Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каракалпаклар – ягымлы, татарларга охшаган халык»

«Интертат» Үзбәкстан Конституциясенә үзгәрешләр кертергә теләвен һәм үзгәрешләр кертелсә, Каракалпак автономиясе Үзбәкстан составыннан чыгу турында референдум үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителү ихтималы турында хәбәр иткән иде. Июль башыннан бирле Каракалпакстанда протестлар дәвам итә, хәрбиләр белән бәрелешләр булды, һәлак булучылар бар.

news_top_970_100
«Каракалпаклар – ягымлы, татарларга охшаган халык»

​​​​​​Каракалпакстанда июль башында башланган чуалышлар дәвам итә. Үзбәкстан составындагы дәүләт дип саналган, чынлыкта автономия хокукларында яшәгән каракалпаклар ил Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы чыкты. Үзгәреш кертелгән очракта, Каракалпакстан Үзбәкстан составыннан аерылып чыгу хокукыннан мәхрүм ителәчәк иде. Халык урамнарга чыкты, Үзбәкстан хәрби көчләр көртте. Бәрелешләр башланды. Үзбәкстан президенты Мирзиеев Конституциягә үзгәрешләр кертелмәячәген белдерде, әмма чуалышлар туктамады. «Бәсе» каналы хәбәр итүенчә, Каракалпакстанның хәрби губернаторы Рөстәм Джураев 14 каракалпаклы һәм 4 хәрби һәлак булган. Телеграм каналлар үлүчеләр йөзләгән дип хәбәр итә. Интернет өзелү һәм информацион вакуум булу сәбәпле, Каракалпакстандагы вәзгыять турында дөрес мәгълүмат килеп ирешми.

«Социаль канәгатьсезлекне  никадәр эчкәрәк капкач астына яшерәсең, ул шулкадәр каты шартлаячак»

Каракалпакстандагы хәзерге вәзгыять турында археолог, тарихчы, этнограф, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов белән сөйләштек.

Фото: © Салават Камалетдинов

Каракалпаклар – төрки халык. Этнография һәм мәдәниятләре буенча алар үзбәкләрдән аерыла. Каракалпаклар кыпчакларның гына дәвамчылары түгел, ә хәтта аннан элеккерәк печенег халыклары варислары дигән фараз да бар. Кайберәүләр әлеге халыкның исемен Көньяк Русьтә яшәгән кара клобуклар халкы исеме белән чагыштыра. Клобук ул – башлык. Исемнәрнең охшашлыгы очраклы түгел һәм, бәлки, Алтын Урда чорында алар Көньяк Русьтән Арал диңгезе буйларына күчеп урнашкандыр. Моның турыдан-туры археологик, тарихи дәлилләре юк, тик бу бик мөмкин була алырлык нәрсә. Халык буларак каракалпаклар, аерым төркем булсалар да, этнографиясе һәм мәдәнияте белән казахларга якынрак, - дип аңлатты ул.

Үзбәкстан Республикасының һәм аның исеменең барлыкка килүе шактый катлаулы булган. Мәсәлән, әле хәзер дә Таҗикстанда Бохара һәм Сәмәрканд – таҗик мәдәнияте үзәге дигән күзаллау бар. Республика формалашканда халыкның өчтән береннән алып яртысына кадәр таҗиклар булган. Икенче бер күләме буенча шактый зур халык – сартлар. Тагын күләме кимрәк, ләкин хөкем сөрүче элитаны тәшкил иткән күчмә төркиләр булган, аларны мавераннахра дип тә атыйлар, ә без, күршеләре, аларны үзбәкләр дип атаганбыз. Алар белемле һәм республика җитәкчелегендәге халык булганга, төбәккә алар исеме бирелгән.

Каракалпакстанның Үзбәкстанга кушылуы ул вакытта Арал диңгезенең әһәмиятенә бәйле булырга мөмкин. Заманында Арал буйларында зур совхозлар, колхозлар булган. Кешеләр балыкчылык, җир эшләре белән шөгыльләнгән. Шәһәр үзе дә әһәмиятле роль үтәгән.

Соңгы арада, мөгаен, Үзбәкстанда унитар федерализм сәясәте кабул ителгән. Егерменче елларда инде таҗик халкын агрессив рәвештә төркиләштерү сәясәте кертелә башлаган иде, каракалпакларны да ассимиляцияләштерергә булганнардыр. Шулай ук Арал җир йөзеннән юкка чыкты дияргә була, чүлләр барлыкка килде. Күп нәрсә Аралга бәйле иде, хәзер авыл хуҗалыгын үстерергә, балыкчылык белән шөгыльләнергә мөмкинлек юк. Каракалпакстан Үзбәкстанның иң депрессив регионына әйләнде, ягъни каракалпакларның милли-мәдәни таләпләре шул ук калды, ә республика бюджетына кертелгән өлеше күпкә кимеде. Күрәсең, Үзбәкстан җитәкчелеге моны автономиядән котылыр өчен уңайлы сәбәп итеп тапкандыр. Болар барысы да фетнә куптарды. 

Каракалпакстаннан күп кеше Россиядә эшләгән, ковидлы ике ел һәм хәзер Россиядә өстәмә эшче куллар ихтыяҗы булмау Үзбәкстанның әлеге регионына каты бәргән. Башка регионнарда авыл хуҗалыгы үсеш алган, Кытайга газ экспорты бар, ә Каракалпакстанда берсе дә юк. Менә шул социаль депрессия вакытында тагын милли-мәдәни проблемалар барлыкка килде, проблемаларның өстәлүе халыкның күтәрелешенә китергән.

Каракалпакларга Үзбәкстаннан аерылып чыгу файда китерә аламы?

Менә монысы катлаулы мәсьәлә. Бәлки, алар Казахстанга кушылган булса, яхшырак булыр иде, тик бу инде җитди халыкара мәсьәләгә әйләнә. Ә бәлки, аларга Үзбәкстан составында булып, үз милли-мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен саклап яшәү яхшырактыр.

Тагын кайда шундый вакыйгалар була ала?

Советлар чорында республикаларны районлаштыру күп очракта нигезсез булган. Урта Азиядә бу нык сизелә. Мәсәлән, Фирганә үзәне өч республикага бүленгән (Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан), һәм бу – җитди киеренкелек үзәге. Анда бик күп кеше яши, ә җир һәм су җитми. Совет чорында үзәннең бүленеше кыенлык тудырмый иде, ә хәзер хәтта Таҗикстан белән Кыргызстан арасында кораллы бәрелешләр дә булып ала. Үзбәкстан белән Таҗикстан арасында да гел низаглар.

Хәзер халыкны ничек тынычландырып була, Конституциягә үзгәрешләр кертмичә калдырыпмы?

Бу Конституциядәге статья өчен көрәш түгел. Регион социаль-икътисади мөнәсәбәттә депрессив, моны тамырдан үзгәртергә кирәк. Элек түзәрлек булса, хәзер, мөгаен, халык бу шартларда яши алмыйдыр. Монда ниндидер комплекслы карарлар кабул ителергә тиеш. Бу хәлдән чыгу юлларының берсе – республика акчаларын әлеге регионның үсешенә бүлеп бирү. 

Халыкны тиз генә тынычландырып булырмы?

Тынычландырып була, аңлавымча, анда гаскәрләр кертелде, шактый канлы бастыру бара, тик социаль канәгатьсезлекне  никадәр эчкәрәк капкач астына яшерәсең, ул шул кадәр каты шартлаячак, һәм Үзбәкстан, мөгаен шул шартлау мөмкин булган регионнарның берседер, - дип сөйләде Искәндәр Измайлов.

«Алар безгә телләре, берникадәр мәдәнияте, кайбер гореф-гадәтләре белән дә якын»

Филология фәннәре кандидаты, көнчыгыш илләр белгече Азат Ахунов каракалпак халкы һәм аларның татарлар белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул Каракалпакстан элек Хәрәзм дәүләте территориясендә булганын һәм Хәрәзмнең элек-электән Болгар белән бәйләнешен әйтте. Ибн Фадлан сәяхәтнамәсеннән дә элек бу ике төбәкнең элемтәләре яхшы булганын күреп булганын аңлатты.

Ибн Фадлан вакытыннан ук килә торган мөнәсәбәтләргә бәйле, алар безгә телләре, берникадәр мәдәнияте, кайбер гореф-гадәтләре белән дә якын.  Мисал өчен, без Багдад белән Сәмәркандны алсак, анда инде күбрәк таҗиклар яши. Күбрәк Иран мәдәниятенә тартым.

Бу төбәк, әйткәнемчә, безгә якын һәм искә төшерсәк, Совет чорында Каракалпакстанда Татарстан мәдәнияте һәм әдәбияте көннәре үткән. Ул юкка гына түгел, аны электән килә торган мөнәсәбәтләрнең дәвамы итеп кабул итәргә була.

Каракалпакстан табигать ягыннан бик кырыс төбәк. Анда эссе, чүл, анда баручылар сирәк була, шуңа күрә без Каракалпакстан турында аз беләбез, Сәмәрканд, Бохарага кеше күбрәк йөри. 

Сезнеңчә, Каракалпакстан суверенитетын югалтса, ул каракалпак халкына нинди йогынты ясаячак?

Электән Каракалпакстан Үзбәкстан составында, ул үзен үзе тәэмин итә алмас дип уйлыйм, чөнки анда логистика начар, юллар, транспорт системасы гомумән катлаулы. Монда сүз мөстәкыйльлеккә чыгу турында бармый. Картадан карасак, Каракалпакстан Казахстан белән чиктәш. Әгәр ул, әйтик, Төркия, Иран белән чиктәш булса, бер хәл, ә монда Төркмәнстан, Казахстан ягыннан ярдәмгә омтылу мөмкин түгел, - дип аңлатты ул. 

Каракалпакстанның халык артистлары

Азат Ахунов әйткәнчә, Каракалпакстанда Татарстан мәдәнияте һәм әдәбияте көннәре оештырылган булган. Ул вакытта Татарстаннан килүче кайбер җырчыларга Каракалпакстанның халык артисты исеме дә бирелгән. Алар арасында Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Вафирә Гыйззәтуллина, Зилә Сөнгатуллина бар.

Россиянең, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина белән аралаштык. Ул аңа Каракалпакстанның халык артисткасы исемен сиксәненче елда бирелгәнен әйтте.

Аларның телләре татар теленә бик якын, аңлаешлы, бер-беребез белән сөйләштек. Ягымлы, татарларга охшаган халык, - диде ул каракалпаклар турында.

Мамык кырларында 47 градус эсселектә көненә сигез концерт бирдек. Бу исем менә шулай эшләп алынды. Иң беренче исемем ул минем. Татар, рус, чит ил классикасын җырладык аларга. Ул халыкка мин бик рәхмәтле, чөнки мин Татарстанга кайткач, бер ел буе концертларда Каракалпакстанның халык артисты дип игълан иттеләр, аннары соң инде безнекеләр Татарстанның халык артистын бирделәр. Башта атказанганны алырга тиеш идем, менә шулай килеп чыкты, - дип искә алды Зилә Сөнгатуллина.

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә Гыйззәтуллина да әнисенең каракалпаклар турында сөйләгәннәрен искә төшерде.

Бик кунакчыл халык, өстәлләре мул, барысы да мөселманча дип сөйли иде әни. Бик ошатып кайтты, бөтен кешегә бүләкләр биргән иделәр. Анда бик күп артистлар, язучылар барды. Шунда аңа мәдәният министры булып калырга тәкъдим иттеләр, тик ул калмады, - дип сөйләде Камилә Гыйззәтуллина. 

Шулай ук ул Каракалпакстанга баручылар арасында Роберт Миңнуллин булганын да әйтте. Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена Каракалпак Дәүләт университетының мөгаллимнәре юбилярга чапан бүләк иткән.

Википедиядә хәбәр ителгәнчә, 1970-1989 елларда Каракалпакстанда яшәүче татарлар саны җиде меңнән артык булган. Хәзерге вакытта анда күпме милләттәшебез яшәве билгесез. 

«Җитди уртак тарих читтә кала»

«Царь Казанский» Телеграм каналында да Үзбәкстандагы вакыйгаларга бәйле фикер урнаштырылган.
«Хәтерлисезме, 2021 елда Үзбәкстан Самарада Аксак Тимергә (Тамерлан) һәйкәл куйдыртмакчы иде? Русларның да, татарларның да җәмәгатьчелек фикерен әйдәп баручылары бер үк вакытта моңа каршы чыкты (1380, 1480 һәм 1552 еллар мәсьәләләре буенча дошман булудан туктамыйча). 

Каракалпакстандагы вакыйгалар тагын бер кат иң күп кеше яши торган Урта Азия дәүләтендә тарихи хәтер сәясәтенә игътибарны җәлеп итә.

Әлбәттә, аларга үз урыннарында яхшырак күренә, тик Сәмәркандтагы үзәкле милли Тимурид мифы инде күптәннән тигезләштерүгә мохтаҗ иде. Ә тигезләштерүне һәрвакытта да бары тик Үзбәкстан тарихын үзбәкләштерү генә булдыра ала иде.

Үзбәк халкының исеме дә, Хәрәзм һәм Каракалпакстанның көнбатыш өлкәләрендәге халыклар этногенезы да, Мавераннахрдагы Шәйбанидлар династиясе тарихы да Җучи Олысына бәйле, Тимур эпопеясенә түгел.
Хәзер Ташкентта Нукус шәһәрендәге вакыйгалар буенча сөйләшүләрдә үзбәкләрне һәм каракалпакларны нәрсә бәйли дигән сорау туадыр. Ә ерак тарихта аларны нәкъ менә шул Җучи Олысына катнашлары бәйли. 

Каракалпаклар – Зур Нугай Урдасы һәм аннан аерылып чыккан Алтыул Урдасы белән бәйле. Нугай башлыкларының берсе, Идегәй оныгы – Вәккас-бий XV гасырның беренче яртысында Әбелхәер ханга (җучи улы Шибан нәселеннән, Батуның кече энесе) Җучи Олысының хакимиятендә урнашырга ярдәм итә.

Тарихта «күчмә үзбәкләр» дип йөртелгән Әбелхәер хан дәүләте үзбәк, казах, себер татарлары, нугай һәм каракалпакларның ыруг ватаны булган. Нәкъ шул дәүләттән Әбелхәер хан оныгы Мөхәммәд Шәйбәни, Хәрәзм, Мавераннахр һәм Хорасанны берләштереп, Тимуридларны Һиндстанга кадәр кысрыклап чыгарып, көньякка таба алга китүне башлый.

Һәйкәл һәм китапларда Тимур, Олугбәк һәм башка Тимуридларны данлаган арада, шундый җитди уртак тарих читтә кала. Алар, һичшиксез көчле, тик шактый кыска вакыт аралыгы белән чикләнгән күренеш вәкилләре.

Әбелхәер хакимияте Болгарны таныганы, аның башкаласы Чимги-тура (Төмән) булуы, яки Мөхәммәд Шәйбәнинең Әхмәт ханнан Әстерханда качуы – болары аерым тема. Шулай да ул узган елгы планнарның берьяклылыгын сурәтли. Россиядә яшәүче үзбәкләрнең борынгы бабалары урынына, Россия халыклары өчен шактый зарарлы илбасарны мәңгеләштерергә теләгәннәр иде», - дип язылган Телеграм каналда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100