Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә Зарипова алдалауда гаепләүчеләргә үз сүзен әйтте

news_top_970_100
Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә Зарипова алдалауда гаепләүчеләргә үз сүзен әйтте
Фото: Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә Зарипова элек интервьюлар биргәндә, шулай ук социаль челтәрдәге сәхифәсендә ни өчен инвалид коляскасындагы булуы турындагы сорауларга «авариягә очрадым» дип җавап бирә иде. Әле яңа гына ул язылучыларына гомере буе саклаган серен чиште. Ул үзенең авариягә очрамавын, ә студент вакытта тулай торакта яшәгәндә, көнләшү аркасында ,ике кызның 3нче каттан этеп төшерүләре турында әйтте.

Шуннан блогерны күзәтеп баручылар ике төркемгә бүленде. Беренчесе «гаеплеләр җәзасын алгандыр», «Аллаһ аларга синекеннән дә катлаулырак сынау биргәндер», «Аллаһ күрә, барысын да тигезли», «Сез гафу иткәнсездер, иң мөһиме, Аллаһ гафу итсен», – дип комментарийлар калдырган

Ә икенче төркем язылучылар блогерны халыкны 20 елдан артык алдалауда гаепли.

«Бер сөйләгәндә абыем белән авариягә очрадык, бик озак аралашмадык, институттан кызлар килеп булышты, дип сөйләде», «25 ел алдап сөйләгән», «Кызлар тотып бәргәнме соң? Авариягә эләктем, дигән иде бит. Әтисе һәм абыйсы белән судлашып йөргән, ә кызлар белән – юк», «Авария, дигән иде, ышаныргамы-юкмы моңа, пиар ясыймы үзенә», – дип яза чынлап торып кеше язмышы белән кызыксынучылар.

Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова: «Син юри коляскада утырасың, хайп, дип язалар»

Инвалид коляскасындагы Миләүшә Зарипова гомер буе саклаган серен ачты

Миләүшә Зарипова комментарий язучыларга «Интертат» электрон газетасы сайты аша җавап бирде.

«Сөйләсеннәр, сөйләүләренә һушым китми. Нишләтәсең, һәрбер кеше үзен әүлия дип беләме? Алар кеше тормышын сөйләшергә ярата. Бүгенге көндә, иң мөһиме, барысын да гафу иттем. Абыем белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы, дөресен әйткәндә, мин аны 1 елдан, хатыны белән аерылышкач та гафу иттем. Бик тату яшибез. Әтиемне дә гафу иттем, аңа аннары күпме булышып йөрдем. Башта дөресен әйтмәгәнмен икән инде, артка юл юк. Аннары бүген дөресен әйткәнемә мин үкенмим. Мин дөрес эшләдем дип уйлыйм, бу әйбер минем өстемдә ничә еллар йөк булып тора иде.

Миннән иң беренче булып интервью алган журналист сүзне «синең белән авария булды бит инде» дип башлады. Белмим үзе шулай уйлаганмы, каяндыр ишеткәнме инде. Мин шул вакытта «әйе» дип кенә җавап бирдем.

Абый белән ара бозылмас иде, аның хатыны бозды араны. Ул мине бик каты мыскыл итте. Әти дә ул кадәр итмәс иде. Абый да түгел, аның беренче хатыны арага керде. Бүгенге көндә мин ул хатынга рәхмәтле. Кәстрүлләрне, урын-җиремне, савыт-сабаны яшереп куя иде, залдагы диванның мендәрләренә кадәр бүлмәсенә ташып бетерде. Хатын муен бит инде, башны кая тели шунда бора. Абый аннан уза алмады. Ул хатын минем туган ягым – Башкортстанга кайтып китүемне, аларга яшәргә комачауламавымны теләде. Мин алар белән яшәгән дә булыр идем, ул мине яшәрлек итмәде. Абый аны 1 елдан куып чыгарды», – дип сөйләде блогер.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 май 2024
    Исемсез
    Эйе,жингилэрнен,киленнэрнен кеше эйберендэ эшлэре булмасын иде.Ул барыбер чит кеше мугенме,иртэгэме чыгып китэргэ дэ момкин.
  • 28 апрель 2024
    Исемсез
    Кеше язмышына Бер кайчан да кысылырга ярамый алдаганмы алдамаганмы бэлки Ана ничек эйтсэ Дэ кыен булгандыр буген ул авырлык кичерсэ иртэгэ башка кеше авырлык кичерми генэ бу тормыш бармый нинди генэ булсада гаеп эзлэргэ ярамый синен янда утырган фарештэлэр эйтер иии мин сина изгелек телэп йэрим э Син Аны тикшерэсен дияр э инде шайтанга уралган кеше кэлсэ эээ Син килэсен икэн сина да бу язмышны бирим эле дип эйтер
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100