news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты

news_top
Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты
Фото блогерның архивыннан

Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.

Ингредиентлар: 1 литр җылы су, 2 йомырка, 100 грамм үсемлек мае, тоз, шикәр комы, чүпрә, он.

Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Аны 1-2 сәгать кабартырга,  аннары пешерергә кирәк. Башта газ өстендә уртача утта коймакның астын кыздырып алырга, аннары духовкада өсте килә торган режимда (газ булса гриль, ә электр плитәсендә өстен пешерә торган режим) максималь градуста кызганчы тотарга.

«Әни коймакларны каз мае яки атланмай эретеп майлый. Мич коймагыннан ким чыкмый, пешереп карагыз», – дип язган блогер социаль челтәрдәге шәхси битендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар