Камал театрының яңа бинасы: Зәйниев – Бикчәнтәев командасы серләре

Камал театры яңа бинада беренче спектаклен тамашачыга 1 март көнне Универсаль залда тәкъдим итте. Спектакль Рамазан аеның беренче көнендә, язның беренче көнендә һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов туган көнендә күрсәтелде.
Айдар Җаббаровның Резеда Гобәева инсценировкасы буенча куелган һәм төп рольдә Эмиль Талипов уйнаган «Казанга Тукай кайткан» спектакле иде ул. Шул ук көнне бу өчлекнең әлеге спектакль өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителүе мәгълүм булды.
Спектакль 300 тамашачыга күрсәтелгән. Болар – сатуга чыгарылган билетларны 2 сәгать эчендә алып өлгергән бәхетле тамашачылар. Беренче тамашачылар арасында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров булган. Аллага шөкер, икмәк тә бар, җыр да бар, димәк. Тамашачыларны Универсаль зал үзәгенә корылган сәхнә басмасында театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәламләгән.
Чираттагы спектакль – «Зәңгәр шәл» – 26 мартта яңа бинаның Зур залында булачак. Дөрес, аңа билетлар юк инде. Очраклы гына, ул билетларның сатуга чыккан моменты Камал театрының яңа бинасындагы матбугат үзәгендә беренче матбугат конференциясе барган мизгелләргә туры килгән. Яңа бинада интернет тотмау сәбәпле (бәлки, вакытлычадыр, бәлки, бөтен телефон компанияләренә кагылмыйдыр) журналистлар бу яңалыкны белми калды.
Аның каравы, башка күп яңалыкларны белдек. Әйдәгез, әлегә шуларны бәян итәм.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Театр яңа бинадагы юлын Рамазан аеның беренче көнендә башлаган икән, бу – безнең өчен якты вакыйга, көтеп алынган зур вакыйга. Беренче булып Универсаль һәм Шәрык заллары эшли башлый. Театрның ачылышын көтүчеләр бик күп».
Фәрит Бикчәнтәев: «Шатлык белән бергә дулкынлану да бар. Чөнки күп очракта тамашачы бинаны да карарга килә. Без тамашачыга спектакльләребезне дә тәкъдим итәбез. Репетицияләр башланды. Яңа бинага күченү – җиңел процесс түгел. Бу – гастроль кебек кенә түгел, гастрольдә әзер театрга килсәк, монда – бөтенесе яңалык. Март аеннан башлап спектакльләрне яңа сәхнәгә яраклаштырып тутыра башлыйбыз».
Илгиз Зәйниев сүзен алдарак журналистлар белән аралашмавы өчен гафу үтенүдән башлады.
Илгиз Зәйниев: «Театрның алга таба эшчәнлеге юнәлешләр буенча бүленер дип уйлыйбыз.
Беренче юнәлеш – Камал-традицияләр. Бу – драма театрының традицион юлы: Камал театры бу эш белән ничек шөгыльләнгән – алга таба да шулай алып барачак.
Икенче юнәлеш – Камал-белем. Бу белем бирү юнәлеше ике тармакка бүленәчәк. Берсе үзебезгә белем театраль профессияләр буенча бирү булса, икенчесе тамашачыга юнәлтелгән булырга тиеш. Моңа лекцияләр, мастер-класслар керә. Алла теләсә, драматургия мәктәбе булырга тиеш – залларыбызның берсендә аерым курс җыеп укытырга исәбебез бар. Актерлык осталыгы буенча да тамашачыга белем алырга мөмкинлек булачак.
Өченче юнәлеш – Камал-музыка. Ул үзе икегә бүленә. Безнең оркестрыбыз бар. Республикабыз шундый мөмкинлек бирде: оркестрыбызда кече симфоник состав булачак – 40 кеше. Мондый состав белән теләсә нинди музыканы уйнап булачак. Бу юнәлешнең икенче өлеше – без альтернатив музыка вәкилләрен дә үзебездә күрергә телибез.
Дүртенче юнәлеш – Камал-кино. Безнең тагын бер зур хыял – татар киносының үз почмагы булсын иде. Театрда татар киносын даими рәвештә карап була торган урын булачак. Татар тамашачысы һәрвакыт кино карый алсын өчен, Камера залында татар кинотеатры булырга тиеш.
Бишенче юнәлеш – Камал-арт. Күргәзмәләр дә булачак».
Камал театрының музыка бүлеге мөдире, оркестрның баш дирижеры Данияр Соколов: «Безнең җитәкчелек ярдәме белән оркестр искиткеч инструментларга ия. Бу бинада искиткеч аппаратура булгач, без милли классик музыканы яздыра да алабыз. Алдыбызга шушы амбициоз бурычларны куйдык. Без архивлардан милли музыка ноталарын чыгарабыз, эшкәртәбез. Параллель рәвештә концертлар да барачак. Татарстан Композиторлар берлеге белән дә килешү төзедек. Без милли музыканы үзебез генә башкарып калмыйча, башкалар да алып куллансын өчен, аның ачык чыганакларда булуы кирәк. Без бу проблеманы чишү өчен бөтен көчебезне куячакбыз».
«Yummy Music» лейблы җитәкчесе, музыкант, музыкаль продюсер Ильяс Гафаров: «Без бөтен залларда булып, техник һәм сәнгати ягын күреп, бик илһамландык. Төгәл даталарсыз гына кайбер чараларыбыз турында хәбәр итәм. Без тамашачыны заманча татар музыкасы белән таныштырачакбыз – кемдер аны «альтернатива» ди, кемдер «инди-музыка» ди. Без үз музыкабызны «киләчәк музыкасы» дип атыйбыз. Һәр музыкаль юнәлешкә үз сәхнәсе һәм үз тамашачысы кирәк. «Yummy Music» командасы апрельдә Ислам Вәлиев иҗатын тәкъдим итә – Универсаль залда электрон музыка һәм халык уен кораллары кушылган «Malsi Music» концерты көтелә. Майда «Gauga» төркеменең акустик концерт әзерләнә. Җәйгә Илһам Шакиров трибьюты көтелә – ул программа әзер».
«Татаркино» оешмасы директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова: «Без 4 ел элек «Кино+театр» акциясен башлаган идек. «Мир» кинотеатры һәр якшәмбедә туп-тулы була иде. Без Камал театрының легендар спектакльләрен видео рәвешендә күрсәттек. Анда әлеге спектакльләрне, андагы артистларны сагынган кешеләр килгән иде. Без хәзер Татарстанда татар режиссерлар төшергән һәм безнең архивтагы бихисап фильмнарны Камал театрында күрсәтә башлыйбыз. Мин аны «Киноклуб» дип атыйм, Камаллар «Камал-кино» дип атады.
Сентябрь аенда «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең ачылышы һәм ябылышы да биредә үтәр дип хыялланабыз. Тагын бер проект бар – «Кино һәм музыка». Сезнең алда Данияр Соколовка тәкъдим ясыйм – «Кино һәм музыка» концертын бергә эшләргә. Бәлки, ул цикл булыр, бәлки, абонемент булыр».
«Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова: «Камал театрында чыгыш ясаулар – безнең өчен зур сынау һәм җаваплылык. Без татар драматургиясенә, татар әкиятләренә нигезләнәбез. Биредә беренче премьерабыз 29 апрельдә көтелә – Дәрвишләр бистәсендәге яңа студиянең Резеда Гарипова куйган «Сарымсак» спектаклен тәкъдим итәбез. Ул шушы бинаның Шәрык залында булачак. Безнең «Чулпан» мәдәният үзәгендәге студиябез мюзикл юнәлешендә эшли. Май ахырында татар риваятьләре буенча «Елантау» этно-мюзиклы көтелә. Шушындый зур мәйданда татар баласы өчен татар баласы уйнаудан да үтемлерәк юл бармы икән татар телен популярлаштыру өчен?!»
Болары – планнар, максатлар, хыяллар булды. Инде афишада булган һәм булачак спектакльләрне барлыйк.
- 27 мартта яңа бинада «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы көтелә. Бу – бөтен театрлардан артистлар җыелган матур чара, театр афишасында әлегә ул күрсәтелмәгән.
- 28 март – «Зәңгәр шәл».
- 21-23 мартта универсаль залда Гюнгер Дильменның «Тере маймыл рестораны» пьесасы буенча куелган «Сары елга» спектакленең премьерасы көтелә. Режиссеры – Мостафа Курт (Төркия), рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Йосыф Бикчәнтәев. Рольләрне Татарстанның халык артисты Рамил Вәҗиев, ТРның атказанган артистлары Илнур Закиров, Миләүшә Шәйхетдинова, шулай ук Рәдиф Галимов, Эльвир Сәлимов һәм Эльза Моратхуҗина башкара.
- 30 һәм 31 мартта Көнчыгыш залда ГИТИСта Е.Каменькович һәм Д.Крымов остаханәсен тәмамлаган Данна Афаунова куелышында атаклы «Мең дә бер кичә» спектакленең премьерасы планлаштырыла. Иҗат төркеме: рәссам – В.Николайчук, композитор – С.Гафаров, хореограф – А.Кружилина, яктылык буенча рәссам һәм видеорәссам – А.Краснодед. Сүз уңаеннан, әлеге режиссер Әтнә театрында «Фуня» балалар спектакле чыгарган иде.
- Театрда Динә Сафина пьесасы буенча Лилия Әхмәтҗанова куелышында театраль променад репетицияләре бара. Спектакльнең рәссамы – С.Скоморохов, костюмнар буенча рәссам – М.Марьянич, композитор – А.Фәрхәтшин, хореограф – С.Әминова, медиа-контент буенча рәссам – Ф.Замахаев.
- Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына театр Әсгать Мирзаһитов пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышында һәм Сергей Скоморохов бизәлешендә «Әниләр улларын көтә» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк.
Ә менә бүгенге көндә репетицияләр барган «Башмагым» музыкаль спектакле Камал театрының «Татарстан» урамындагы сәхнәсендә чыгачак. Саубуллашу премьерасымы?
7, 8 һәм 25 мартта театрның иске бинасында Академия театры тарихында беренче тапкыр Таҗи Гыйззәт либреттосына Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән «Башмагым» музыкаль комедиясе тәкъдим ителә. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, костюмнар буенча рәссам – Марина Марьянич, хореографлар – Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар, музыка җитәкчесе – Данияр Соколов.
XI Бөтендөнья театр олимпиадасының махсус программасын Казанда уздыру – Татарстан өчен зур вакыйга булыр дип көтелә. 2025 елның 9-22 июненә планлаштырылган XI Халыкара олимпиаданың махсус программасы белән беррәттән XVII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале дә узачак. Ике халыкара проектның да спектакльләре, чаралары Г.Камал театрның яңа бинасында күрсәтеләчәк.
Боларын да белеп торыйк:
Театр бинасына бушка гына кереп буталып йөрүләр каралмаган. «Театрда шулкадәр күп мәдәни чаралар үтәчәк, кайчан гына килсәгез дә нинди дә булса чара, һичшиксез, булачак, – дип вәгъдә итә Илгиз Зәйниев. – Без башта традицион театр афишасын формалаштырабыз да «тәрәзәләр» калган урыннарга башка чараларны куябыз. Монда традицион татар театрына начар тәэсир булмаячак».
- Журналистлардан көне буе йөрү өчен абонемент булдыру тәкъдиме дә керде. «Театр+отель», «Театр-хостел» дип шаяртты журналистлар.
Парковка мәсьәләсенә килгәндә, тамашачылар өчен юл буенча муниципаль парковка булачак. Моннан ерак түгел урында шәһәр күпкатлы парковка төзергә тиеш. Әлегә кайчан төзелеп тапшырыласы билгеле түгел, сөйләшүләр бара.
- «Нигә бөтенегезне парковка борчый? Театр тирәсендәге гүзәл парк турында уйламыйсыз? Шәһәр транспортында йөрегез», – диде шәһәр үзәгендә яшәүләре сәбәпле театрга җәяү килергә планлаштырган берничә журналист. Тәкъдим кертүче журналист бу тирәгә шәһәр транспорты аз йөрүен белми иде әле.
Камал театрындагы бай экспозиция өлешчә монда да булдырылган. Киләчәктә калганы да, шул исәптән, Камал бүлмәсе дә, яңа бинага да күчәчәк, әмма соңрак, чөнки әле Татарстан уртасындагы бина гөрләп эшли, спектакльләр чыга. «Әлегә театр 2 бинага эшләячәк. Шуңа да, диварлар ыржаеп ямьсезләнеп калмасын өчен, картиналар әлегә шунда торачак. Тулысынча китсәк кенә алабыз», – диде Илгиз Зәйниев.
Билет бәяләре яңа бинада бераз югарырак булачак. «Бик югары түгел, бераз югары», – диде Илгиз Зәйниев.
Арендасыз булмас, ләкин мөмкин кадәр азрак булачак. «Зур чараларга безнең сәхнә бармый да ул», – диде Илгиз Зәйниев.
Кемнәр куячак, ягъни, Россия күләмендәге иң «текә», кәттә режиссерлар көтеләме? «Без имидж өчен генә кемне дә булса чакырырга җыенмыйбыз. Камал театрының 120 ел дәвамында формалашкан үз имиджы бар. Без иҗади яктан ниндидер яңалык бирә алган, актерлар өчен дә үсеш булган, чыгарган әсәре безнең репертуарга табигый кереп китә алган кешеләрне эзлибез», – диде Илгиз Зәйниев.
«Яңа сезонда Александрийский театрның сәнгать җитәкчесе Никита Кобелев куяр, дип планлаштырыла. Төгәл әсәре билгеле түгел, төрек язучысы Орхан Памук әсәрләре турында сүз бара», – диде Фәрит Бикчәнтәев.
«Монда милли театр турында сүз бара. Бөтен режиссер да милли театрда эшли алмый. Ә Никита Кобелев Чаллыдан чыккан – ул эшли алыр дибез», – дип җавап бирде Илгиз Зәйниев Богомолов, Фокин кебек режиссерларны китерүне теләгән журналистка. Әлбәттә, берничә ел сөйләшүләр алып бару кирәклеге һәм берничә елга чират булуы турында искәртте.
Театрда аның концепциясен боза торган тамашалар булмаячак. Моның өчен театрларның резидентлары булачак оешмаларның кураторлары билгеләнәчәк.
Илгиз режиссер буларак спектакль куячакмы?
Илгиз Зәйниев: Монда эшкә килгәнче үк, Фәрит абый мине спектакль куярга чакырган иде. Административ эшләрне җайлап бетергәч, күчеш чоры узгач...
Фәрит Бикчәнтәев: Аның куюын мин генә түгел, артистлар да көтәләр. Куячак инде, кыскасы.
Штатлар артачакмы? Быел Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курс чыгара. Аларны бирегә алу каралганмы?
Илгиз Зәйниев: Штатлар арта.
Фәрит Бикчәнтәев: Быел Казан театр училищесын 14 шәкерт тәмамлый. Мин аларны яхшы беләм үзем 4 ел укыткач. Хәзер Илгиз Газинурович һәм башкалар карагач, «бөтенесен алырга кирәк» диделәр. Штат арткач, мөмкинлек бар.
Илгиз Зәйниев: Тик «җәелеп» китмәсеннәр өчен... чөнки студентлар арасында элегрәк тә күзәткән булды – укып бетерергә берничә ай кала әллә нәрсәләр китереп чыгарырга мөмкиннәр. Һәрбер курста андый кешеләр килеп чыга. Укып бетерсеннәр! Тәртип ягыннан хилафлык китерсәләр, кат-кат уйлап карарбыз.
Фәрит Бикчәнтәев: Безнең бит әле стажерлар да бар. 9 стажер алган идек. Алар арасыннан да сайлап алачакбыз.
Теманы дәвам итеп: ГИТИСның Россия театр сәнгате институтында актер-режиссерлык осталыгы буенча махсус курс җыела. Курсның җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев. Курс өчен 10 бюджет урыны бирелгән. Болар арасында 6 артист, 4 режиссер булачак. Түләүле урыннар да булачак.
Дәресләр Казанда һәм Мәскәүдә, Г.Камал театрында һәм ГИТИСта үтәчәк. Булачак абитуриентлар өчен консультацияләр 1 марттан, һәр якшәмбе 11дән 13 сәгатькә кадәр Камал театрында уза. 16 мартта – Чаллыда (Гыйләҗев исемендәге театрда), 30 мартта – Әлмәттә (Әлмәт татар драма театрында) теләге булган абитуриентлар өчен консультацияләр үтәчәк.
P.S.: Кызык, журналистлар театрдан шулкадәр күпне көтәләр булып чыкты. Журналистларыбыз арасында хәтта Татарстанда кино актерлары булмау проблемасын да Камал театрына «асмакчы» булучылар бар икән. «Артист булу өчен кимендә 4 ел укырга кирәк. Түгәрәккә йөреп кенә артист булып булмый. Курслар белән генә булмый. Без тормыш өчен актерлык осталыгы дәресләре генә бирә алабыз», – диде театр вәкилләре.
Минем өчен Камал театры яңа бинада татар телле милли театр булып калсын – монысы иң мөһиме.