Айрат Фәррахов: «Ислам банкингы законы белән соңга калсак та, аның кабул ителүе хәерле»
Татарстан ислам банкингын җәелдерү буенча дүрт төбәк исемлегенә кереп, экспериментта катнаша. 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня ислам продуктлары базарын үстереп карарга тиеш була. Бу хакта федераль закон кабул ителде.
Ислам финанслары институтын үстерү безнең өчен мөһим юнәлеш булып торуын Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та билгеләп үткән иде. Бу юнәлештәге эшнең әһәмияте турында «Интертат»ка закон авторларының берсе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.
Айрат Зәкиевич, иң элек законның асылына тукталыйк һәм ислам финансларының өстенлеген билгелик.
Ислам банкингы турында закон исламча финанслауны гамәлгә кертә һәм безнең илдә аерым категория кешеләргә куллануны рөхсәт итә, ягъни легальләштерә. Бүген без аны «традицион булмаган финанс базары» дип атыйбыз.
«KazanForum» 15 тапкыр үткәрелү дәверендә бу сорау берничә тапкыр күтәрелгәне булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич та, без дә берничә тапкыр күтәрдек, тик Россия Банкы аны хупламады. Төрле сәбәпләр табылып торды. Хәзер безгә, эксперимент кысаларында, 4 субъектта 2 елга ислам финансларын кертергә рөхсәт иттеләр. Бу законның авторлары арасында мин дә бар.
Бу юнәлештә эшләргә теләгән банк һәм банк булмаган оешмалар Россия Банкы реестрында теркәлергә тиеш. Ислам финанслары исламныкы булмаганнан нәрсәсе белән аерыла соң?
Бу – шәригать буенча финанс базары. Анда процентка бирү, рибачылык тыелган, ягъни кредит юк. Шәригать кануннары буенча яшәүчеләр бүген ипотека алмый, бизнесларын җәелдерә алмый интекте. Бу үтенеч белән сайлаучылар да күп мөрәҗәгать итте безгә.
Экспериментның төп бурычына килгәндә, алга таба нишләргә, дигән бурыч куела: я законга тагын да җитдирәк үзгәрешләр кертүне дәвам итәргә, я бүгенге рәвештә закон канәгатьләндерә, дигән карарга килергә.
Закон кабул ителгәннән бирле динамика бармы?
Әйе, динамика бар. Бүген берничә фонд шул юнәлештә эшли. Иран банклары, башка илләрдән дә банклар килә. Казан үзәгендә Саклык банкының ислам финанслары буенча офисы, шулай ук Иран банкының шәригать кануннары буенча эшләүче беренче офисы ачылды. Бәлки, теләгәнчә үк тизлектә түгелдер, ләкин бу юнәлеш үсә.
Ислам финанслары турында күптән әйтеп килдек, дисез. Димәк, бу закон белән соңгарак калдык?
Әйе, закон белән соңга калдык, дип саныйм. Тизрәк барырга кирәк, ләкин соңга калсак та, беркайчан булмавына караганда, соң булуы да хәерле, шуңа күрә мин эксперимент старт алуына бик шат. «Лучше поздно, чем никогда» дигәнне истә тотарга кирәк.
Традицион продуктлар белән чагыштырганда, бүген тәкъдим ителә торган ислам продуктлары, шул ук ипотеканы алсак та, бәясе кыйбатрак килеп чыга, диләр. Бу – чыннан да шулаймы? Шартларны бертөрле итү өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
Ул проблеманы хәл итәчәкбез. Традицион һәм ислам финанслары өчен тигез хокукый мохит булдыру кирәк. Яңа финанс базарын булдыру турында сүз бара. Димәк, без законда салым түләү һәм башка шартлар бертигез язылуына ирешергә тиеш. Бу мөселманнарга карата дөрес һәм гадел булачак. Без бит ислам финанслары, ислам инвестицияләре Татарстанга килүен телибез. Законга барлык тиешле үзгәрешләрне кертү кирәк, шул исәптән салым законына. Бүген ислам финанславы кысаларында барлык финанс операцияләренә НДС салына, шуңа тигезсезлек бар. Без бу юлны узарга тиеш.
Хәзер активлык ни дәрәҗәдә? Экспериментта катнашучылар өчен нинди ярдәм чаралары кертеп булыр иде?
Эксперимент әле башланды гына. Экспериментның активлыгы кешеләр ничек килүенә бәйле булачак. Кешеләр керем һәм нәтиҗәлелек тойсын өчен, безгә мөмкин кадәр шартлар тудырырга кирәк.
Эшмәкәрләр – бик сакчыл халык, бу – табигый да. Әлегә 4 субъектта активлык югары дип әйтә алмыйбыз. Мин бер очрашуда Эльвира Нәбиуллинага (Россия Банкы рәисе – Т.И. искәрмәсе), эксперимент вакыты тәмамлануын көтмичә, башка субъектларга тарату турында сорау бирдем. Бездә бервакыт шундый тәҗрибә булган иде инде. Ул да, Россия Банкы реестрында экспериментта әллә ни күп катнашучы юк әле, дип җавап бирде. Ләкин мин ышанам: бу – төп күрсәткеч түгел, әкренләп, катнашучылар саны артачак.
Бу өлкәдә белемле белгечләр җитәме?
Белгечләргә кытлык зур. Без беркайчан бу проблема белән шөгыльләнгән булмады. Бөекбритания законда бөтен кирәкле үзгәрешләрне 20 еллап элек кабул итте инде. Күптән түгел Сингапур, башка үсеш алган илләр үз законнарын гамәлгә кертте. Казахстан зур дәүләт программасын төзеде, законга үзгәрешләр кабул итте. Шул вакытта гына белгечләр барлыкка киләчәк.
Без бүген үк илнең әйдәп баручы икътисади вузлары белем бирү программаларын актив үстерүен, тәҗрибә алмашу өчен, Бәһрәйн, Индонезия, Пакистан университетлары белән элемтәдә торуын күрәбез. Мин үзем бу сорау буенча берничә сөйләшүдә катнаштым. Татарстанда ислам университеты бу теманы актив үстерүе куандыра. Монда белгечләр белеме генә түгел, теләсә нинди эшмәкәрлектә һәрвакыт бәхәсләр туа, шуңа күрә арбитраж, бердәм караш, тупланган тәҗрибә кирәк. Без әле бу юл башында гына, әгәр адымнар акрын тоелса, борчылырга кирәкми.
Закон кабул ителү белән ислам ипотекасына ихтыяҗ артамы?
Теләсә нинди ипотекага ихтыяҗ зур. Бездә торак җитми, торакка мохтаҗ булган гаиләләр бар. Шәригать кануннары буенча яшәүчеләр ислам ипотекасын куллана алачак, дигән сүз. Бу – яңа мөмкинлек, шуңа күрә ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Ислам ипотекасы күпләргә торак алырга булышса, бу – дөрес гамәл булачак.
Финанс оешмаларының шәригать кануннары үтәве берәр ничек контрольдә тотылачакмы?
Контроль булачак. Үсешкә, законга үзгәрешләр кертергә комачаулаучы бер мәсьәлә бар: чыннан да, экстремистлык, террорчылыкны финанслау куркынычы зур. Монда контроль һәрьяклап булачак, шул исәптән дини оешмалар ягыннан да. Иң мөһиме – бу контрольгә мөнәсәбәт, тикшерү алымнары һәркайда бертөрле булырга тиеш. Бу мәсьәләләрне хәл итү мөһим.
Закон Россиягә ислам илләреннән инвестицияләр кертергә булышырмы?
Бу – төп максатларның берсе.
Башка төбәкләрдән экспериментта катнашу теләге турында мөрҗәгатьләр килдеме? Экспериментны тиражлау перспективалары нинди?
Бездә экспериментка керергә теләгән берничә төбәктән мөрәҗәгатьләр бар. Бу хакта закон авторларының берсе Анатолий Аксаков әйтте. Чувашстанның татарлар, мөселманнар укмашып яшәгән районнары экспериментка керүне бик актив сораган. Әгәр эксперимент нәтиҗәлелеген күрсәтсә, озак көтәргә туры килмәячәк. Без мөселманнарны, Татарстанда яшәве яки яшәмәвенә карап кына, экспериментта катнашудан чикли алмыйбыз. Вакыт белән бу сорау хәл ителер дип уйлыйм.
Киләчәккә фаразлар нинди?
Фаразлар яхшы. РФ Хөкүмәтендә экспертлар төркеме булдырылды, анда Мидхәт Шаһиәхмәтов (Татарстанның икътисад министры – Т.И.искәрмәсе), дин әһелләре дә кертелде. Безнең төп бурыч – шушы 2 елда законга үзгәрешләр әзерләү.
Казанда язын «KazanForum» узачак, шунда экспериментның якынча нәтиҗәләре буенча фикер алышырбыз, дип уйлыйм.
Билгеле булганча, Татарстан башта сынау режимында пилот төбәкләр исемлегенә кертелмәгән иде. Аны да экспериментта катнаштыруга ничек ирешелде? Татарстанның иң яхшы нәтиҗә күрсәтүгә мөмкинлекләре бармы?
Чыннан да, закон проектының беренче версиясендә Татарстан юк иде. Аннары Татарстанның бу мәсьәләдә активлыгын күрсәттек. Рөстәм Нургалиевич, без дә кабинеттан кабинетка йөрдек. Нәтиҗәдә, Татарстаннан Думадагы ике депутат – Максим Топилин һәм мин закон авторлары булып торабыз. Татарстан – бу экспериментның актив катнашучысы. Татарстан һәрвакыт Россия Федерациясендә терәк булырдай төбәк исәпләнде. Ислам финансларында бу – бик тә мөһим. Бөтен кеше бүген Татарстанга, ничек алга баруыбызны карый. Без Татарстанга йөкләнгән җаваплылыкны тоябыз. Бу мәсьәләгә киләчәктә дә күп вакыт һәм игътибар бирәчәкбез. Татарстан иң яхшы нәтиҗә күрсәтер, дип ышанам.