«Интертат» яшь журналист Алинә Айдарованы Җәлил премиясенә тәкъдим итә
Җәлил премиясе тарихында аны алган яшь журналист юк.
«Интертат» яшь журналист Алинә Айдарованы резонанслы интервьюлары өчен Җәлил премиясенә тәкъдим итте. Яшь журналистның Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында фәнни җитәкчесе Рафаил Хәкимов, халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән интервьюлары җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты, шәхесләрне яңа яктан ачты. Ваһапов фонды оештырган «Яңа татар җыры» конкурсының «чын йөзен» ачкан язмасы да иҗади җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырды, авторның кыю тәнкыйди аналитик язмаларга да теше үткәнлеген күрсәтте.
Алинә Айдарованың яшьләр премиясенә тәкъдим ителүен Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-философия фәннәре һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин хуплады. Үзе дә Җәлил премиясе лауреаты булган халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова да Алинәгә фатихасын бирде.
Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премияләре лауреаты, ТР халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова: «Алинә Айдарованың үз язу стиле бар. Ул кемнеңдер үрнәгендә язмый. Алинә әңгәмәдәшен ача белә. Кешене сөйләтү ансат түгел, һәркем сиңа ачылырга әзер түгел. Минемчә, Алинә һәркемгә якынаю юлын таба ала. Яшь булуына карамастан, ул бүген укылучы һәм популяр журналистларның берсе булып санала.
Бүген татар теленең киләчәге турында сораулар туып торганда, без татар телендә камил сөйләшкән, телебезне үз телләре дип атаган, шулай ук татар булулары белән горурланган яшьләрнең иҗатын, хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләргә тиешбез. Бары тик аларга үсәргә булышкан очракта гына аларның эшләү теләге артыр».
Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин: «Алинә Айдарова бүген КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең IV курсында укый. Алинәнең беренче курска абитуриент булып килгәнен хәтерлим. Журналистика факультетына керер алдыннан ул инде тәҗрибә туплаган иҗатчы иде.
Алинә дәресләр барышында да, журналист буларак язмалар иҗат иткәндә дә, үз фикерен белдерергә курыкмый. Үҗәтлек, әрсезлек аның холкында чагыла. Әле яшь булуына карамастан, аның үз язу стиле, эшләү ысулы бар.
Безнең максат — татар журналистикасының киләчәге була алырдай белгечләр әзерләү. Татар журналистикасы татар теленең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Гаммәви чаралар ярдәмендә татар яшьләрен ана телләрендә аралашуга өндәп, аларга татар булуларын исләренә төшерергә була.
Журналистика факультетында укучылар арасында рус телендә язуны уңайлырак күрүчеләр юк түгел. Аларга үз фикерләрен нәкъ менә рус телендә укучыларга җиткерү җиңелрәк. Алинә татар телендә генә иҗат итүче өметле журналистларның берсе. Килешерсез, татар теленең авыр чорында без татар яшьләрен, татарча иҗат итүчеләрне барларга һәм алар белән тыгыз эш алып барырга тиеш».
Журналист Рузилә Мөхәммәтова: «Алинә Айдарова — интервьюлар остасы. Теләсә нинди сорауны уңайсызланмый бирергә журналист озак еллар өйрәнә, ә Алинә көтмәгән сорауны ситуациягә туры китереп, шалт итеп «маңгайга сугып» бирә ала.
Рәсем сәнгатендә беркатлы сәнгать (наивное искусство) дигән төр бар. Ул примитивлыктан башланган, әмма хәзер инде бу шактый киң колачлы кызыклы бер юнәлеш. Миңа калса, Алинә, аңлапмы-аңлап та бетермичәме, шушы беркатлы (наив) сәнгать үрнәген татар журналистикасына кертә. Бу һич кенә дә дилетантлык та, примитивлык та түгел, бу геройны ачу өчен кулланыла торган үзенчәлекле, «алинәчә» бер ысул».
ххх
Татар журналистларын төрле дәрәҗәле премияләргә тәкъдим итү, аларны төрле комиссияләргә кертү татар матбугатының авторитетын күтәрү өчен дә кирәк. Журналистлар нигезләмә буенча республикада гамәлгә куелган төрле премиягә үз кандидатураларын тәкъдим итә алса да, бу эшләнми. Чөнки журналистны «хезмәт күрсәтүче персонал» («обслуживающий персонал») итеп санау формалашты. Кемгәдер Тукай премиясе кирәкме, Илһам Шакиров премиясеме — матбугатта язылсын. Кемдер исем алмакчымы — газета-журналда рецензия кирәк. Журналист язарга тиеш. Язганы ошамый икән, үпкәләү китә. Премьералар тәнкыйтьләнсә дә үпкәлибез, икенче чакырмыйбыз. Журналистка карата хәзер, ни кызганыч, шундый мөнәсәбәт китте.
«Интертат» Җәлил премиясен чын мәгънәсендә яшьләргә биреп, премиянең «репутациясен» чистарту максатын да алга куя. Премияне яшьләр белән эшләүче картларга түгел, яшьләрнең үзләренә бирергә вакыт. Бу аларда җәмгыятькә ышаныч тудырыр иде һәм алар көнбатышка карап яшәмичә, милләт өчен биредә хезмәт итү турында уйларлар иде.
ххх
Җәлил исемендәге республика премиясе - шактый ябык шартларда билгеләнә торган премия. Премия бирү комитетында 24 кеше. Алар арасында Разил Вәлиев, Фәрит Бикчәнтәев, Резеда Әхиярова, Данил Салихов, Миләүшә Айтуганова һәм башкалар бар. Экспертлар юнәлешләр буенча бүленгәннәр. Журналистика юнәлеше буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова һәм «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова җаваплы.
Җәлил премиясе тарихында аны алган яшь журналист юк. Гәрчә премия гамәлгә куелган 1968 елда ук аның журналистика номинациясе булса да.
Әйтик, 2005 елда Рифат Фәттахов бу премияне «Татарстан» журналының баш мөхәррире буларак алган. Ләкин ул аны 39 яшендә «яшьләр арасында милли мәдәни мирасны (Рәшит Ваһапов иҗаты мисалында) пропагандалаган өчен» алган.
2011 елда премияне «балаларның хокукларын яклауга, һәнәри тәрбия бирүгә багышланган мәкаләләр өчен» «Ялкын» журналы алган.