news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кишердән коймак рецепты

Бу коймакта, организмда А витаминына әверелүче каротин бар. Ул тире, чәч, тырнак һәм күзгә бик тә кирәкле витамин.

news_top
Кишердән коймак рецепты
https://pixabay.com/

Кишер коймагы өчен: уртача зурлыкта 2 кишер, 1 стакан сөт яки су, 1 йомырка,1 стакан солы оны яки тарттырылган солы кисәкләре (хлопья), 200 гр эремчек, тәменчә тоз

Кишерне чистартып, вак угычтан уарга. Аңа сөт (су), йомырка, он, эремчек, тоз кушып, камыр ясарга. Әгәр дә ул бик сыек килеп чыкса, тагын бераз он өстәгез. Барысын бергә яхшылап бутагач, 20-30 минутка калдырыгыз.

Духовканы 180 градуска кадәр кыздырырга. Табага махсус кәгазь җәегез һәм кашык ярдәмендә шуңа камырны коймак итеп салыгыз. Араларын күбрәк калдырыгыз, кайнар мичтә ул җәелә.

Коймакларны 25-30 минут пешерергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар