Гөлүсә Закирова «Энекәш» китабын тәкъдим итә: «Менә бүген 51е... Апа, Ясин чыгам, диде»

Бүген язучы, журналист, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закированың «Энекәш» дип аталган китабын тәкъдим итәчәкләр. Китап аның махсус операциядә һәлак булган бертуган энесе Илнур Закировка багышлана.
Гөлүсә Закирова «ВКонтакте» аккаунтында энесе юллаган видеоларны күрсәтте.
«Илнур юллаган видеохәбәрләрдән тупланган язма. Бүген менә китабын тәкъдим итәр алдыннан уртаклашырга булдык.
«Энекәш» әсәрен без аның белән бергә яздык. Ялга кайтырга тиеш иде, яңа киемнәр алды, ул көннәрдә гел телефонда булдык. Күп нәрсәләр турында сөйләштек... Кайтам, көтегез, диде. Тик... ни сәбәпледер, аларны алсызыкка аттылар.
Менә бүген 51е. Авылда апа, Ясин чыгам, диде. Казанда аның һәм көрәштәшләренең язмышына бәйле «Энекәш» китабын тәкъдим итәчәкбез. Видеода күренгән Балтач егете Радик (позывной «Руди») белән бер көнне һәлак булды «Физик». Махсус хәрби операциядә шәһит киткәннәрнең рухы шат булсын! Калганнары исән-имин әйләнеп кайтсын! Мин аларның байтагын беләм, кайберләренең мондагы йомышларын да үтәгән булды, барысы да энекәш кебек якын, үзләре дә «Алма апа, туган көнең белән!» дип видеокотлаулар да җибәргәннәре булды.
Бу – әдәби китап. Аннан ниндидер чагыштырулар, сәясәт эзләмәгез. Бер гаилә тарихы, авылда иген игәсе, бала үстерәсе, авылны яшәтәсе егетләр язмышы.
Китаплар да, әдәби әсәрләр дә язылыр әле. Мин моңа ышанам.
Үз чиратымда «Казан утлары» журналы редакциясенә, «Татмедиа» агентлыгына, «Татмедиа» АҖ җитәкчесе Шамил Садыковка һәм теләктәшлек белдергән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм», – дип яза Гөлүсә Закирова «ВКонтакте»дагы акканутында.