Үзбәкстанда массакүләм протест: «Каракалпакстан суверенитетка Татарстан юлы белән барды»
Үзбәкстан Республикасында массакүләм протестлар дәвам итә. Каракалпакстан халкы мөстәкыйльлеген югалтырга теләми. Башкаласы Нөкес (Нукус) шәһәрендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Үзбәкстанда массакүләм протестлар бара. Каракалпакстан республикасы халкы мөстәкыйльлеген югалтырга теләми, илнең төп законнары җыелмасы булган Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләргә каршы чыккан. Бу үзгәрешләр кертелсә, Каракалпакстан Үзбәкстаннан чыгу мөмкинлеген югалтачак.
Илдәге тәртипсезлекләр турында «Газета.uz» яза. «Уникаль этник, мәдәни үзенчәлекләрне, милли традицияләрне истә тотып, Каракалпакстан Республикасының хокукый статусы турындагы нормаларны үзгәрешсез калдырырга кирәк дип саныйм. Конституциянең 70, 71, 72, 74, 75 матдәләре үзгәрешсез калачак», – дип Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев Каракалпакстан парламентында чыгыш ясаган.
Ил башлыгы Каракалпакстан депутатларына Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрне үзләре генә кабул итеп, халык ризасызлыгын үзенә җиткермәүләренә шелтә белдергән. «Нишләп миңа берәү дә халык риза түгел икәнен шалтыратып әйтмәде. Мин һәрвакыт сөйләшүгә ачык. Мин дә Каракалпакстанның киләчәге өчен борчылам», – ди ул.
Чыгыш барышында дәүләт башлыгы Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр проектының бөтен халык фикер алышуына да чыгарылачагын әйткән. Бары тик шуннан соң гына Үзбәкстан Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр закон көченә ия булачак.
Ил башлыгы Нөкес шәһәрендә барган тәртипсезлекләрне аңлашылмаучылык белән аңлаткан. Халыкка тәкъдим ителгән төп законнар җыелмасының әле кабул ителмәгәнлеген, гражданнарның теләкләре һәм тәкъдимнәре нигезендә үзгәрү мөмкинлеге барлыгын да ассызыклаган. «Яңартылган Конституцияне камиллеккә җиткерү өчен күпме вакыт кирәк булачак, бу процесс шул кадәр дәвам итәчәк. Бу юнәлештә без халык белән киңәшләшеп кенә эшләячәкбез», – ди Президент. Ул Үзбәкстан парламентының (Олы Мәҗлес) закон чыгару палатасына әлеге мәсьәләне кыска вакыт эчендә карауны сораган.
«Хөрмәтле Каракалпакстан халкы! Безнең бурычыбыз – үзбәк һәм каракалпак халыклары арасындагы күпгасырлык дуслыкны һәм туганлыкны, үзара хөрмәт һәм бердәмлекне, илебездәге тынычлык һәм тотрыклылыкны саклап калу. Бу – Конституция реформаларының төп максаты да», – ди Шәүкәт Мирзияев. Шул ук вакытта Президент тынычлыкны һәм җәмәгать куркынычсызлыгын бозарга теләгән затларга карата закон кысаларында катгый чаралар күреләчәген дә билгеләп үткән.
Нөкес шәһәре ябылган
Соңрак «Газета.uz» басмасы Каракалпакстанда гадәттән тыш хәл кертелүе турында хәбәр итә. Аерым чыгышлардан һәм флэшмоблардан башланган халыкның канәгатьсезлеге 1 июльдә Нөкес үзәгендә массакүләм демонстрация төсен ала. Соңрак һәлак булучылар һәм яралылар турында да хәбәр ителә.
Үзбәкстан Президенты Каракалпакстанда 3 нче июльдән бер айга гадәттән тыш хәл режимын керткән. Гадәттән тыш хәл режимы вакытында кичке сәгать тугыздан иртәнге җидегә кадәр комендант сәгате дә кертелгән. Үзбәкстанда вакытлыча кертелгән тагын берничә чикләмә:
- халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итә торган җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү;
- транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү;
- физик затларны тикшерү, шәхес раслаучы документларны, әйбер һәм транспорт чараларын тикшерүне тәэмин итү;
- Каракалпакстанга керү һәм чыгуны чикләү;
- тыныч җыелышлар, күңел ачу, спорт һәм башка массакүләм чаралар үткәрү тыела;
- юридик затларның эшчәнлеген туктатып торуга юнәлдерелгән забастовка һәм башка гамәлләр тыела һ.б.
Указны үтәү комендатура, Эчке эшләр министрлыгы, Милли Гвардия, Үзбәкстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм министрлыкның башка ведомстволарына йөкләнгән.
Каракалпакстанда интернет сүндерелгән
«BRIEF» телеграм каналы Нөкес шәһәрендә интернетның сүндерелүен һәм иртән протестларны бастыру нәтиҗәсендә яралылар һәм һәлак булучылар барлыгын хәбәр итә. Нөкес шәһәре бар яклап ябык. Кешеләр шәһәргә керә алмый. Керү юлында 20 меңләп кеше җыелган. Бөтен Каракалпакстан буенча интернет юк. Нөкестә шиналар ягалар, җыелган халыкны куалар, диелә әлеге хәбәрдә.
Каракалпакстанның төньяк районнары булган Шымбай, Халкабад, Тахтакопирдан халык республиканың башкаласына агыла: блок-постларны җимерәләр. Хәрби көчләр корал һәм газ куллана. Нөкескә хәрбиләр килә бара.
«Үзбәкстандагы хәлләрнең кискенләшүе Үзәк Азиядә соңгы ярты ел эчендә икенче кризисны китереп чыгарырга мөмкин. Россия хәзерге шартларда, Казахстан очрагындагы кебек ярдәм итә алмый. Үзбәкстан – Үзәк Азия төбәгендәге иң зур дәүләт. Анда 35 миллионнан артык халык яши. Үзбәкстанның күршеләре булган: Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстанның берсенең дә тынычлык урнаштыру операциясен оештыру һәм үткәрү өчен мөмкинлекләре юк», – дип яза «BRIEF». Үзбәкстандагы массакүләм протестлар кискен бастырыла, кайбер очракларда утлы корал да кулланыла.
«Бәсе» телеграм каналы язуынча, кешеләргә атканда, эксцесслар котылгысыз. Тулаем алганда, каракалпаклар үзләрен тыныч тотканнар, бер генә полиция хезмәткәре һәм солдат та һәлак булмаган. Видеода каракалпакларның бер-берсенә «Кыйнама, сукма», – дигәннәре ишетелеп тора. Әсирлеккә алынган солдатлар хәрби киемнәрен салганнар, кулларына Каракалпакстан флагын тотканнар, алар исән-сау. Соңыннан аларны җибәргәннәр, диелә әлеге хәбәрдә.
«Бәсе» телеграм каналы видеосы
«Каракалпакстан белән Татарстан элемтәсе бар иде»
Социаль челтәрләрдә дә әлеге вакыйгага карата үзенең фикерен белдерүчеләр дә байтак. Мәхәббәт Мөхетдинова:
Монда төрле күзлектән чыгып карап озак уйларга була:
- Ризасызлык белдерүгә нигез бар һәм кешеләр эндәшми булдыра алмый.
- Процесс белән максатлары бөтенләй башка булган кешеләр идарә итә.
- Халыкның яшәү шартларын яхшырту аларга кирәкми. Начаррак булган саен, аларның үзләренә әйбәтрәк.
- Килеп чыккан хәлләр совет үткәне тәэсире булуы да икеле. Барысы да күпкә катлаулырак.
Людмила Белоусова:
Телләре татардан аз гына аерыла. Аерма башкортларда кебек кенә. Мәрхүмә Вафирә Гыйззәтуллина Каракалпак Республикасының да атказанган артисты иде, ялгышмасам. (Вафирә Гыйззәтуллина Каракалпакстан АССРның халык артисты – авт.) Тагын кемдер бар иде әле. Элегрәк Татарстанның алар белән элемтәсе җайга салынган иде.
Рамил Шәрәпов:
Әзме-күпме зуррак ил империя булырга омтыла никтер. Азчылык халыкның үзенчәрәк яшисе килсә, шунда ук дошманга әйләнә. Каталония, көрдләр, хәзер каракалпаклар – Россиядә бөтен урыс булмаганнар. Шул җирдә утырган халыкның җир байлыгы кирәкме, әллә бездән башкалар «варварлар» дигән уй яшиме һаман - билгесез.
Риф Садриев:
Каракалпакстанда бүгенге көндә килеп чыккан вәзгыять – заманында «коммуняка»ларның милләтләр арасына салып калдырган миналарның берсенең хәрәкәткә килүе ул. Укмашып яшәгән татар халкын икегә бүлеп, Уфа өязен Уфада исе дә булмаган башкортларга кушып кую да, шушы циклдан бер мисал.
«Каракалпак һәм үзбәкләрнең язмышы бәйле»
Үзбәкстандагы тәртипсезлекләр турында тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков та үз фикере белән бүлеште:
Үзбәкстандагы вакыйгаларга киңрәк күзлектән чыгып карарга кирәк. Татарстан нәкъ шул ук юлны үтте. Үзбәкстан РФнан аермалы буларак, үз вакытында кирәкле үзгәрешләрне үтмәде, чөнки анда урнашкан Кәримов режимы бик каты куллы иде, анда демократия булмады. Хәзер әз генә демократия күренә башлагач, Үзбәкстанда башка мәсьәләләр дә калкып чыкты. Татарстан үзенең суверенитетын ничек итеп яулап алган булса, каракалпаклылар да шул ук юл белән бардылар. Алдарак елларда Конституциягә ул үзгәрешләр кертелгән иде. Хәзер демократик дип аталган үзгәрешләр башланды, берникадәр режим да йомшарды.
Ил хакимияте бөтенесен дә үз кулында тотарга уйлый. Каракалпакларның мөмкин булган суверенитетлыгын кичектерергә уйлыйлар. Билгеле, халык моның белән риза түгел. Үзбәкстанда әлеге хәлләрдә башланган үзгәрешләр бик демократик булып күренми, минемчә. Каракалпакларның ясаган чыгышларын мин дөрес дип саныйм. Алар дөрес юлдан баралар. Ләкин көч кулланып эшләнгән бәрелешләр көчәйсә, ул вакытта, гомумән, Үзбәкстанда кабынган демократик чаткыларның сүндерелүенә китерәчәк. Шуңа күрә бу – үзбәк җәмгыяте өчен куркыныч бер вакыйга. Каракалпакларның язмышы үзбәкләрнең үзләренең язмышлары белән бик нык бәйле.
Үзбәкстан хөкүмәтенең бердәнбер дөрес юлы: сөйләшүләр алып барып каракалпак җәмгыяте белән уртак фикергә килү.
Чынлыкта каракалпаклар да беркая чыгып китә алмыйлар, аларның аның хәтле ресурслары да юк. Аларның союздан чыгып китү хокукын саклау ул – номиналь нәрсә. Әмма ул демократияне сакларга һәм Каракалпакстанга артык басым ясамаска мөмкинлек бирә. Суверенитет аларга шуның өчен генә кирәк.
Үзбәк җәмгыяте өчен бик әһәмиятле бер момент туды. Без шуннан күрәчәкбез: үзбәкләр демократик юлдан китәргә яисә империячеллек рухын сакларга уйлыйлармы. Монда чынлыкта урталык юк, – ди белгеч.