news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яңа дулкын» узды, ә сүзләр калды: татар артистларының фестивальгә карата фикерләре

Татар җырчылары «Яңа дулкын» фестиваленнән нинди тәэсирләр белән кайтканнар? Фестиваль сәхнәсендә татар артистлары күренмәүгә мөнәсәбәтләре нинди? «Интертат» сорашу уздырды.

news_top
«Яңа дулкын» узды, ә сүзләр калды: татар артистларының фестивальгә карата фикерләре
Фото: "Татар-информ" архивы

Берничә көн элек Казанда «Яңа дулкын» («Новая волна») җыр фестивале тәмамланды.

«Яңа дулкын» – эстрадада яңа исемнәр ачу максатыннан, композитор Игорь Крутой оештырган проект. Ул 2002 елдан бирле үткәрелә. Бу – Дима Билан, Сергей Лазарев, Полина Гагарина, Нюша кебек рус эстрадасы «йолдызлары»на зур сәхнәгә аяк басарга ярдәм иткән бәйге. Моңа кадәр Юрмала, Сочи кебек шәһәрләрдә уза торган әлеге зур фестивальне үткәрү мәйданчыгы итеп, быел Казан сайланды. Анда катнашу өчен гаризаны 6 меңнән артык артист биргән. Ә финалга нибары 13 кеше үтте.

Әлбәттә инде, фестиваль Казанга күпсанлы рус эстрадасы «йолдызлары»н җыйды. Аларны карарга дип, шәһәргә илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар агылды. Казан халкының күпчелеге бу чараны читтән генә күзәтте. Мөмкинлеге булганнар исә (билет бәяләре 9-60 мең сум аралыгында иде) концертларны барып карый алды.

Фото: © «Татар-информ»

Беренче тапкыр Татарстан сәхнәсендә узган бу фестивальдә, бәлки, бер генә татар җырчысы булса да чыгыш ясар, дип көткән идек. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә шау-шу купты. Мәсәлән, блогер Рәфис Атаказ бу хакта үзенең блогында: «Казанга хәтле килгәч, күңелләре булсын бу татарларның, дип, бер генә татарча җырлый белә торган кешене куйсалар ни була иде. Шуңа ачуым килде», – дип сөйләде. Блогерның сүзен гади халык та җөпләде.

Аның өстенә, татар җырчыларының киләчәктә «Яңа дулкын»да катнаша алу-алмауларына кагылышлы сорауга проект җитәкчесе, композитор Игорь Крутойның:

«Без бераз телевидениедәге рейтингларга бәйле. Татар «йолдызлары» арасында бөтен илгә кызыклы булырдай фамилияләр бармы? Мин хәзер җавап бирергә әзер түгел. Татар җырчыларына, федераль масштабтагы «йолдыз»га әверелсен өчен, шартлар тудырырга кирәк», – дип җавап бирүе кызган утка май сипкән кебек булды.

Фото: © «Татар-информ»

Татар җырчыларының да күбесе «Яңа дулкын»ны караган икән. Бу хакта әлеге дә баягы социаль челтәрләр аша белдек. Анда таралган фестиваль фото-видеоларыннан күзләр камашты.

Җырчылар үзләре «Яңа дулкын» фестиваленнән нинди тәэсирләр белән кайтканнар соң? Фестиваль сәхнәсендә татар артистлары күренмәүгә мөнәсәбәтләре нинди? «Интертат» татар эстрадасы артистларыннан шул хакта сорашты.

«Без үзебез меңьеллык дулкында»

Рөстәм Асаев, Башкортстанның атказанган, Татарстанның атказанган һәм халык артисты:

Әлеге фестиваль турында күптөрле фикерләр ишетергә туры килә. Миңа төрле төбәкләрдән язалар: «Нигә анда татар җырчылары булмады?» – диләр. Игорь Крутой безнең татар җырчылары анда җырларга лаеклы түгел дигәнрәк сүз дә әйткән икән.

Шәхсән минем, анда татарлар җырламаганнан бер генә җирем дә «кителмәде». Минем өчен бу – шәйтан туе кебегрәк чара. Без мөселман кешеләренә андый ярымшәрә кешеләр арасында сикергәләп, шоулар ясап йөрү килешми. Мин моны сәнгать ягыннан да, дини яктан карап та әйтәм.

Татарстанда узса да, бу – татар җыры фестивале түгел. Безнең үзебезнең Рәшид Ваһапов исемендәге фестиваль, «Шәрык базары» кебек лаеклы фестивальләребез бар. Аларны оештырганда руслар килеп: «Нигә безне катнаштырмыйсыз?» – дип үпкәләп йөрми бит. Татарстанда төрле рок фестивальләре дә уза. Бездә оештырдылар дип кенә, татарлар хәзер аларда да катнашырга, шундый җырлар башкарырга тиешме? Төрле төбәкләрдәге татар җанлы кешеләргә дә шушы ук җавапны язып җибәрдем.

Фото: © «Татар-информ»

«Нигә сезне җырлатмадылар?» – дигән сораулар да булгандыр. Искиткеч тавышлы җырчыны?

Мин үземне гап-гади җырчы дип саныйм. Җырлау – минем эшем, профессиям. Мондый шау-шулар минем күңелемә туры килми. Мине чын сәнгать кызыксындыра. Оркестр белән башкарыла торган, классик, мәгънәле эстрада җырлары, һәрбер күзәнәкне дулкынландыра торган әсәрләр һәм башкаручылар. Безнең халыкка бөек сәнгатькә омтылырга, булганын югалтмаска кирәк.

Әлбәттә, утлар, сәхнә төзелеше, музыкаль аранжировкалар ягыннан алардагы сыйфатны үзләштереп, безгә дә шул дәрәҗәгә җитәргә кирәк. Әмма ярымшәрә бер сәхнәдә сикереп түгел. Аерым бер мәйданчыкта, бөтен дөнья татарларын җыеп, үзебезнең сәнгатьне, халык җырларын, шул ук профессиональ композиторлар иҗат иткән җырларны башкарып. «Үзгәреш җиле»ндәге кебек җырларны бозмыйча, милли, заманча киемнәр белән, яхшы клиплар төшереп. Менә шул юнәлештә эшләргә кирәк безгә. Иң беренче үзебездән башларга кирәк. Безнең урынга аны беркем дә килеп эшләмәячәк. Эшләсәләр, бозып кына китәргә мөмкиннәр. Ә без үз гореф-гадәтләребезне, әсәрләребезне, халык җырларын беләбез. Яңа дулкынмы анда, иске дулкынмы… Без үзебез меңьеллык дулкында. Башкасы кирәкми. Әнә шул меңьеллык дулкыныбызны үстерү өчен тырышырга кирәк.

«Берәр татарча чыгыш кирәк булгандыр»

Нурзадә, Татарстанның атказанган артисты:

«Новая волна»ны электән яратып карап баручыларның берсе мин. Бу – Россия күләмендә генә уздырыла торган фестиваль түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге чара. Әлбәттә, Казанда була торып, әлеге фестивальгә бармый кала алмадым.

Ә инде татар җырчылары булмау турында фикерем шул: бәлки, ачылышы көнне булса да, чараның Татарстанда узганлыгына басым ясап, берәр татарча чыгыш кирәк булгандыр. Татарстан ул – Татарстан инде. Мәсәлән, безнең бик лаеклы Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле бар. Бәлки, аларны чакырырга кирәк булгандыр.

Фото: © «Татар-информ»

Бәйгегә, бәлки, Татарстанлылар да җибәргән булгандыр гаризаларны. Әмма финалистлар ничәмә йөз кеше арасыннан сайлап алына. Быел, мәсәлән, Әрмәнстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Белорусиядән килделәр. Ничәмә ничә кешедән финалга бары 13 кеше сайлап алынды. Әмма фестивальнең ачылыш һәм ябылыш тантанасына берәр масштаблы, татарча номер да кирәк булгандыр, дип саныйм.

«Кешенең хезмәтенә хөрмәт белән карарга кирәк»

Алсу Абульханова, Татарстанның халык артисты:

Мин үзем беркайчан да кешенең эшен тәнкыйтьләргә яратмыйм. Әгәр дә кемгәдер бу фестиваль ошамаган икән, тулысынча татар җырчылары белән генә нәкъ шундый дәрәҗәдәге фестиваль ясасыннар. «Үзгәреш җиле»н үткәрә башладылар бит, нигә әле аны федераль масштабка чыгармаска, мәсәлән. Бик акчалы, дәрәҗәле фестиваль.

«Яңа дулкын» – төрле шәһәрләрдә уза торган, бөтенләй башка форматтагы бәйге. «Әлеге фестиваль узган шәһәр җырчыларын сәхнәгә чыгарырга кирәк» дигән кагыйдә юк.

Бу бәйгенең масшстабларын киңәйтү өчен хедлайнерлар чакырыла. Валерий Леонтьев, Дима Билан, Алсу кебек танылган артистлар. Алар дәрәҗәсенә җитәргә дә кирәк бит әле. Шул ук вакытта, анда татарлар җырламады, дип тә әйтеп булмый. Алсу, мәсәлән, татар кызы. Алексей Воробьевның хатыны Аида Гарифуллина – шулай ук татар милләтеннән.

Фото: © Алсу Абульханованың телеграм-каналыннан

Бу фестивальне оештыручылар барысын да үзләренчә күрә. Аларның үз концепцияләре, үз форматы. Бу – бәйге. Анда төрле илләрдән килгән җырчылар катнашты. Әгәр дә татар җырчыларын да күрергә теләсәк, безнең республикадан да гаризалар бирергә кирәк булгандыр. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән тамашачылар җыйды. Аның дәрәҗәсе бар. Ә бездә бөтен нәрсәдән тәнкыйть эзләргә яраталар. «Зөләйха күзләрен ача» фильмыннан соң да бит актрисаны бетереп ташлаганнар иде. Бу – сәнгать. Аңа күпме көч куелган. Кешенең хезмәтенә һәрвакыт хөрмәт белән карарга кирәк. Кешеләр тырыша, эшли, ә безнекеләр тәнкыйтьли. Шушы фестивальне оештыру өчен Казанны сайлап алганнар, шәһәребез күпме туристлар кабул иткән. Бу бит инде – үзе зур плюс. Нигә монда негатив эзләргә?

Һәрвакыт үзеңнән башларга кирәк. Кемнеңдер катнашасы килгән икән, барып, гариза бирергә, бәйгенең барлык этапларын узарга, Мәскәүгә барып, җыр яздырырга кирәк иде. Ә сез беләсезме, андагы яңгырашның нинди дәрәҗәдә булуын? Артистлар җырлаган аппаратураның сыйфатына исем китеп утырдым. Бездә андый аппаратура юк. Анда һәр сулыш алган, пышылдаган тавышка кадәр ишетелеп тора. Андый сыйфатлы җырларны тыңлавы да шундый рәхәт.

Безгә тәнкыйтьләмәскә, ә алардан калышмаска тырышырга кирәк. Үзебездән башларга һәм үз өстебездә эшләргә.

«Бу чараның Казанда узуы ук Татарстанны һәм милләтне күтәрә»

Әнвәр Нургалиев, Татарстанның атказанган, Башкортстанның атказанган һәм халык артисты:

Фестивальне барып карый алмадым, чөнки хастаханәгә кереп ятарга туры килде. Чыгышларны һәм андагы атмосфераны социаль челтәрләр аша күзәттем. Минем фикеремчә, чара бик бай, һуш китәрлек югары дәрәҗәдә узган.

Татарча чыгышлар булмауга килгәндә, бу сүзне бары тик сәхнәне аңламаучы кешеләр генә әйтә ала. Мисал өчен, спортчыларны гына алыйк. Алар һәрвакыт төрле авырлык категориясендә көч сынаша. 50 килолы категориядәге көрәшче бер дә 100 кило авырлыктагы көрәшчегә каршы чыкмый бит. Монда да шуның кебек. Аллаһка шөкер, без дә калышмыйбыз. Рус эстрадасы артистларыннан кала иң күп гастрольләргә йөрүче артистлар ул – татар артистлары.

Фото: © «Татар-информ»

Безнең дә яхшы тавышлы артистларыбыз бар. Без – бик көчле, җырга-моңга бай милләт. Әмма руслар арасына керә алмыйлар, чөнки руслар шул «поток»ка үзләре дә эләгә алмыйлар әле. Ул фестивальгә эләгү өчен бик зур хезмәт куярга һәм зур күләмдәге акчаларга ия булырга кирәк. Бу чараның Казанда булуы ук Татарстанны һәм милләтне күтәрә.

Минем Мәскәүдә Николай Басков белән бергә эшләгәнем бар. Аның хәтта шул кечкенә генә шәхси чара өчен дә никадәр көч куйганын күреп гаҗәпкә калган идем. Шуңа күрә безне алар белән чагыштыру дөрес түгел. Безнең үзебезнең территориябез, үз тамашачыларыбыз, үз максатларыбыз бар, ә аларның – үз максатлары.

«Чакырсалар, «Сандугач»ны җырлар идем»

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:

Фестивальне оештыру дәрәҗәсе, декорацияләр бик ошады. Аннан социаль челтәрләр аша күреп торабыз бит. Гадәттә, шул ук Бузовалар һәм башкалар, Европа модасы буенча, трусик-лифчик киеп сәхнәгә чыгалар. Ә менә «Яңа дулкын»да яшьләре дә, өлкәнрәк буын артистлар да зәвык белән, матур итеп киенгәннәр иде. Шул ягы сөендерде.

Әлбәттә, фестивальдә Татарстаныбыздан берәр артист катнашса, күңеллерәк булыр иде. Безнең өчен бу – хыял гына инде, әлбәттә. Тик белеп булмый, бәлки, якын киләчәктә проектка яңалык кертерләр. Ул очракта, федераль дәрәҗәдәге артистлар янәшәсендә безнең җырчылар да чыгыш ясый алса, бик зур бәхет булыр иде.

Игорь Крутойның фикере белән килешәсезме? Ул, әлегә татар артистлары рус эстрадасы «йолдызлары»на тиңләшә алмый, дип әйтте.

Мин бу фикер белән килешмим. Безнең дә бик күп дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашкан артистларыбыз бар.

Мин барган көнне, экраннардан күрсәтү өчен төшерү сәбәпле, бөтен артистлар фонограммага җырлады. Берсен дә тере тавышка тыңламадым. Ә бәлки, аларның кайберләре безгә җитеп тә бетмидер? Безнең дә көчле тавышлы артистларыбыз күп. Шул ук Алинә Шәрипҗанованың тавышы начармы? Филүс Каһировның? Татарстан Рәисе катнашындагы бәйрәмнәрдә еш җырларга туры килә безгә. Анда бик яхшы квартетларны, профессиональ дәрәҗәдә башкаручыларны күп күрәм. Безнең дә профессиональ җырчылар әзерли торган уку йортларыбыз, консерваторияләребез бар. Әгәр артистларыбыз турында фикер шундый гына икән, димәк, безнең уку йортлары да яхшы җырчылар әзерләми булып чыгамы?

Болай үзе бик уйланылган, күп акчалар түгелгән проект. Безгә үрнәк алырлык. Әмма шул ук костюмнарны алсак та, мин үзебезнең татар артистларын да артта калган артистлар дип санамыйм. Аллаһка шөкер, техник якны да үстерергә тырышабыз.

Фото: © «Татар-информ»

Әлеге фестивальгә чакырсалар, җырлар идеңме?

Сәхнә – ул безнең икенче өебез. Безнең өчен бик кадерле урын. Әйтсәләр, нигә җырламаска? «Сандугач»ның яртысын татарча, яртысын русча – рәхәтләнеп җырлап бирер идем.

Үземә Филипп Киркоров чыгышы бик ошады. Энергетикасы көчле, алкышларга бик лаеклы. Аннан Ирина Аллегровага мөкиббән китеп утырдым, чын актриса.

Әлеге чараның Казанда узуы – безнең өчен бәхет. Безгә моны эләктереп алып, татар артистлары белән дә шундый ук дәрәҗәдәге фестиваль оештырырга кирәк. «Татнефть» кебек эре оешмаларыбыз, бәлки, спонсорлык ярдәме дә күрсәтер.

Фото: © «Татар-информ»

«Нәкъ менә татарлар да катнашырга тиеш, дигән фикер кайдан килгән ул?»

Айгөл Бариева, Татарстанның халык артисты:

Фестивальдән бик уңай тәэсирләр алдым. Без ретро-хитлардан төзелгән гала-концертны карадык. Яраткан җырчыларыбыз үзләренең хитларын башкарды. Аларда – безнең балачак, безнең яшьлек. Шуңа да концерт бездә бик яхшы, җылы хисләр калдырды.

Сәхнәдә Татарстан җырчылары чыгыш ясамау кәефемне төшермәде. Нигә алай булырга тиеш соң ул, мин бер дә аңламыйм. Беренчедән, андый фестивальләр бездә бик күп уза. Шул ук Шаляпин фестивален алыйк яки Нуриев фестивален. Аларда нәкъ менә татарлар да катнашырга тиеш, дигән фикер кайдан килгән ул? Татарстанда үткәрелгәнгәме? Аннан соң, әйтегез әле, сез анда кемне катнаштырыр идегез?

Бу – Игорь Крутойның яшьләрне ачу өчен уйлап тапкан фестивале. Татарстан җырчыларын сәхнәдә күрү өчен, алар бу бәйгедә катнашырга тиешләр иде. Катнашмаганга аларны куймадылар да. Болай гына сәхнәгә чыгара алмыйлар бит инде.

Видео Айгөл Бариеваның телеграм-каналыннан:

«Һәр конкурсның үз таләпләре, кануннары була»

Марат Галимов, Татарстанның халык артисты:

Фестивальдә булмадым. Элек тә «Яңа дулкын»ны караганым, кызыксынганым булмады. Шуңа күрә, бу фестиваль буенча бернәрсә дә әйтә алмыйм.

Анда татар җырчылары булмауга килсәк... Һәр конкурсның үз таләпләре, кануннары була. Казанда үткәнгә генә анда татарлар да катнашырга тиеш идеме? Һәр кешенең үз йорты була, һәм ул анда үзе теләгәнчә яши. Чит кеше килеп кереп, үз кануннарын кертә башласа, беребезгә дә ошамаячак.

Фото: © «Татар-информ»

Безнең «Татар җыры», «Болгар радиосы» премияләре бар. Аларга көндәш булырлык, берәр хәлле фестиваль оештырсаң – яхшы булыр иде, әлбәттә. Чөнки «Болгар радиосы» бу премияләргә үзенең ротациядәге җырчыларын куя, «Барс медиа» – үзенекеләрне. Радио-телевидениегә бәйле булмаган җырчылар өчен кирәк мондый фестивальләр уздыру.

Ә менә «Яңа дулкын»да татарлар булмады дип тәнкыйтьләргә кирәкми. Димәк, бездә Россия сәхнәсен яулап алырлык җырчылар юк. Әйе, Башкортстаннан «Ай йола» төркеме җырлады. Алар, чынлап та, лаеклы. Ә бездә әлегә андыйлар юк.

Нигә алар популярлык яулый алды, ә безнекеләр – юк?

Анысын Аллаһы Тәгалә генә белә инде. Безнең дә эстрада бик көчле, тырыш. Бәлкем, үзебезнең пентатоникадан китеп, азрак русчалатып җырласаң, популярлыкны яулап буладыр. Тик аны бик «грамотно» җырларга кирәк.

Ник, чиста татарча җырлап кына танылып булмаячакмыни?

Була торгандыр. Тик андый җырчы тумаган әлегә (көлә). Яки андый җыр тумаган.

Видео Айгөл Бариеваның телеграм-каналыннан:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар