Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Линар Якупов: «Ислам банкы ипотекасын алучылар фатирсыз калмый»

Ислам финанслары Татарстанда популярлашып китәрме? Халык куллансын өчен, нишләргә кирәк? Ислам банкингы үсешендә бүген нинди проблемалар киртә булып тора? Ислам ипотекасы гади ипотекадан кайсы ягы белән отышлы? Әлеге мәсьәләләр турында Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды президенты Линар Якупов белән әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Линар Якупов: «Ислам банкы ипотекасын алучылар фатирсыз калмый»
Фото: © tatarstan.ru

Билгеле булганча, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, кабул ителгән федераль закон нигезендә, ислам продуктлары базарын үстереп караячак. Экспериментка 2 ел вакыт бирелә: 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр.

Линар Габделнурович, ислам финансларын безнең республикада гамәлгә кертү ихтыяҗы никадәр зур иде?

Безнең республика, гомумән, ислам финанслары буенча элек-электән инициатор булып, алдынгылар рәтендә торды. Һәрхәлдә, соңгы 20 елда. «KazanSummit» та тикмәгә генә оештырылмады, төп максаты да, ислам банкларына федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә дә игътибар булсын, дип куелган иде.

Безнең республикада мөселманнар, татарларда алыш-биреш, сәүдәгәрлек киң таралган, тарихка карасаң да, электән эшмәкәрләр күп булган бит. Ислам финанслары системасы элек тә азмы-күпме эшләгән, октябрь революциясеннән соң беткән әйберләр бит инде алар. Безнең эшмәкәрләр ул коралларны кулланган, бәлки, исемнәре генә башкача булгандыр. «Мушарака, мудараба» форматлары эшләгән.

  • Мушарака – партнерлыкның бер төре, берничә кеше үзара килешеп, уртак предприятиегә акча кертеп, аннары табышны бүлешү турында сүз куешалар.
  • Мудараба – партнерлыкның бер төре, анда бер партнер икенчесенә коммерция эшенә инвестицияләү максатыннан акча бирә. Аннары уртак предприятие табышын бүлешү турында килешәләр.

Безнең республикада бу юнәлешкә үсәргә фундамент бар, нигезләр салынган. Мөселманнарның үз диннәренә кире кайтуы намаз белән уразада гына түгел, ул шушы мөгамәләдә, ягъни кеше белән кеше арасында хак шәригать буенча мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш таба. Әлбәттә, моның өчен тиешле нигезләр булды. Шуңа республиканы, пилот төбәк буларак, экспериментка кертергә тырыштык.

Бездән тыш Башкортстан, Дагыстан, Чечня да катнаша бу тәҗрибәдә, ләкин Татарстан – бөтен төбәкләр арасында иң әзере, чөнки эш ислам динендә генә түгел, икътисад үскән булырга тиеш.

Татарстан иң әзере, дидегез, хәзер шушы юнәлешне үстерү өчен нинди проблемаларны хәл итәргә кирәк?

Хөкүмәт үз тарафыннан мөмкинчелекләр бирде, законга нигезләнеп эшләргә була, ләкин бүгенге көндә теркәлеп, яңа формат буенча эшли башлаган оешмалар саны берничә генә. Бүген иң зур мәсьәлә шул: халык арасында ислам банклары турында мәгълүмат, белем, кызганыч, бик сай. Мөселман булганнары да, булмаганы да ислам финанслары ничек эшләгәнен белми. Банкка барып, процентсыз займ алу гына түгел бит ул.

Көнбатыш банкларын, башкаларын алсак та, банк бит ул арадашчы булып тора. Бер кул белән акчаны ала, икенчесе белән бирә. Көнбатыш банкларының алуга да, бирүгә дә гарантиясе бар. Алар синнән дә гарантия белән ала, биргәндә дә, гарантия белән бирә. Аларның «риск» дигән әйберләре бик аз. Алар андый куркынычны мөмкин кадәр киметә. Ә ислам банклары алар партнер буларак бара, шуңа күрә клиент белән мөнәсәбәте – акчаны алучысы, бирүчесе белән дә – партнер дәрәҗәсендә. Акчаны китергән һәм алган кеше дә ислам финанс оешмасы белән керемне дә, чыгымны да бүләргә тиешләр. Халык моны аңлап бетерми, шуңа алу ягын гына карый.

«Банкка барып, акчаны процентсыз алу кайчан мөмкин була?» – дип сорыйлар. Банкта акча булсын өчен, башта анда акчаны китереп салырга кирәк. Банкка акча алып килү ягын беркем дә аңлатмый. Шуңа күрә бүген 100 ислам финанс оешмасы ясасак та, эшләре алга китмәячәк, чөнки иң беренче ният, бурыч – банкларның халыкта булган акчаларын эшкә җигү, дөрес шартлар белән акчаны китерү һәм җыелган акчаны бизнеска яки хәләл займнар итеп бирү.

Акчаны китергән кешегә дә банк җаваплы, биргән акчаны кире кайтарту өчен дә җаваплы. Кабатлап әйтәм: акчаны банкка китермичә, аннан акча алып булмый. Кемнең артыграк акчасы бар, ул, керем алам дип, банкка партнер буларак акчасын китерә, ә кемнең акчасы җитеп бетми, ул шушы банкка килә, шулай ук партнер буларак, «акча биреп торыгыз, шундый бизнесым бар иде, шуны алырга телим» ди, аннары керем акчасыннан берникадәр өлеш чыгарып эшләргә тиеш була.

Димәк, безнең хәзер төп максат шул: халыкны өйрәтергә кирәк. Минем күзәтүем буенча, халык аңламый, алар «банкларга акча һавадан яварга тиеш» дип уйлый. Юк, һавадан төшми ул, «Сбербанк»та да һавадан төшми, анда да безнең акча ята – хезмәт хакы, кертемнәр. Аннары «Сбербанк», икенче кулы белән, җыелган акчаларны 10 тапкырга күбәйтә. Көнбатыш банк системасы процентлыга нигезләнгәч, шундый мөмкинчелекләр тудыра. 10 процентлы резерв ставкасы булса, 100 сумыңнан 1000 сум ясап була диярлек, төгәлрәк, 990 сум.

Аларның эше шуңа нигезләнгән: бөтен кеше дә банкка, акча алырга дип, бер вакытта килми бит. Сүз уңаеннан, банк кризислары да шуннан туа, бөтен кеше банкка акчага дип бара, ә банк аның кадәр акчаны тәэмин итә алмый, чөнки инде ул синнән акчаны 10 тапкыр арттырып биргән була.

Банктан акча алу гына түгел, банкка башта ул акчаны хәләл итеп салу да мөһим, чөнки бүген шундый дилемма барлыкка килә: кеше, процентсыз акча алам, дип килә, ләкин процентсыз акчасын саласы килми. «Кард әл-хәсән» дигән займ бар, сумманы аласың яки бирәсең, бернинди проценты юк, керем дә көтмисең.

Ислам продуктлары кыйбат йөрүе дә финанс оешмаларында акча булмавына бәйле, димәк?

Әйе, нәкъ шулай. Шуны аңларга кирәк: акчаны бирү генә ислам финанс оешмаларына кыйбатка чыга. Әгәр дә күп акча китерсәләр, продуктлары да арзанрак булачак. Аннары банкта «икеләтә салым салу» дигән әйбер дә бар иде, кыйбатлык шуңа да бәйле, хәзер ул мәсьәләләр күбесе чишелеп тә килә инде.

Шулай да, акча китерүче үзенә берәр табышка өмет итә аламы соң?

«Мурабаха», бүтән төрле финанс продуктлары бар. Акчаны банкка саласың икән, синең акчаңны кемдер кулланды, аннан бизнес ясады икән, ул керемен банк белән бүлешә, банк сиңа да өлеш чыгара, вкладчик буларак. Тик бу – гарантияле әйбер түгел.

Кеше үз акчасын кулында тотып тора икән, тоткан акчасына гарантияле процент тели. Ә үзе, банкка баргач, процентсыз бирегез, ди. Дөрес булмый бит инде. Хәзер күреп торам: финанс оешмаларында финанс акчалары җитми, чөнки, әйткәнемчә, халык акча китерми. Халыкның, банкка барып, акча аласы гына килә.

Халык бу коралны ничек кулланырга кирәклеген аңларга тиеш. Көнбатыш системасы буенча эшләүче банк продуктларын һәрдаим кулланабыз бит, эшмәкәре, бизнес ясаучысы да. «16-17 процент икән хәзер» дип, чаба-чаба, банкка артык акчаларын салалар, аның урынына ислам финанс оешмаларына күчсәләр, шушы индустриянең үсешен тәэмин итәрләр иде.

  • Мурабаха — сату төре, сатучы (компания) сатарга куйган товарына күпме чыгым тотканын төгәл күрсәтә һәм башка кешегә бәясен арттырыбрак сата һәм бүлеп түләү мөмкинлеге бирелә.

Дөрес, кертемнәрне иминиятләү бүгенге көндә ислам оешмаларына кагылмый, шуңа халык риск күрә, курка инде. Ләкин, аңа карамастан, мушарака, мудараба (партнерлык), мурабаха (рассрочка) – алар бөтенесе дә табышларны бүлешү системасын күздә тотып эшләнгән.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә нәрсә ди – «рибаны рөхсәт итмим, сәүдәне рөхсәт итәм» ди. Ә сәүдә – партнерлык ул: товарны алдың, бераз өстәдең, саттың, кереме килде, шуны бүлештең. Шул механизмнар эшли икән, финанс оешмалары продуктлары да арзанрак булачак, шуңа алар – бер-берсе белән бәйле әйберләр, аерым карап булмый.

Иң мөһим мәсьәлә – фонд. Ул 2 җирдән килә ала: беренчесе – халыкның булган кертемнәреннән, икенчесе – бер инвестор килеп, зур акчасын бирә дә, бөтен кеше шул акчадан файдалана. Тик алай булмый бит, бүгенге көндә, үзебез эшләп күрсәтмәсәк, бернинди инвестор килеп, артык акчасын монда салмаячак. Әгәр алар, «чынлап та, шушы яңа законга нигезләнеп, ислам финанс оешмалары бик керемле эшли икән» дип күрсә, аннары зур инвесторлар да килә башлый. Ләкин аңа әле барып җитәргә кимендә 2-3 ел кирәк, һәр оешма үзенең булганлыгын, системасы дөрес булганын расларга тиеш.

Кайсыдыр оешмалар керемле, кайсылары алай ук булмаска да мөмкин. Бу – оешма эшен алып бару сәләтеннән дә тора. Менеджер сәләте, башкасы... Акчаны биргән дә, тараткан гына түгел, ул бит үзенә күрә бик зур, җаваплы бизнес: акчаны биргәч тә, алгач та, җаваплылыкны бүлешергә кирәк.

Ислам финанс оешмаларының шәригать кануннары буенча эшләвен тикшереп тору, контрольдә тоту кирәкме?

Аны болай да контрольдә тоталар. Диния нәзарәте, шәригать комитеты бар. Һәр оешманың үзенең эчке шәригать аудиты булырга тиеш. Әгәр шәригать комитеты расламаса, ул продукцияне «хәләл» дип әйтеп булмый бит.

Ислам ипотекасының әһәмиятен һәм аның традицион ипотекадан аермасын аңлатсагыз иде...

Ислам ипотекасы халыкка кызык әйбер булырга тиеш. Ипотеканы түләгәндә, ул 2 компоненттан тора. Берсе – әҗәтнең «гәүдәсе», «тело кредита» диләр, икенчесе – шул кредитка процентлар. Көнбатыш банклары шулай эшләнелгән: башта ай саен түләп бара торган акчаның күпчелеге процент каплауга китә. Мәсәлән, 5 млн сумлык ипотеканы ай саен 50 мең сум түлисең, ди. Беренче елларны аның 90 проценты процент түләүгә китә. 5-10 проценты гына – кредитның «гәүдәсенә». Әйтик, 1 елдан ниндидер сәбәп аркасында түли алмый башлыйсың икән, синнән бу фатирны алалар, чөнки син процентны гына түләгәнсең. Акчасыз да, фатирсыз да каласың.

Ә менә ислам банкларында бүтәнчә эшләнелгән. Мәсәлән, кредитың 4 млн сум икән, бу – ипотека суммасы, 1 млн сумы – өстәлгән өлеше. Банк бит инде ул 4 млн сумга алган да 5 млн сумга саткан булып санала, ягъни 1 млн сумы аның кереме булып тора. Ай саен түләгәндә, син шушы банкның отыш суммасын да, кредитның «гәүдәсен» дә өлешләр белән түләп барасың.

Мәсәлән, ай саен 50 мең сумның 40 мең сумы – ипотека суммасы, 10 меңе – процентын түлисең. Мәсәлән, 100 квадрат метрлы фатир 5 млн сум тора, ди, 1 квадраты 50 мең сум булып чыга. 50 мең түлисең икән – 1 квадратны үзеңә язып куйдың, икенче айда тагын 50 мең сум түлисең – 2 квадрат булды. Әйтик, ниндидер авырлык килә, 30 айдан түли алмый башлыйсың, ләкин ислам банкы алдында 30 квадрат метрны үзеңә сатып алган шикелле була.

Менә бу – партнерлык була инде, «убывающая мушарака» дип атала. Ислам банкы нәрсә эшли: 100 квадрат метрлы фатирны синнән ала да, 30 квадрат метрлы фатир бирә. Күпме түләгәнсең, шуның кадәр квадрат метрга лаеклы, дигән сүз. Димәк, син фатирсыз калмыйсың, кечкенә булса да үз милкең була. Гади итеп аңлатканда, шундый формат. Кешегә, Көнбатыш банкларына караганда, уңайлырак бу.

Эксперимент уңышлы барсын өчен, гыйлемле белгечләр дә кирәк бит. Бүген бу мәсьәлә ничек тора?

Әйе, яңа ачыла торган оешмаларның иң зур борчуы – анда эшләргә белемле кешеләр булмавы. Мин үзем 20 елдан артык гел әйтеп килдем: кадрлар әзерләргә кирәк, чит илләргә җибәрергә, безгә китертергә, бездә укытырга кирәк, дидем. Хәзер вакыты килеп җитте, ә эшләргә кеше юк. Вакытында әзер булмаганлыкны күрсәтә инде бу. Закон булсын дип чабып йөрдек, ә кадрларны әзерләргә җитешмәгән булып чыктык.

Әлбәттә, бер яктан, икътисад юнәлешендә укыган яшьләр өчен ниндидер бер мөмкинчелек булып тора бу, ләкин икенче яктан, ул кешеләрне әзерләргә, ким дигәндә, тагын 1-2 ел кирәк бит әле. Булган кешеләрнең саны җитми, шуңа күрә финанс оешмалары да еш мөрәҗәгать итә. Миннән дә сорыйлар: кешең юкмы, шушы юнәлештә эшләмәкче идек, кеше таба алмыйбыз, команда җыеп бир әле, диләр.

Шушы юнәлештә эшли торган кадрлар безгә бик кирәк. Аларны әзерләмәсәк, оешмалар да эшли алмаячак. РИУ да, Ислам академиясе дә, мәдрәсәләр дә бар бит әле, аларга да ислам финанслары буенча курслар кертергә кирәк. Азмы-күпме тәҗрибә җыю өчен, чит ил оешмаларына җибәрү мөһим. Аның эше күп. Законны чыгардык, мөмкинчелек ясадык, теләсә нишләгез, дип кенә булмый. Хөкүмәттән, дини оешмалар, эшмәкәрләр тарафыннан да күмәк гамәлләр булмаса, алга китә алмаячакбыз. Бөтен кеше, җигелеп, шушы юнәлештә эшләмәсәк, эксперимент уңышлы булмаячак.

Әгәр әле аякка басып кына килә, беренче адымнарын ясый торган ислам финанс оешмаларына үзебезнең кертемнәр белән, бизнесларны шуларга күчерү белән булышмасак, алар үсмәячәк. Үзеннән-үзе могҗиза булмый инде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары аша гына түгел, мәчетләрдә вәгазьләр аша да рибаның зыянлы булуын, хәзер нинди яңа механизмнар булуын халыкка җиткерергә кирәк. Хәзрәтләр дә, «шундый эксперимент бара, шундый эшләр» дип, кыскача гына булса да аңлатсын иде. Юкса, ул безнең селкенмәячәк. Аннары бер кешене дә гаепләп булмаячак. Федераль Хөкүмәт мөмкинчелекне бирде, Үзәк банк та, Финанс министрлыгы да эксперимент өчен шартлар тудырды.

Билгеле, кабул ителгән закон да камил түгел, аңа әле төзәтмәләр, өстәмәләр кертергә кирәк. Экспериментка ел ярым гына калды, ул тиз үтеп китәчәк, әгәр аны лаеклы үтә алмыйбыз икән, үзебезне генә гаепләргә кала, ярык тагарак алдында калырга мөмкинбез.

Акыллы, тынгысыз кешеләр күп, күбрәк сөйләсәк, күпләр бу юнәлешне үзләре өчен яңа мөмкинчелекләр дип күрер. Халык, «чыннан да, бу банкка илткәнче, монысына илтим әле» дип уйлар. Кереме булмаса да, әҗере булыр, дип. Ислам үсешенә дип ясаган һәр адым өчен «киләсе» дөньяда да әҗере булачак. Ислам финансларына акчаны алып килү бу дөньяда гына түгел, «теге» дөньяга да инвестиция ясауны аңлата, шуңа күрә шушы юнәлештә бергәләп эшләсәк, экспериментның нәтиҗәләре дә булыр, иншаллаһ.

Иншаллаһ, эксперимент уңышлы узар, дип өметләник.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100