Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коймак ни сәбәпле табага ябыша һәм ертыла?

news_top_970_100
Коймак ни сәбәпле табага ябыша һәм ертыла?
"Татар-информ" архивы

Коймак табадан купмыйча, ябышып интектерсә, ертылса, берничә сәбәп була. Коймак пешергәндәге 5 хата киңәшләр сайтында чыкты.

Беренчедән, камыр дөрес ясалмаган. Оны артык күп булса, коймакны пешерә башламагыз, бераз сыеклык өстәгез дә 10-15 минут камырны тынычлыкта калдырып торыгыз.

Икенчедән, сөт белән генә пешермәгез. Сөт яки кефирга су кушу хәерле. Кайнап торган су булса, яхшырак. Бу очракта коймак челтәрле булып пешәр. Күпләр минераль су да куллана.

Өченчедән, шикәр комын күп кушмагыз. Шикәр табада эрегәч, коймак ябыша башлый, асты көя, өсте пешәргә өлгерми.

Дүртенчедән, коймак пешерә торган махсус таба алыгыз. Гади чуен табада да пешереп була, ләкин коймакка кадәр балык яки ит кыздырган булсагыз, яхшылап юарга онытмагыз.

Бишенчедән, табаны артык кыздырмагыз. Коймак камырын салкын табага салу да дөрес түгел. Таба җылынганны көтегез, аннары бераз май салып җибәрегез, таба астында утны киметегез дә камырны салыгыз.

Коймак табага ябышуның яки ертылуның тагын бер сәбәбе – май күләмен дөрес кулланмау. Май артык күп булмаска тиеш. Май күп салынса, коймак көя. Ләкин май аз да булырга тиеш түгел. Юкса коймак ертыла һәм табага ябыша. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100