news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бигрәк куркып саласың, шап-шоп ит»—Рамил Шәрәпов районнарга коймак пешерергә чыккан

Артист кунакта да тик утыра алмаган.

news_top
«Бигрәк куркып саласың, шап-шоп ит»—Рамил Шәрәпов районнарга коймак пешерергә чыккан
«Татар-информ» архивы

Юмор остасы Рамил Шәрәпов Мамадыш якларына, Тулбай авылына гаилә дусларына кунакка барганнар. Артист кунакта да тик утыра алмаган, коймак пешереп кайткан.

«Бүген красопеткам белән туган көнгә бардык бит әле. Земфирочканың да күптән беркая чыгып йөргәне юк иде. Аны да бераз җилләндереп кайттым, кәефен күреп. Үзем кунак булып барсам да, тик кенә утыра торган кеше түгел инде мин! Сикереп торып, җырлап-биеп, уйнап-көлеп күңел ачтым.Тик тормаганны күреп, шунда ук коймак та пешерттерделәр әле. Андый-мондый коймак пешерүче кирәк булса, мин әзер!» — дип язган ул.

«Бигрәк куркып саласың, шап-шоп берсен сал, берсен ал», «Ах, мичтә пешкән коймак», «Оста куллы Шәрәпҗан», «Булганнан бар да була», «Кабат-кабат сокланып карадым», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар