Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды

news_top_970_100
Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга түбәндәге 10 кандидат билгеләнде:

  • Рафис Корбанов – «Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияты җыентыгы өчен;
  • Раниф Шәрипов – «Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен;
  • Мансур Гыйләҗев – «Словарь любви» пьсалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен;
  • «Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов;
  • «Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
  • Чулпан Закирова – «Беренче мәхәббәт», «Чегән биюе», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл», «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен;
  • Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырь җыентыклары өчен;
  • Юрий Гвоздь – «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен;
  • Рөстәм Шәмсутов – «Балчыклы китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен;
  • Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.
Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 11 март 2025
    Исемсез
    Монда бу югары бүләккә иң лаек кеше Георгий Ибушев инде! Аңа тиңнәр юк!
  • 3 март 2025
    Исемсез
    Ул Тукай премиясен алыр очен башта картаерга кирэкме ни ?!
  • 2 март 2025
    Исемсез
    Әйе, бездә фактларны бозып язган язучы да Тукай премиясенә лаеклы булып санала. Бу премиягә кандидатларның яшьләре турында мәкалә авторы шулай дигән иде: «...Тукай премиясе картларга, авыруларга бирелергә мөмкин булган соцзащита субсидиясе түгел ләбаса. Ни өчендер Язучылар берлеге дәүләт бүләген шул сыйфатта карый башлады? ...Клавишлар белән хәреф тукылдатып утырып кына да язучы булып булмый...». Корбан, Гыйләҗев, Ибушевтан башка монда ун кандидаттан кемнең «башы яшь»? Р. Шәрипов, Р. Шамсутов, Ю. Гвоздь, Р. Якуповныңмы?
  • 1 март 2025
    Исемсез
    Рафис Корбанов, Мансур Гыйләҗев, Георгий Ибушев - лаеклы кандидатлар. Калганнарның әле башы яшь, яисә беркемгә билгесез затлар. Элек кандидатларны кем күрсәткәне языла иде, хәзер шуны яшерәләр. Шухыр-мухырны сиздерәселәре килми. Композиторлар союзы күрсәткәнме берәр кешене - билгесез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100