Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ислам финанслары турында белгеч: «Табышны сезнең белән бүлешәбез»

Исламда процентка акча биреп тору, кредит алу «риба» дип атала, ягъни хәрәм була. Шәригать кануннарында рибага альтернатив хәләл схемалар бар. «Интертат» хәбәрчесе ислам финанслары турында белгечләрдән белеште.

news_top_970_100
Ислам финанслары турында белгеч: «Табышны сезнең белән бүлешәбез»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шәригать кануннарына күз салсак, кредит алу һәм процентка акча биреп тору, мәсәлән, банк кертеме, «риба» дип атала. Риба, үз чиратында, хәрәм ризык ашаганга тиң. Бөтен мөселман да фатир, машина кебек кыйммәтле әйберләрне әҗәтләрсез генә сатып ала алмый. Шулай булгач, машинага акчасы җитмәгән кешегә нишләргә? Мәсьәләне хәл итү юлы бар. Казанда финанслар өлкәсендә шәригать таләпләре буенча берничә оешма эшли. Шуларның берсе – «Амаль» финанс йорты. «Интертат» хәбәрчесе оешманың генераль директоры Рөстәм Сәгъдиевтан ислам финансларының принцибын белеште.

Рөстәм Сәгъдиев

Фото: © Рөстәм Сәгъдиевның шәхси архивыннан

Рөстәм әфәнде, нәрсә ул ислам финанслары һәм алар кредиттан нәрсәсе белән аерыла?

Безнең оешма ислам банкингы принциплары нигезендә эшли, акча әйләнешенең тулы чылбыры тормышка ашырыла. Бер яктан акча җәлеп итсәк, икенче яктан – клиентларны финанслыйбыз. Шул рәвешле, үзенә күрә экосистема, финанслау чылбыры хасил була.

Без акчаны мөдәрәбә стандарты буенча җәлеп итәбез. Мөдәрәбә (русча мудараба) – ул акчаны ышанычлы идарәгә алу турында килешү дигәнне аңлата. Мөдәрәбә стандартын аңлатып китәм. Мәсәлән, сез безгә 1 млн сум ышанып тапшырасыз. Без бу акчалар белән ел дәвамында идарә итәбез һәм табышны сезнең белән бүлешәбез. Мәсәлән, 50 гә 50 нисбәтендә. Тарифлар төрле. Мисал өчен, мин уртача вариантны алдым. Дивидендларны ай саен яки срок азагында алырга мөмкинлек бар. Моны клиент үзе сайлый.

Сезнең акчагызны алдык. Алга таба безнең янга берәр эшкуар килә дә, бизнесын үстерү өчен җиһаз алуда ярдәм сорый. Мәсәлән, аңа ипи ташу өчен машина кирәк. Автосалонда аның бәясе 1 млн сум, ә эшкуарның беренчел взнос өчен 200 мең сумы гына бар, ди. Без аңа ярдәм итәргә алынабыз. Башта аның документларын, түләү мөмкинлеген, кредит тарихын тикшерәбез, аның бизнесын, административ һәм җинаять эшләре буенча репутациясен карыйбыз. Нигездә, финанслана торган клиентларыбыз – кече һәм урта бизнес вәкилләре. Тикшерүләрнең барлык этапларын узганнан соң, без аңа машинаны алып бирәбез.

Фото: © «Татар-информ», Илнур Төхбәтов

Автосалонда 1 млн сум торган машинаны без шул ук бәягә сатып алабыз һәм, шартлы итеп әйткәндә, 1,3 млн сумга кичектереп түләү шарты (рассрочка) белән бу эшкуарга сатабыз. Безнең керем һәм аның арттырып түләве 300 мең сумны тәшкил итә. Бу акча сезнең һәм безнең уртак табышыбыз була. Без аны 50 гә 50 итеп бүләбез, ягъни 150 мең сумы – сезгә, 150 меңе – безгә. Бу мисалда мин акча әйләнешенең тулы циклын күрсәтергә тырыштым. Әлбәттә, бу бармакларда исәпләү генә. Чынлыкта, кемдер 100 мең, ә кемдер миллионнарны инвестицияли ала. Шулай ук эшкуарларның да ихтыяҗы төрле. Безнең ярдәм белән төрле машиналар, махсус техника, җиһазлар сатып алалар. Ярты елга да, бер елга да, ике елга да килешүнамә төзүчеләр бар. Шулай ук, инвесторлар 6 айдан 3 елга кадәр вакытны сайлый ала.

Мөрабәхә стандартының хәләл булуыннан кала, банк кредиты белән чагыштырганда башка икътисади өстенлекләре бармы?

Беренчедән, мөрабәхә буенча бәя һәрвакытта тотрыклы була. Сатып алучы килешүнамәдә теркәлгән бәядән, бернигә дә карамастан, бер тиен дә артык түләми. Алда мисал булган 300 мең сумга арттыру килешенгән икән, ул үзгәрми.

Кредитларга килгәндә, барлык банкларның да диярлек килешүләрендә процент ставкасы берьяклы тәртиптә үзгәрергә мөмкин, дип языла. Ягъни кредит алгач, сәяси вәзгыятькә карап, аның бәясе артырга мөмкин. Бирелгән кредитларның кризис чорларында процент ставкалары үскәнен күргәнебез булды инде.

Икенчедән, ислам финансларында штрафлар һәм пенилар юк. Димәк, сатып алучы айлык түләүне вакытында кертә алмаса, ул өстәмә берни дә түләми. Кайбер микрофинанс оешмаларда кредитлар буенча түләүне берничә көнгә генә кичектергән өчен дә талауга тиң пенилар һәм штрафлар каралган. Кыска вакытка 50 мең сум алып, 100 мең сум кайтаручылар азмы әллә? Бу инструментлардан банклар да файдалана, ә ислам финансларында моны эшләү тыелган.

Кайбер галимнәр штрафларны хәйрия файдасына гына кертергә рөхсәт итә. Бу ваемсыз клиентларны тәртипкә өйрәтү максаты белән хәйрия оешмасы файдасына эшләнә. Без моны кулланмыйбыз.

Бизнес өчен пенилар һәм штрафлар булмау бик мөһим, чөнки бизнеста планлаштырылмаган хәлләр була. Клиентлар түләүне төрле сәбәпләр аркасында тоткарларга мөмкин, мисал өчен, партнерлары ышанычны акламый яки техник кыенлыклар барлыкка килә. Түләүне кичектерү өчен ул өстәмә берни дә түләми.

Өченчедән, яшерен түләүләр, банклар иминият компанияләре белән берлектә гамәлгә ашыра торган өстәмә продуктлар юк. Кеше кредитка машина сатып алганда, банк аны КАСКО алырга һәм тормышын иминиятләштерергә мәҗбүр итә. Болар арттырып түләүне күбәйтә. Әгәр иминиятләштермәсәң, процент ставкасы сизелерлек күтәрелә. Иминият продуктлары ислам нормаларына туры килми. Ислам финанс компанияләрендә алар кулланылмый. Бу да бик мөһим.

«Юлда ярдәм» кебек мәҗбүри продуктлар да бар бит әле.

Әйе. Шул рәвешле банклар хәйләли. Алар процент ставкасы түбән, диләр, әмма фактта алар арзан булмый. Бу яктан, ислам финанс компанияләре арттырып түләү суммасын төгәл әйтә. Кайвакыт кешеләр ислам финанслары белән классик кредитны чагыштыра да, классик кредит арзанрак дигән ялгыш фикергә килә. Әгәр югарыда санап үтелгән барлык пунктларны исәпкә алсак, еш кына барысы да киресенчә килеп чыга.

Кайберәүләр айлар буе түләмәскә мөмкин. Иминиятләштерү булмауның сезгә куркынычы юкмы?

Андый очракларда эш хокукый яссылыкта бара. Башта хатлар языла, аннары барысы да хөкем тәртибе буенча хәл ителә. 2010 елдан бирле эшләгән тәҗрибәдә мондый очраклар, мөгаен, 5-6 гына булгандыр. Гомумән алганда, безнең клиентлар аңлы. Эшнең хөкемгә кадәр барып җиткәне юк.

4нче пунктны билгеләп үтәсем килә. Бу юридик җаваплылыкка кагыла. Гадәттә, банк кредит бирә дә, клиент бу акчага машинаны үзе сатып ала. Ягъни машинаның юридик яктан «чисталыгына» банк җавап бирми.

Машина урланган булырга, яки сатучының машинаны тапшырырга тулы хокукы булмаска мөмкин. Башка күңелсез хәлләр дә очрый. Кайвакыт хәтта яңа машиналар дә юридик яктан чиста булмый. Ислам финанс компанияләре юридик чисталык мәсьәләсен үз өсләренә ала, чөнки алар бу товарны башта үзләре сатып ала, ә аннары кичектереп түләү шарты белән клиентка тапшыра. Документлар буенча, клиент милекне ислам банкыннан сатып ала, шуңа күрә сатып алуның юридик чисталыгы җентекләп тикшерелә.

Рөстәм Сәгъдиев

Фото: © Рөстәм Сәгъдиевның шәхси архивыннан

Алып саткан өчен ислам финанс компаниясе салым түлиме?

Әйе. Ислам финанс компаниясе салымнарны, барлык сәүдә оешмалары кебек үк, түли. Бизнесны, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен субсидияле финанслау программалары шактый күп. Ислам финанс компанияләре дә аларда катнашырга тиеш. Без моны Үзәк банкка һәм Дәүләт Думасы депутатларына да җиткердек. Әгәр безне бизнесны субсидияләү программаларына кертсәләр, безнең продуктлар халык өчен тагын да отышлырак, кулайрак булыр иде.

Машинага милек салымын кем түли?

Милек хокукы соңгы сатып алучыга күчә, һәм милек салымын ул түли.

Сездә кичектереп түләүнең максималь вакыты күпме?

Машиналар һәм җиһазлар буенча әлегә ике елга кадәр. Геосәяси вәзгыять тотрыклы булганда, без 4 елга кадәр, аерым очракларда, 5 елга кадәр финансладык.

Ул вакытта айлык түләү дә зур килеп чыга түгелме?

Барысы да клиентның нинди суммага сатып алуына бәйле. Безнең төп клиентлар – кече һәм урта бизнес. Алар өчен 1-2 елга кичектереп түләү уңайлы.

Клиентның исемен атамыйча, күптән түгел булган операцияләрнең берсен исәпләп күрсәтә аласызмы?

Күптән түгел 1 млн сумлык машина алдылар. Беренчел кертем 200 мең сум иде. Машина бәясе 1187,5 мең сум булды, ягъни 1 ел өчен өстәмә түләү бәясе 187,5 мең сум тәшкил итте. Айлык түләү 82,1 мең сум булды. КАСКО, «Юлда ярдәм» кебек өстәмә продуктлар сатып алырга һәм пенилар түләргә кирәкми.

Ничә клиентка хезмәт күрсәтәсез?

Әгәр сүз инвесторлар турында барса, алар меңләгән. Шуларның 80 проценты – физик затлар. Без финанслаган клиентлар йөзләгән.

Дини карашлар буенча клиентларга таләпләр бармы?

Бөтенләй юк. Без алардан нинди дин тотуларын сорамыйбыз. Кешенең мөселманмы, юкмы икәне аралашканда аңлашыла, шуңа күрә клиентларның якынча 30 проценты мөселманнар түгел, дип әйтә алам. Без кайвакыт мөселман булмаганнардан безгә мөрәҗәгать итүнең сәбәбен сорыйбыз. Алар уңайлы булуны ассызыклыйлар һәм, гомумән алганда, аларга бездәге шәхси мөнәсәбәт ошый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хәләл булмаган проектларны финанслыйсызмы?

Без алкоголь, тәмәке, хәләл булмаган ит җитештерүчеләр һәм сатучылар белән эшләмибез. Без шулай ук букмекер контораларын һәм азартлы уеннар өлкәсендә эшләүчеләрне финансламыйбыз. Бездә ике шәригать эксперты бар. Экспертлар барлык килешүләрне ислам нормаларына туры китерә. Документларны шәригать нормаларына туры китерү мөмкин булмаган очракларда без килешүдән баш тартабыз.

Без Оренбургта 60 тонна ашлык сатып алырга килештек. Ангарга килсәк, анда бөтен ашлык бер өемгә җыелган. Без үз өлешебезне аерып куюны сорадык. Аны аерганнан соң гына килешү төзедек. Бу – шәригать таләбе иде. Эштә шундый моментлар күп була. Барлык мөселманнар да бу нечкәлекләрне белеп бетерми, әмма шәригать экспертлары мондый кагыйдәләрнең үтәлүен күзәтеп тора. Шуңа күрә безнең финанс продуктлар шәригать кануннары күзлегеннән рөхсәт ителә, дип курыкмыйча әйтә алабыз.

«Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә рибаны катгый рәвештә тыя»

«Интертат» хәбәрчесенә кредитларның ни өчен хәрәм булуын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков аңлаттты:

Булат хәзрәт Мөбарәков

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә рибаны катгый рәвештә тыя. Риба – ул ростовщичество, ягъни бурычка биргән акча өчен процент алу. Сез бурычка акча бирәсез икән, шул ук күләмдә кайтарырга тиешсез. Кем риба белән шөгыльләнә, шул Аллаһка һәм Мөхәммәд с.г.в. пәйгамбәребезгә сугыш игълан иткән кебек була, шуңа күрә исламда ул катгый рәвештә тыела. Шәригать кануннары рибага альтернатив хәләл схемалар тәкъдим итә. Мәсәлән, акцияләр алу һәм сату тыелмаган. Ышанычлы идарәгә инвестицияләр җәлеп итеп, табышны килешенгән пропорцияләрдә бүлешү дә тыелмаган. Монда да табышны алдан күзаллап булмый, ә югалту булган очракта, ул да үзара бүленә.

Бу темага:

Айрат Фәррахов: «Ислам банкингы законы белән соңга калсак та, аның кабул ителүе хәерле»

Линар Якупов: «Ислам банкы ипотекасын алучылар фатирсыз калмый»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100