Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзбәкстанда массакүләм протестлар: Каракалпак халкы мөстәкыйльлеген югалтырга теләми

Үзбәкстанның Каракалпак республикасының башкаласы Нөкес шәһәрендә кешеләр урамнарга чыккан. Алар Конституциягә кертеләсе төзәтмәләргә каршы. Бу хакта социаль челтәрләрдә төрле видеолар таралган.

news_top_970_100
Үзбәкстанда массакүләм протестлар: Каракалпак халкы мөстәкыйльлеген югалтырга теләми

Үзбәкстанның Каракалпакстан республикасында ил Конституциясенә кертергә планлаштырылган төзәтмәләр аркасында массакүләм протестлар башланган. Төзәтмәләр кертелә, Каракалпак автономиясе Үзбәкстан составыннан чыгу турында референдум үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Бу хакта MAKAN.UZ телеграм каналына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итә.

Протест белдерүчеләр Үзбәкстан Конституциясенә карата булган төзәтмәләр проектына ачуын белдергән. Шулай итеп, ил хакимияте Каракалпакстан статусын үзгәртергә тәкъдим итә. Гамәлдәге Конституциядә ул суверен республика буларак күрсәтелгән. Закон буенча Каракалпак Республикасы Үзбәкстан составыннан төбәк халкының гомум референдумы нигезендә чыгарга хокуклы булган. Үзбәкстан халыкны шушы хокуктан мәхрүм итү өчен Конституциягә үзгәрешләр кертергә җыена. 

Моннан тыш, Үзбәкстанда яшәүчеләргә Президент вәкаләтләре вакытын 5 елдан 7 елга кадәр озайту өчен тавыш бирергә тәкъдим ителә.

Социаль челтәрләрдә, төрле төркемнәрдә шәһәрдә барган тәртипсезлекләрне сурәтләгән видеолар тарала башлады. Халык Каракалпакстанның башкаласы Нөкес (Нукус) шәһәре буйлап хәрәкәт итә.

Протестлар барган Нөкес шәһәренә Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев килгән. Бу хакта хакимият башлыгы урынбасары, Үзбәкстан лидеры матбугат секретаре Шерзод Асадов хәбәренә сылтама белән «РИА новости» яза. Шулай ук протест белдерүне оештыручыларның кулга алынуын да хәбәр итә.

Шәһәрдә иҗтимагый тәртип урнаштырылган, халык белән законны бозмау буенча эш алып барыла,  дип хәбәр итә рәсми мәгълүмат чаралары. Шимбә көнне автономия хакимияте, региондагы хакимият органнарын басып алырга омтылган, тәртипсезлек оештыручыларның бер төркеме тоткарлануын белдергән, диелә әлеге хәбәрдә.

Үзбәкстан Эчке эшләр министрлыгы протестларның җирле вакыт буенча 15:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 13:00) Нөкес шәһәре үзәгендә башлануын хәбәр итә. «Кайбер гражданнар, безнең республикада үткәрелә торган конституцион реформаларның дөрес аңламавы аркасында, көтмәгәндә урамда җыелыша башладылар», – дип министрлыкта хәбәр иткәннәр. Бу хакта «РБК» яза.

«РИА новости» хәбәр итүенчә, хәзер дәүләт башлыгы парламент депутатлары, өлкән буын вәкилләре һәм Каракалпакстан активы белән очрашу уздыра.

Элегрәк ил башлыгы башлыгы төп законны 2022 елның декабренә яңарту инициативасы белән чыккан була. Май ахырында парламент төзәтмәләр эшләү буенча Конституция комиссиясен булдыра. Соңрак ул беренче укылышта хуплана һәм бөтен халык фикер алышуы өчен бастырып чыгарыла. Парламент карары нигезендә, проект буенча бөтен халык фикер алышуы 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк, аннары закон проекты референдумга чыгарылачак. Закон проекты Конституциянең 64 матдәсендәге 200дән артык үзгәрешне күздә тота.

  • Каракалпакстан автоном өлкә буларак башта Хорезем ССР, соңыннан Кыргызыстан АССРы составына кергән була. Үзбәкстан АССР составына ул 1936 елда керә. СССР таркалганнан соң, ул Үзбәкстан составында үзенең берникадәр мөстәкыйльлеген саклап кала.Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каракалпакстан автономияле республикасы – илнең иң зур регионы, биредә ике млнга якын кеше яши. Ул бөтен булган территориянең 40%ын алып тора. Республикада ике дәүләт теле: каракалпак һәм үзбәк. Каракалпаклар - төрки, мөселман динендәге халык.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100