Комада ятучы җырчы МакSимның хәле яхшырган
Җырчы инде 19 июньнән бирле хастаханәдә ИВЛ аппаратында ясалма комада ята.
Җырчы МакSимның хәле яхшырган. Бу турыда аның вәкиле Маргарита Соколовага сылтама белән РИА Новости язды.
Җырчыны 19 июньдә ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Ул шул вакыттан бирле ясалма комада ята. Җырчының хәле авыр дип бәяләнә. Коронавируска тест тискәре нәтиҗә күрсәткән.
«Төгәл әйтә алам — Маринаның хәле яхшыра. Аның белән табибларның йолдызлы составы шөгыльләнә. Бик яхшы шартлар. Суперзаманча җиһазлар. Бар да яхшы булуда шигем юк», — ди Соколова инстаграмда.
Ул җырчының организмы хәлсез булуын әйтә. Ләкин «без яхшыруга таба барабыз, начарлануга түгел, бүген бу — факт», — ди ул.
«Әлбәттә, бу озак дәвалану булачак, аннары реабилитация», — ди Соколова.
- 19 июньдә җырчы МакSим комада ята, дип язган идек. Ул 12 июньдә Казандагы концертта 39 градус температура белән чыгыш ясавын әйтте.
- Комада ятучы җырчы МакSимның хәле начарланган
- Җырчы МакSим үзе авыр хәлдә ята, аның клипларын төшерүче режиссер ковидтан үлде
- Җырчы МакSимның үпкәсе начар эшли башлаган