Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә Зарипова: «Язмыш бүген дә сынавын дәвам итә...»

news_top_970_100
Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә Зарипова: «Язмыш бүген дә сынавын дәвам итә...»
социаль челтәрләр

Инвалид коляскасында утырырга мәҗбүр булган блогер, эшмәкәр Миләүшә Зариповага тагын сынау килгән. Аның сәламәтлеге белән бәйле проблемалары ачыкланган. Блогер Казан онкология үзәгенә җыена.

Дусларым, сториска чыкмам дигән идем, чыгарга булдым. Кичә минем өчен бик авыр көн булды. Күз алдымнан 45 ел гомерем узды. Көне буе уйланып яттым. Ник сыный икән мине язмыш?

Кичә көне буе балачак елларымны уйлап йөрдем. Үзем әби белән үскәч, «эх, минем дә әти-әнием булса иде» дип елый идем. Тулы гаиләдә үсәсем килде. Казанга килгәч бик авыр булды. Беренче елны укырга керә алмадым. Минем өчен бу да «удар» булды. Кире авылга кайтырга оят иде. «Керә алмаган» дип, бармак төртеп көләчәкләр миннән, дип уйладым. Ничек булса да икенче елны укырга кердем. Укыйм гына дигәндә, 3 курста – шушы «травма».

Ничә еллар хастаханә, тернәкләнү… Әмма язмыш бүген дә сынавын дәвам итә. Иртәгә мин шушы хастаханәгә барам…

Аллаһка тапшырдым. Ходаем, яраткан кешемә бирәм, дигән бит. Аллаһ бирсә, алга барырмын. Җиңеп чыгармын, дип уйлыйм. Барысы да яхшы булачак, Аллаһы боерса. Директым хатлардан шартлый, теләктәшлек белдерүегез өчен барыгызга да рәхмәт, – дип язды бу хакта блогер сторисларында.

Әле шушы көннәрдә генә Миләүшә Зарипова куанычы – тормыш иптәше белән бергәләп бик кыйммәтле машина алулары белән уртаклашкан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100