзер безнең бөтен теләк – ничек тә илгә кайту. Венерам утырып торырлык хәлгә килсә дә, самолетка билет алыр идек. Озата кайту өчен Мәскәү табибларын да белештек», – диде Марина ханым.

Хәзерге вакытта Сапуриннар гаиләсе Венераның йогышлы авырулар хастаханәсендә яткан көннәре өчен түләү бәясен әйткәннәрен көтә. Аның зур суммалар булачагына шик юк... Марина апаның Венераны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау өчен дә акчасы җитәрлек түгел.

Яхшылык җирдә ятмый, бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди бит халык. Без дә укучыларыбыз арасында әлеге авыр хәлдә калган гаиләгә, Венерага ярдәм күрсәтергә теләүче мәрхәмәтле кешеләр табылыр, дип өметләнәбез.
Акча күчерү өчен Марина апаның номеры: 8-996-952-90-51. Әлеге телефон номерына ВТБ, Сбербанк һәм Ак Барс карталары беркетелгән. Карта Марина Сапурина исемендә.

Фото: © Марина Сапуринаның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100