Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа машина, чапан һәм ярату: Роберт Миңнуллин юбилей кичәсендә нинди бүләкләр һәм теләкләр кабул итте

Шагыйрь Роберт Миңнуллинга 70 яшь. Татарстанның гына түгел, бөтен татарның халык шагыйрен хөрмәт иткән берничә буын тамашачы 12 октябрь көнне Тинчурин театры бинасына аның юбилей кичәсенә җыелды.  

news_top_970_100
Яңа машина, чапан һәм ярату: Роберт Миңнуллин юбилей кичәсендә нинди бүләкләр һәм теләкләр кабул итте
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнул­линга – җитмеш яшь!?

Ләкин картлык аны читләтеп үткән, бу яшьне аңа һич кенә дә биреп булмый. “Шагыйрьләрнең иҗаты гына түгел, күңелләре дә картаймый”, – диләр бит, дөрес сүздер. Май кояшы кебек балкып торган, зирәклеге, бай фикере, тапкырлыгы белән тамашачыны авызына каратып торучы юбилярга сокланмый мөмкин түгел. Еллар үтә, Роберт Миңнуллин мин кечкенә чакта ничек булса, һаман шул кыяфәттә, тамчы да үз­гәр­мәгән шикелле.



Шагыйрь безгә шигъри юллар белән җавап бирә:

Мин һаман шул шагыйрь бер җан,
Мин һаман шул хыялый.
Минем күңелгә һаман да
Сандугачлар оялый.


Татарстанның халык шагыйре, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почётлы диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин бик күп мактаулы исемнәргә, премияләргә лаек булган шәхес. Аның хакында бертуктаусыз сәгатьләр һәм тәүлекләр буе сөйләп була, киң җәмәгатьчелек күпкырлы шәхес булуын яхшы белә. Шуңа күрә музыкаль-әдәби кичә дүрт сәгатьтән артык барды. Котларга килүчеләр бихисап күп иде, һәркем юбилярга изге теләкләрен җиткерергә ашыкты. Чыгыш ясаучыларның күбесе аны “татар дөньясының бөек улы” дип атады. 

“Күңелендә Сөн кошы гомерлеккә сакланып калган”

Кичәдә Роберт Миңнуллинны беренче булып видеоролик аша Минтимер Шәймиев котлады. Дәүләт Киңәшчесе шагыйрьгә тирән мәгънәле иҗаты, шул ук вакытта җәмәгатьчелек эшчәнлегендә актив булуы, татар халкы, теле, әдәбияты, мәдәнияты һәм республиканың чәчәк атуына зур өлеш керткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Сүз уңаеннан, Роберт Миңнуллин бу видеороликны үз инстаграмына урнаштырган. Шагыйрьнең популяр инстаблогер икәнен барыгыз да беләдер. Бүген аңа 18 меңнән артык кеше язылган. 



- 70 яшь тула. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк. Робертта олпат ир-атка хас акыл, тәҗрибә, балаларча эчкерсезлек һәм шаянлык бер-берсенә үрелеп яши. Аның балалар өчен язылган шигырьләрен хәзер оныкларыбызга укыйбыз һәм хәйран калабыз. Әле генә урамнан уйнап кергән бер шук малай язып куйган диярсең. Робертның тормышында авырлыклар аз булмаган, шуңа да карамастан, күңелендә Сөн кошы гомерлеккә сакланып калган һәм бүгенге көндә дә ул сайрап тора. Олпатлык ягыннан карасак, монда да сокланырлык сыйфатлар бик күп. Роберт Мөгәллим улы белән шактый бергә эшләргә, сәяси вакыйгаларда катнашырга туры килде. Ул заманнар давыллы, гаҗәеп авыр еллар иде. Ул вакыйгаларга бүгенге көн күзлегеннән карасак, “андый зур эш башкарырга татарларның кыюлыгы ничек җиткән?” – дип уйлап куясың. Роберт Миңнуллин хакимияткә Татарстанның лаеклы статусы өчен көрәшү чорында килеп керде. Әйтергә кирәк, күп эшләр эшләргә һәм зур сынаулар аша узарга туры килде. Шунысы истә калган, Роберт үзенең сабырлыгы, тыйнаклыгы һәм үз-үзен затлы тотуы белән ышаныч уятты. Ул күп сөйләүче түгел, ләкин үз сүзен әйтсә җитди, кыска һәм күңелгә үтеп керерлек әйтә. Күптән түгел генә аның “Дәү Совет мәзәкләре”н карап чыктык. Ул игътибарлы тыңлаучы да икән.

Күркәм шагыйребез - Роберт, сине зур юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйм. Тирән мәгънәле иҗатын, шул ук вакытта җәмәгатьчелек эшчәнлегендә актив булуын, халкыбыз, телебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз һәм республикабызның чәчәк атуына зур өлеш керткәнең өчен рәхмәт. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез, - диде Минтимер Шәймиев үзенең видеотәбрикләвендә.

Президенттан бүләккә – машина 

Шагыйрьне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.



- Иҗат юлыгызны балаларга шигырь язудан башладыгыз һәм тиз арада халык шагыйре исеменә лаек булдыгыз. Татарстан Республикасының Югары Советы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты булып сайлануыгыз да сезгә карата ихтирам уята. Кайда гына эшләсәгез дә, сез үрнәк булырлык абруйлы кеше, - диде Васил Шәйхразиев.

Бүләкләр моның белән генә бетмәде, шагыйрьне бик зурладылар бу көнне. Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халык шагыйре Роберт Миңнуллинга яңа машина ачкычы тапшырды.



- Роберт Мөгаллимович, сез һәрвакыт юлда һәм чит төбәкләрдә эш сәфәре белән буласыз. Шуңа күрә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән яңа машина ачкычлары тапшырабыз. Юлларыгыз гел уң булсын, иҗат дәртегез ташып торсын, - диде Шәйхразиев.



Котлаулардан соң сәхнәдән шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Аның җырларының шактые татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелгән. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган җырлары бихисап. 



Концертта Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова шагыйрь иҗат иткән “Багышлау”, Сөмбел Ситдыйкова “Төшемә кер”, Татарстанның атказанган артистлары Артур-Марат “Каеннарым”, Татарстанның атказанган артисты Илсаф “Әбиләр чуагы”, Айсылу Нуруллина “Килен төшкәндә”, Рөстәм Асаев “Кол Шәриф” җырын башкарды.

“Син һаман сер”

Р.Миңнуллин – яхшы ир дә, кайгыртучан ата да, сөекле бабай да. Сәхнәдә яшьлек хатирәләрен искә алалар. Тормыш иптәше Клараны Комсомолда эшләп йөргән чагында очрата. Кинога баргач күреп ала ул аны, шунда ук күзе төшә. Чибәр кыз Башкортстанның Илеш районыннан була. Һәрдаим әнисе белән кинога йөргән Клара беркөнне кинога ялгызы гына бара. Җитез егет бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, сүз ката. “Туфлиләрең бигрәк матур шакылдый”, – дия. Менә шуннан соң аралашулар, күрешүләр башлана да инде... Хәзер алар пар канатлар булып гомер кичерәләр. 



Идел Кыямов Роберт Миңнуллин хатыны Кларага багышлап язган “Син һаман сер” шигырен сөйләде:

Һәркемнең үз матуры бит,
Һәркемнең үз гүзәле.
Синең гүзәллегеңә дә
Йөрәк көчкә түзәле!



Матурлар ул меңләгән дә,
Миндә мең йөрәк түгел.
Миңа, җаным, синнән башка
Беркем дә кирәк түгел!


Шагыйрь дачасында картиналар саклый

Роберт Миңнуллин рәсем сәнгатенә битараф түгел, аның китапларына күп еллар дәвамында республиканың иң затлы, зәвыклы рәссамнары иллюстрацияләр ясый.



Чараны алып баручы К. Тинчурин театры артисты Гүзәл Гайнуллина әйтүенчә, шагыйрьнең дачасында бик күп картиналар саклана. Шуңа күрә аның юбилее уңаеннан танылган рәссам Булат Гыйльванов шагыйрьгә карикатура бүләк итте.



“Мин булмасам, Роберт мондый зур дәрәҗәгә ирешә алмас иде”

“Интертат” хәбәрчесе тәнәфес вакытында тамашачыларның берсе - Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов белән аралашты.

- Роберт - татар халкының мәшһүр шагыйре, күренекле шәхесе. Аның белән бик горурланып утырам. Ул андый дәрәҗәгә җитмәс иде, әгәр дә мин булмасам. 1968 елны мин университетта кабул итү комиссиясендә эшләдем. Шул вакытта Робертны күреп алдым, ул миңа имтихан тапшырды һәм мин аңа уңай билге куйдым. Аннан соң 5 ел аларның төркемен җитәкләдем, шуңа күрә Робертның шигърияткә кереп китүендә минем өлеш бар. Укыган чагында аны кызлар бик яратты, артыннан калмыйлар иде. Үзе дә аларга күз кысып, елмаеп кына йөрде. Бераздан Клараны очратты, аңа үпкәләп йөрүче кызлар да булды.

Роберт элек нинди булса, хәзер дә шундый. Холкы бөтенләй үзгәрми. Имтиханда ниндидер кызык сүз әйтеп куйды, ә үзе көлми. Әле дә шулай эшли бит ул. Кешегә кызык әйбер сөйли, үзе бер тамчы да көлми. Үзен акыл иясенә санамый, гел гади булып кала. Күпме кеше килгән аны зурларга, димәк үзен һәм иҗатын яраталар. Бу Робертның бәйрәме генә түгел, халкыбызның бәйрәме. Татар теле, татар моңы яңгырый. Күпме кешегә күңел рәхәтлеге бирә.

“Роберт абый – минем остазым”

Шагыйрә Йолдыз Шәрапова Роберт Миңнуллин белән бергә “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасында эшләгән чакларын искә төшерде. 1986 елда аңа Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин кебек зур шәхесләрнең фатихасын алып эшләргә насыйп була. Роберт абыйны ул остазы дип атый.



- Роберт абый белән шәхсән безне 1986 елда “Яшь ленинчы” таныштырды. Мин редакциянең ишеген ачып кердем, анда Роберт абый утыра. Ул баш мөхәррир иде. “Минем хыялым шушы газетада эшләү иде, сездә берәр эш юкмы? “ – дим. “Йолдыз, белмим инде. Мин әле үзем дә бер атна гына эшлим шул”, - дип әйтте. Шулай да ул миңа ярдәм итте, сынау срогы белән язма әзерләргә кушты. Мин яздым, ошаттылар һәм мине эшкә алдылар. Мин бик бәхетле, чөнки шундый бөек шәхесләр белән эшләдем. Минем балалар язучысы булып китүемдә Роберт абыйның өлеше зур, ул – минем остазым. Роберт абый эшләгәндә газета чын балалар дөньясы иде, шушы чораларны сагынабыз. Аның мәктәбе миң бик күп әйбер бирде, - диде Йолдыз Шәрапова.

Шагыйрьне чит төбәкләрдә дә беләләр

Роберт Миңнуллинның дуслары дөнья буйлап сибелгән. Бу шәхеснең абруе зурлыгын залның тулы булуы гына түгел – чарада чит ил кунакларының катнашуы да раслады. Шагыйрь Казахстан, Әзербайҗан дусларыннан котлаулар кабул итте. Алар арасында шагыйрьнең шигырьләрен төрек теленә тәрҗемә иткән, Төркиянең Әлазыгъ шәһәрендәге Фырат университеты гуманитар фәннәр факультетының Бүгенге чор төрки телләр бүлеге җитәкчесе, профессор Әрҗан Алкая бар иде.



- Роберт Миңнуллин ул сезнең генә шагыйрь түгел, безнеке дә. Аны сез генә түгел, без дә бик яратабыз. Төркиядән махсус Роберт абыйның бәйрәменә килдек. Ул безгә чит кеше түгел, аны хәзер Төркиядә дә беләләр. Без аның шигырьләрен даими төрек теленә тәрҗемә итәбез. Бөек шәхескә киләчәктә дә уңышлар телибез”, – диде ул.

Азербайҗан теленә тәрҗемә иткән күренекле тюрколог, фән докторы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Рәмиз Әскәр шагыйрьнең 70 шигырен тәрҗемә иткән.



- Робертны бездә беләләр, аеручы студентлар. Шуңа күрә икенче елга Робертның туган көне Азербайҗанда узачак. Күптән түгел генә аның хакында өч язма чыгардым, 70 шигырен тәрҗемә иттем, - диде.



“Каракалпак” Дәүләт универистетының мөгәллимнәре юбилярга чапан бүләк итте.



Сәхнәдән Чувашиянең халык шагыйре, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Тургай шагыйрьнең “Әнигә әйтәм” шигырен чуваш телендә сөйләде һәм балалар язучысы Раиса Сарби белән “Кәккүк” җырын башкарды.

“Роберт абыйны дусларча һәм туганнарча яратам”

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов “Әнкәмнең догалары” җырын башкарды.



- Мин Роберт абыйны бик нык хөрмәт итәм. Ирләрчә яратам дип әйтер идем, ул хәзер ирләрчә ярату да законлаштырылды бит. Шуңа күрә дусларча һәм туганнарча яратам, - дип әйтте җырчы үзенең чыгышында.



“Исеме татар әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган”

Чыгыш ясучылар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та бар иде. Ул Роберт Миңнуллинны татар әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган шәхес, дип атады.



- Милләтебездә асыл кызлар күп, милләтебезнең кызларының исемнәре матур. Гөлҗәүһәр исемле ханым Робертның анасы була. “Ташлама, әнкәй, ташлама мине изге догаңнан. Ташласаң изге догаңнан, мин бәхетле булалмам”, – дип язылган шигъри юлларда. Шушы Гөлҗәүһәр ханым баласына дога укыганда бәхет теләгән, шушы бәхет Ходай Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килгәндер. Роберт Мөгәллим улы бәхетле булды, бәхетле булып яшәде, бәхетле булып яши. Ул тормыш арбасына үзенең акылын җикте, шушы акыл аны бүгенге көнгә һәм шушы сәхнәгә алып килде. Рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, татар әдәбиятында булуын белән горурланабыз. Синең белән без мактанабыз, син чынлап та татар әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган шәхес. Синең белән кулга-кул тотынышып, тормыш юлыннан атлаганн Клара ханымга Татарстан Язучылар Берлеге исеменнән олуг рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ул.



Әтиләре үлгәч, биш бала Гөлҗәүһәр апа кулына кала. Иң олысы Роберт, аннары энеләре Фән, Рим, Ким, һәм сеңлесеЛюция.

“Без биш бала үстек әнкәй белән
тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек
Биш кайгысы булдык кай чакта” - дип яза үзенең “Әнкәй” шигырендә шагыйрь. Әлеге җырны Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин башкарды.



Хәлим Җәләл шагыйрьнең шигырьләрен туплап бара

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләл Роберт Миңнуллинны моннан 50 ел элек актерлар йортында шагыйрьләр белән узган очрашуда күргән. Шуннан башлап ул шагыйрьнең шигырьләрен туплый. “Аның шигырьләрен җыеп барам, бу хакта Роберт үзе дә белә. Бөтен китаплары да бар. Роберт, берәр китабын юкка чыга икән, миңа кил. Үзем биреп торырмын”, - диде ул.



“Мин кешеләргә комачауламаска телим”

Юбилей кичәсен шагыйрь Роберт Миңнуллин үзе тәмамлады.

- Без бер үк язмыш, бер үк фикер белән яшибез. Безнең бик күп әйберләребез уртак. Без - бер милләт балалары, киләчәгебезнең матур булуын телибез. Телебезнең мәңге яшәвен телибез. Проблемалар күп, без аны барыбыз да яхшы беләбез. Шагыйрь җаны шул проблемалар белән яши, халык рухы һәм мәнфәгате белән. Син шагыйрь икән, алардан бер кая да китә алмыйсың. Шагыйрь шуның белән бәхетле. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Мин кешеләргә комачауламаска телим. Артык күп сөйләмәскә, кирәкмәгән сораулар бирмәскә, кирәкмәгән йомыш кушмаска, кешедән бурыч алып тормаска тырышам.



Без Резеда Ахиярова белән бик күп җырлар иҗат иттек. Бер шагыйрь Резедага болай дигән: “Нишләп син гел боерган җырлар язасың? Чөнки без иҗат иткән җырлар “Бәхетле булыгыз”, “Яратыгыз” иде. Резеда ничек җавап биргәндер, мин белмим, ләкин ул боеру һәм өйрәтү түгел. Ул матурлыкка чакыру, яшәүгә чакыру. Шуңа күрә ул җырлар халык күңеленә кереп утырды. “Яратыгыз” дигән җырым бар, аны балалар да яратып җырлый, өлкәннәр дә. Димәк, ул җыр халыкка кирәк. Шул җыр белән кичәне тәмамлыйк әле, - диде Роберт Миңнуллин.



Җырны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева башкарды.



Чара ахырында сәхнәгә Роберт Миңнуллинның оныклары да менде, бабайларына чәчәк бүләк иттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100