«Йөрәктән кан савып язылган»: КФУда Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабын тәкъдим иттеләр
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Энекәш» китабын тәкъдим итү булды.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучы, журналист, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закированың «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Энекәш» китабын тәкъдим итү чарасы узды. Кичә Филология институтының Татар әдәбияты кафедрасы тарафыннан, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Очрашуга татар филологиясе, журналистика юнәлешендә укучы студентлар, институт мөгаллимнәре җыелган иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Энекәш» китабы Гөлүсә Закированың махсус операциядә һәлак булган бертуган энесе Илнур Закировка багышлана. Илнур 2022 елның октябрь аенда мобилизацияләнеп, 1234 нче полкта пулеметчы булып хезмәт итә. 2024 елның язында яралана, реабилитация узганнан соң, кабат үз полкына кушыла. 2025 елның 21 гыйнварында – һәлак. Һәлак булганнан соң, «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Фото: Гөлүсә Закированың шәхси архивыннан
Чара барышында китаптагы өзекләр Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Мизгел» яшьләр театры артистлары тарафыннан театральләштерелде. «Физик» (Илнур Закировның махсус операциядәге позывное. – авт.) белән аның якын дусты, шулай ук махсус операциядә һәлак «Сулим» арасында диалоглар, хәрбинең авылга ялга кайткач, әтисенең каршы алуы – тамашачылар алдында җанланды. Әлеге мизгелләрдә килгән кунакларның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри иде, үзәк өзгеч мизгелләргә берәү дә битараф кала алмады.
«Мин бик дулкынландым: язганда бер халәт кичерсәң, әсәрне мондый сәхнәләштерелгән форматта карау – ул бөтенләй икенче төрле тәэсир. Рәхмәт сезгә, бик матур, шул ук вакытта җан өзгеч килеп чыкты. Мин мондый очрашу булыр дип көтмәгән дә идем, гадәттә, алар «дежур» форматта уза», – диде Гөлүсә Закирова, оештыручыларга һәм студентларга рәхмәт белдереп.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Махсус хәрби операция турында беренче китап»
Автор студентларны һәм килгән кунакларны китапның язылу тарихы белән кыскача таныштырды.
Баштан әлеге китап бастыру өчен язылмады. Ул – якын кешең өчен кайгыру, сыкранудан, әлеге авыр халәткә чыдый алмаганга кулга каләм алу булды. Андый мизгелдә, ярый безнең каләм бар әле, дисең. Китапта бер генә вакыйга да «бармактан суырып» чыгарылмаган, әлеге вакыйгалар һәммәсе дә безнең гаиләгә бәйле. Китапта булган барлык вакыйгалар, егетләр минем язмышым аша үттеләр, аларның барысының да прототибы бар.
Энем «Физик» декабрьдә яраланды, шуннан соң аның дәвалану чоры, реабилитация башланды, ул вакытта без аның белән телефоннан аралашып тордык. Ул шалтырата: ниндидер проблемасын хәл итәргә кирәк, дарулар табып җибәрергә, ә мин ул шалтыраткан саен барысын да сораштырам – ул сөйли, сөйләгәннәрне язып барырга тырышам. Шуннан ул гыйнварда ялларга кайтырга тиеш иде. «Апа, мин ялга кайтам», – дип шалтыраткач, бик шатланган идек. Акча җибәрдек, үзенә яңа киемнәр, рюкзак сатып алды, кәефләребез күтәренке иде. Шимбә көнне кайтыр, дип көткәндә, аны кисәк кенә «алгы сызыкка кертергә» дигән карар булды. Ул бик каты төшенкелеккә бирелде, шул вакыт эчендә мин язарга, аннан кайбер әйберләрне сораштырып калырга өлгердем. Әлеге хәлләрнең бөтенесен үзем аша кичереп язганнан соң, ниндидер китап булырга үсенте генә бар иде. Әле алда анда эшләп бетерәсе, бик күп геройларны ачасы, китапны төрле яктан баетасы бар иде.
Бер көнне «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин чакырып алды һәм: «Гөлүсә, син язарга тиеш», – диде. Мин ул вакытта инде шактый әйберләр язарга өлгергән идем, икенче көнне аңа китапның кулъязма вариантын җибәрдем. Шул ук көнне кич белән энемнең үлеме турында хәбәр килде…
Минем әле әсәрнең кайбер мизгелләр үзгәртеп, ниндидер төзәтмәләр кертеп, аны роман формасында эшләргә дә хыялым бар. Хәзер әсәргә әдәби күзлектән карыйм – китапның җитешсезлекләре дә шактый. Ләкин ул – күңел өчен, ул – бер гаилә тарихы. «Татмедиа»да тәкъдим итү чарасында әлеге китап – татар телендә махсус хәрби операция турында беренче китап, дип игълан ителде. Мин ышанам: әле әдәбиятта әлеге темага кагылышлы күп әсәрләр язылыр, әдәби яктан камилрәк булыр, «Энекәш» исә – безнең гаилә тарихы, йөрәктән кан савып язылган китап.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Гади татар егетләрнең «анда» китеп тә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаулары турында»
Әлеге китапны энекәш язмышы гына дип әйтеп булмый, ул авылда иген урасы, балалар үстерәсе, авылны яшәтәсе гади татар егетләрнең «анда» китеп тә, үзләренең эчке кешелеклелек сыйфатларын югалтмаулары турында. Алар анда киткәч тә үзләре булып кала алдылар, кызганыч, бүгенгесе көндә күбесе инде һәлак... Илнур белән булган, мин белгән егетләрдән дә 32дән 6сы гына калдылар... Мин аларның күбесен шәхсән беләм, чөнки ике ел ярым без шушы тормыш белән яшәдек. Аларның күбесенең ата-аналары, якыннары белән таныш. Кайберәүләрнең төрле проблемаларын да хәл итәргә туры килде, прокуратура юлын да таптадым, бөтен кешенең дә йөри торган «апа»лары юк бит. Китапның исемен «Энекәш» дип бирү шуның өчен дә булды. Балаларын югалткан әни образын язарга мин әле әзер түгел, ул – куркыныч әйбер, аны ничек күтәреп булуын күңелем һәм йөрәгем аңламый.
Әлеге китап «апа» образыннан, минем йөрәгемнән чыгып язылган әсәр булды. Кайчакта, бу – минем гаиләм тарихы, кемдер аңлап та бетермәс, дип уйлыйм, ләкин ул минем генә тарихым түгел, ул – ил тарихы. Ул – безнең күпләребезнең гаиләсенә, язмышына кагылган тема. Ул – тарихи вакыйга, ә язучылар һәм журналистлар беркайчан да тарихи вакыйгалардан читтә калырга тиеш түгелләр.
-
Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабын «Казан утлары» журналы редакциясеннән, Декабристлар урамы, 2 йорттагы «Әдәби кафе»дан, Татарстан районнарындагы «Татмедиа» офисларында һәм интернеттагы сәүдә нокталарыннан алып була.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов