Ркаил Зәйдулла: Драматургларга түләү системасын кайтарырга кирәк – депутат буларак әйтәм
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулла «Татар-информ»ның матбугат конференциясе мәйданчыгыннан драматургларны яклаган депутат мөрәҗәгате белән чыкты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Җәлилчеләрне искә алу һәм Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чараларга багышланган матбугат конференциясе драматургия турында кыскача фикер алышуга әйләнде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулла сүз уңаеннан драматургларга түләү мәсьәләсенә кагылып узды. Драматургия проблемасын драматургларга түләү системасының үзгәрүенә дә бәйләп аңлатты.
Ркаил Зәйдулла: «Әле беркөнне Ирада Хафизҗановна да, «драматургиядә контент аз» дип әйтеп торды. «Азрак булыр инде, сез бит хәзер пьесалар сатып алуны туктаттыгыз», – дидем. Рәсми рәвештә әйтәм – яңадан башларга кирәк!» – диде ул, министр урынбасары Ленар Хәкимҗановка мөрәҗәгать итеп.
Ленар Хәкимҗанов: «Без аны театрларга тапшырдык».
Ркаил Зәйдулла: «Театрларга тапшыру – юк дигән сүз. Чөнки аларның директорларыннан кыш көне бер уч кар алып булмый. Булса да, ул бик аз микъдарда булачак. Министрлык тарафыннан пьесалар өчен түләү системасын кире кайтарырга кирәк, дип уйлыйм – депутат буларак әйтәм.
Стимул булмаса, без татар драматургиясен юкка чыгарачакбыз. Барысы да энтузиазмга корылган, дип кенә булмый, без ярдәм чыганаклары эзлибез һәм табабыз. Шушы көннәрдә Әлмәттә заманча драматургия интенсив семинарының икенче туры үтте. Катнашучылардан сораштым: «Бик файдалы булды», – диделәр. Анда театр белгече Павел Руднев, драматург Родион Белецкий һәм режиссер Искәндәр Сакаев катнашында пьесаларга анализ ясаганнар. Безнең семинарда да Мансур Гыйләҗев, Салават Юзеев, Нияз Игъламов, Рамил Фазлыев, Лилия Әхмәтова, Рөстәм Галиев һәм башкалар катнашачак».
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр да февраль аенда: «Нишләп министрлык тарафыннан драматургларга лаеклы гонорар түләү бөтенләй диярлек тукталды соң? Бар иде бит ул, яхшы гына эшли торган механизмы җайга салынган иде», — дип язган иде.