Рафаил Хәкимов: «Үз-үзеңнән качып булмый икән - кызым һаман янымда кебек» | intertat.tatar

Рафаил Хәкимов: «Үз-үзеңнән качып булмый икән - кызым һаман янымда кебек»

Рафаил Хәкимов бүген Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында фәнни җитәкче булып эшли. «Татар-информ» хәбәрчесе Рафаил әфәнде белән аның шәхси тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләште.

«Ул вакытларда татарларны кимсеттеләр, шуңа улым татарча белми»

Зур эшчәнлек алып барасыз, Рафаил абый. Безнең тарих киләсе буыннарны кызыксындырыр микән — ул хакта да уйланасыздыр?

Әле менә сөйләшеп утырдык: яшьләр укымый. Заманасы үзгәрде. Без үзебезчә заманнан калышмаска тырышып, төрле роликлар да чыгардык, кыска мәкаләләр дә бастырдык. Менә хәзер дә китап язганда һәр теманы бер-ике биттә чагылдырырга тырышам. Шулай ук рәсемнәр ярдәмендә кешене кызыксындырырга була. Укучы башта рәсемнәргә күз ташлый, соңыннан гына укуга күчә.

Кызыксынуны уятыр өчен нишләргә кирәк?

Яшьләрнең нәрсәне һәм ничек күрергә теләвен аңларга кирәк. Кеше хәзер акча эшләргә омтыла. Бәлки, халыкның укырга вакыты да юктыр… Әмма вакытның җиткән чагы булмыйдыр ул. Зарланып утырасым килми: укучылар бар, китаплар да тарала. Төрле матбугат чаралары да бездән мәгълүмат сорап тара…

Болай сорыйм: сезнең оныкларыгыз бармы? Алар укыймы, кызыксынамы?

Бер оныгым бар, университет тәмамлады. Ул укымыйча булдыра алмый, чөнки укымышлы гаиләдә тәрбияләнгән. Әйтәм бит, тәрбиядән күбесе тора. Улым Искәндәр үзе фәнни юлны сайламады, күбрәк компьютерлар беләк кызыксына. Мин улыма беркайчан да: «Фән юлын сайла», — дип басым ясамадым. Аның сайлау хокукы бар иде. Басым ясарга кирәк дип санамыйм да. Минем әти дә бит: «Менә шушы юл белән генә бар», — дип кырт кисмәде. Әти: «Яхшы кеше бул», — дип кенә әйтә иде.

Улыгыз татарча сөйләшәме?

Улым татарча сөйләшми. Кече кызым Камилә бар иде. Менә ул өч телдә дә — татарча да, үзбәкчә дә, русча да рәхәтләнеп сөйләшә иде. Инглиз телен дә, француз телен дә әз-мәз белә иде. Ә менә улым татарча белеп бетерми… Ул Совет чорында үскән егет. Ул вакытларда татарларны кимсеттеләр бит, сеңлем. «Рус телен өйрәнегез», — диләр иде. Менә оныгым татарчаны әтисеннән яхшырак аңлый. Киленебез татар, ул да телне яхшы белә.

«Без Хәсән Туфан белән күршеләр идек»

Әтиегез Сибгат Хәким — зур шагыйрь һәм зур шәхес. Ә сезнең өчен ул беренче чиратта әти иде. Сибгат ага әти буларак нинди иде?

Кызык сорау. Әтинең орышканын хәтерләмим. Артык ачуланып: «Юк», — дип әйтми иде ул. Бәлки хәтта ул «юк» сүзен әйтә дә белмәгәндер. Аның: «Улым, түрә булма», — дигәнен хәтерлим. Бу аны васыяте иде. Бу нәрсә белән бәйле икән?.. «Түрә булгач, кешелеклелек югала», — дип әйтмәкче иде микән?! Мин үзем дә түрә булырга тырышмадым.

Минтимер Шәймиевнең киңәшчесе булып 16 ел эшләдем. Гомер буе шунда эшләгән кебек истә калган. Киңәшче булгач, акча белән эш итмәдем, хезмәткәрләрне бер вазифадан икенче вазифага күчермәдем. Без ул елларда өч киңәшче идек. Шуны әйтәсем килә: республикабызның юлына тәэсиребез булды. Хәзер генә барысы да үзгәрде, югалып бетте. Кем ярдәмчеләр хәзер? Сез дә белмисез, мин дә белмим. Безнең Аппарат та кечкенә иде, ә хәзер бөтен Кремль шулар белән тулды.

Әти иҗат белән шөгыльләнгәч, мин дә шул юлга тартылдым. Аның соңгы елларында аңа ярдәм иттем. Әмма миннән шагыйрь чыкмаячагын баштан ук аңлаган идем, шуңа күрә иҗатчы булырга тырышмадым.

Сибгат абыйның игътибары сезгә җитә идеме?

Әти белән еш кына бакчада икәү яши идек. Берничә көн генә түгел, айлар буе тора идек. Әти аз сүзле булды. Көненә иң күбе бер-ике җөмлә әйтә ала иде. «Аш ашасаң, яхшы булыр иде, әйе…» — дип әйтеп куяр иде, мәсәлән. «Пешер», — дип кенә әйтергә була бит, югыйсә. Әмма мин аның һәр сүзен аңлый белә идем.

Сез гаиләдә ничә бала үстегез?

Абыем бар иде, хәзер юк инде. Ул күбрәк шәһәрдә булырга яратты, ә менә мин, киресенчә, шәһәр читенә тартыла идем. Миңа әти беләк кызык иде. Әти кайвакыт, шигырь язганда, куркыныч итеп үкерә иде. Авыр эш эшләгән кебек: «Уф, уф, уф», — дип уфылдый иде.

Әниегез?

Әнием дә әйбәт кеше иде. Әнием кулак баласы була, 15 яшендә укырга дип җәяү Казанга килә. Шаккатам. Биредә танышлары да булмый — Ленин бакчасында төн уздырган ул. Әнием медицина училищесына укырга керә, тулай торакта яши. Алар әтием белән редакциядә танышалар — әнием шигырьләр китергән була, яратышып өйләнешәләр һәм матур яшиләр.

Әнием фельдшер булып эшләде. Әти дан казанган шагыйрь булса да, акчабыз күп булмады. Ул беркайчан да акча дип омтылмады. Әтиләр заманында кешеләр намуслы иде. Тормышка җитәрлек акча бар иде дип истә калган, әмма артыгы белән түгел. Кайвакыт иске чалбарларны әни янәдән тегеп, ямый иде. Заманасы да шундый иде аның. Әнием чисталыкны ярата иде, хәтта артыгы белән. Безне дә бәләкәй чактан чисталыкка өйрәттеләр. Әнием ашарга да тәмле пешерә иде.

Әтиегез төрле шәхесләр белән аралашкан, дус булгандыр?

Безнең күршедә генә Хәсән абый Туфан яши иде. Ул яшел кара белән яза иде — шуны хәтерлим. Беркайчан да түтәлләрдән чүп утамый иде. «Үскән икән, димәк, үсәргә тиеш», — ди иде. Аның чүбе, кычытканы үсә… Кызык, хәтта сукмагы да юк иде. Әти бик аз сүзле булса да, Хәсән абый белән сәгатьләр дәвамында сөйләшә ала иде. Мин ничек шулай сәгатьләр буена сөйләшә алуларына аптырый идем. Әле бит өстәвенә Хәсән абый да күп сөйләшүчеләрдән саналмады. Алар икәүләп урманга китеп югалалар иде. Аннан соң Гомәр Бәширов, Нәби Дәүлиләр дә бездән ерак яшәмәделәр. Шулай ук Муса Җәлил белән дә дус булган әти.

Хәсән абый белән нәрсә турында сөйләшкәннәр икән?

Хәсән абый 16 ел сөргендә булды бит. Әле без хәзер сезнең белән утырган бина урынында төрмә булган (Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты). Сөргенгә кадәр Хәсән ага шушы төрмәдә утырган. Ул Себердә көтү көткән булган. Анда бары тик сөт эчеп кенә исән калган ул. Ул елларда ачлык булган бит. Әлбәттә, төп темалары, уйлары татарның киләчәге, милләт язмышы иде.

Ничек соң татарның киләчәге?

Татар милләте, теле бетмәячәк. Аны берничек тә бетереп булмый! Руслашып бетү булмаячак. Без бу заманны узарга гына тиеш. Татарның, Татарстанның дәрәҗәсе үсте. 1990 елларны бүгенге көн белән чагыштырып булмый. Без хәзер алга киттек.

Сибгат абый бәхетле кеше идеме?

Бәхетле инде… Аны урамнан үткәндә таныйлар иде. Беренчедән, ул үз халкына хезмәт итте.

Башка каләмдәшләре белән чагыштырсак, аңа бәхет бер генә тапкыр елмаймаган: сөрмәгәннәр, сугыштан да әйләнеп кайткан. Фатих Кәримне алыйк, аны сөргәннәр, төрмәдән чыккан көнне ук ул сугышка китә, ләкин әйләнеп кайтмый.

Әти дә сугышта булган. Офицерлар курсында укыгач, рота командиры булган. Ул ике контузия алган. Аларның батальоныннан бары тик дүрт кеше генә исән калган. Бары тик әтинең соңгы елларында гына аның истәлекләрен барлый башладым.

Әтиегез пешерә идеме?

Фәкать бәрәңге генә пешерә белде. Һәм бәрәңге аның иң яраткан ризыгы иде. Әгәр бәрәңге ашамаса, тук булмады. 1937 елларда әтием Федосеевск урамындагы бер фатирда яшәгән. «Беркая да китмә!» — дигәннәр аңа. Ул елларны репрессия вакытлары бит. Әтием авылга кайтырга уйлаган, ләкин аңа рөхсәт итмәгәннәр. «Кайда гына булсаң да, табабыз», — дигәннәр. Бер ел әтием шунда утырган, беркая да чыкмаган. Дуслары, кесәләренә икмәк салып, төнлә генә — кеше күрмәгәндә генә аның янына килгән. Ә авылдан бәрәңге китергәннәр. Шулай итеп әти бер ел дәвамында бары тик икмәк һәм бәрәңге ашап яшәгән. Гази Кашаф әтиемә язмаларын, мәкаләләрен матбугатта бастырырга ярдәм иткән. Әлбәттә, ул язмалар әтиемнең исеменнән чыкмаган. Бу хакта да әти артык күп сөйләми иде, бары тик әни сүзләре бу.

Сибгат абыйны җирләгәндә кеше күп идеме?

Берсендә Мәскәүдә әтинең иҗат кичәсе узды. Зал шыгрым тулды, тамашачыларга утырырга урын да юк иде. Халык хәтта пыяла ишекне бәреп керде. Әдәбиятчылар йорты директоры: «Бездә мондый хәл беренче тапкыр», — дигән иде. Ул бу күренешкә шатлана иде, ә без ремонт ясыйсы булыр дип борчылган идек. Әтинең иҗатын яраттылар. Чәчәк белән сәхнә тулган иде. Шулай ук әтине җирләгән көнне дә чәчәкләр күп булды… Кеше белән урам тулды. Әтине югалту авыр булды, әлбәттә, әмма без бу кайгыга әзер идек тә кебек. Аны сакларга тырыштык… Бер тапкыр инфаркт булды, соңыннан тагын берәү. Өченчесенә түзә алмады. Әтинең үлүе кинәт булмады дип әйтәсем килә. Ул: «Мин теләгәнемне әйттем, яздым. Муса да үз теләгәнен әйтте, Туфан да… Ә менә Фатих Кәрим теләгәнен әйтергә өлгермәде», — дигән иде.

«Кызымның үлеме белән хәзер дә килешмим»

Сез сабырмы?

Минтимер Шәймиев белән эшләгән чаклар авыр булды: әллә каласың, әллә алып китәләр. «Без сине читлектә алып китәчәкбез», — дип Шәймиевка турыдан-туры әйткәннәр иде. Без анда бөтенебез дә эләгә идек бит. 1992 елларда Мари урманында, Ульяновск якларында гаскәрләр тора иде.

Хатыныгыз кайсы яктан, исеме ничек?

Үзбәк кызы Мәүлидә ул. Мәүлидә Ташкент консерваториясен тәмамлаган. Безнең яшь аермасы - ун ел. Ташкентка барып кулын сорадым, өч көн туй иттек. Аларда туйлар башка төрле үтә. Аннан соң Казанда яши башладык. Ташкентта да калырга була иде, чөнки ул елларда Ташкент зур шәһәр иде. Аннан соң, яшәргә урын да бар иде. Ә Казанда безнең торыр урыныбыз тиз арада булмады. Бераз вакыт үткәч кенә фатир бирелде. Хәзер инде менә утыз елдан артык гомер итәбез. Яратмасак, яшәмәс идек. Тормышта да төрле вакытлар була бит.

Әле өйләнгәнче, мине Мәскәүдә калдырырга телиләр иде. Хәтта Мәскәүдә миңа пар була алырдай бер туташ та тапканнар иде. «Фатир бар, әйдә кал», — диделәр. Башта Мәскәү университетында укытырга тәкъдим иттеләр. Әле өстәвенә «Физтех»ка бара ала идем. Минем өчен бу бик яхшы тәкъдим иде. Әмма минем тәрбиям башка — татарлардан аерыла алмадым. Миңа Мәскәү татарлары да үзебезнең Казан татарлары кебек түгел иде. Урыным Казанда иде. Әти дә гомер буе, мин дә: «Татарстанны күтәрергә кирәк», — дип яшәдек. Бу шулай ук әтинең васыяте иде.

Кызыгыз Камилә юл һәлакәтендә үлде…

Минем өчен бу бик авыр (Рафаил абый кинәт үзгәрде). Ул көнне онытып булмый. Хатыным хәбәр итте миңа… Йөрергә уңайлы булсын өчен, кыйммәтле «Лексус» машинасын алып биргән идем. Кая да булса ашыккандыр…

Ышанасы килмәгәндер?

Аңа һаман да ышанып булмый. Камилә университетта эшли башлаган иде, аның үз курсы булды. Унлап лекция укыгандыр… Мин бик шатлана идем. Кызымны искә алмаган вакытым юк. Урманда йөргәндә дә аны уйлыйм, һәр нәрсә аны хәтерләтә. Эштә булганда, кеше керсә генә бераз онытылам. Өйгә кайтсам, ялгыз йөрсәм, уйларымда бары тик ул гына. Казаннан китәргә дә уйлаган идем, бәлки җиңелрәк булыр, дидем. Юк, үз-үзеңнән качып булмый икән. Ул һаман да янымда кебек… Бик авыр. Кыз бала бит ул! Ул безнең нәселнеке иде, хәтта Камиләнең кайбер авырулары да әтинеке кебек иде. Анда татарлык та көчле иде!

Ул кайда җирләнде?

Бабасы янында. Сибгат Хәким, Мөршидә Хәкимова һәм Камилә Хәкимова… Алар янына йөрим. Камилә киткәч, 1-2 ел үземне кулга ала алмадым. Мин әле һаман да килешмим… Хәтта Аллаһка да ышанычым бетте. Элек тә әллә ни ышанып бетми идем. Коръәнне дә берничә мәртәбә укып чыктым… Фаҗигадән соң ике еллап үткәч кенә аякка бастым, хәлгә керә башладым.

Ул хастаханәгә барып җитмәдеме?..

Ул ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә исән түгел иде инде. Тимергә килеп бәрелгән иде. Шушы тимер аның аякларын кискән… Күп кан югалтып, кызым китеп барды.

«Икенчел роль башкаручы булып чыгыш ясый идем»

Эштән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсез, Рафаил абый?

Эшлим (көлә). Эшем тәмамланса, китап язарга утырам. Арысам, талсам, урманга чыгарга яратам. Без урманнан ерак тормыйбыз. Зур булмаган йортыбыз бар. Артык зур кирәкми дә, кешегә күпме генә җитә?!. Әле өй карап йөргәндә, Шәймиев үзе: «Менә бу йорт сиңа булырга тиеш», — дигән иде. Әйбәт кеше ул! Миндә яхта бар иде, хәзер генә череде. Хәзер менә яңаны алырга планлаштырам.

Театрларга йөрисезме?

Соңгы елларда юк. Элек еш йөри идем, теләк сүрелде. Студент чакта Опера театрына акча эшләргә дип йөрдем, бөтен операларны да сәхнә артыннан карап чыктым. Статист, ягъни икенчел роль башкаручы булып чыгыш ясый идем. Я кылыч белән басып тора идем, я тагын нәрсә… Акча җитми иде, шуңа күрә бардым. Бер чыгышка бер тәңкә түлиләр иде. Шул акча бер тапкыр утырып ашарга җитә иде.

Маллар тотмыйсызмы?

Тотмыйбыз алай. Минтимер Шәймиев тавыклар тота. Аның базы да бар. Берсендә Шәймиев ишегалдына килде дә: «Синең базың кайда соң? Бәрәңгене кайда тотасың?» — ди. Мин бәрәңгене кибеттән генә алам шул. Әз-әзләп аласың да әшәкеләнми ул. Студент чакта күп итеп ала идем. Чери башласалар, бәрәңгене майда кыздыра идем дә катыра идем.

Йортны Шәймиев бүләк иттеме?

Юк, бүләк түгел, түләтте. 17 мең доллар иде бәясе. Бурычка да кердем, әмма тиз арада ябарга тырыштым. Ике эштә эшли идем, аннан соң бер проектым да бар иде.

Ул вакытларда бу акча күп идеме?

Ул елларда рубль хакы да Аллаһка шөкер иде. Хәзер чагыштыру авыр.

«Мине куган кеше булмады»

Сез директор вазифасыннан үзегез киттегезме, төшерделәрме?

Закон буенча үзем киттем. Әлбәттә, мине куган кеше булмады. Биредә ыгы-зыгы китте… Хәзер менә Радик Римович директор булды. Ул нинди юл белән баруыбызны да белә. Яхшы җитәкче дә булырга кирәк бит әле. Начар кеше булса, фәнни коллектив өчен бу бик зур бәла була. Дамир Исхаков директор булган иде бездә. Әкәмәәәт, ничек котылырга белмәдек. Бутап йөрде, минем өстән шикаятьләр язды. «Мин тарихчы, шуңа мин директор булырга тиешмен. Хәкимов тарихчы түгел», — дия иде. Мин аны бүлек мөдире итеп тә куеп карадым, әмма ул кеше белән эшли алмый, талаша.

Әйе, мин белеме буенча физик. Әмма Шәймиев: «Безгә үзебезнең тарих кирәк. Син Тарих институтына директор булып барасың», — диде. «Гафу итегез, Минтимер Шәрипович, мин белемем буенча физик», — дип җавап кайтардым. Аннан соң киңәшче буларак та эшем муеннан иде, баш күтәрми эшли идем. «Юк, син барасың, үзебезнең тарих кирәк», — дип, бармагы белән өстәлгә сукты Шәймиев. Кушкач, ризалаштым.

Институтның уңышлары булса, “мин-мин” диючеләр күбәя. «Өлешләрнең күбесе минеке», — диләр. Кемнәрдер: «Хәкимов институтта булмый да, кайдадыр йөри», — дип сөйләде. Аларча, директор иртәдән кичкә кадәр эштә утырырга тиеш. Идарә мәсьәләләре белән күп шөгыльләндем, лекцияләр укыдым. Шуңа күрә җитәкчелек итү миңа авыр бирелмәде.

Укытучы буларак сез кырыс, таләпчәнме?

Мин үз эшемне яраттым. Укучыларның берсен дә мәҗбүри тотмадым. Теләмиләр икән, йөрмиләр. Әгәр укучы «өчле»гә дә риза икән, «өчле» куя идем. Мәсәлән, мин хирургларны укытсам, башкача булыр иде. Ә монда алай түгел. Хезмәтемдә «Идарә» курсы кирәк булачак дип уйласаң, укырга була. Миңа: «Син йомшак», — диләр иде. Юк, мин йомшак түгел, ләкин мин кешегә кычкырмыйм, авыр сүз әйтмим. Кешене кычкырып кына барыбер эшләтеп булмый. Бер бүлектә егет эшли иде: «Мин план буенча гына эшлим, аннан артык бернәрсә дә эшләмим», — ди иде. Вакыт уза, аның коллегалары китаплар бастыра… Бер мәлне карыйм: бу егетнең дә бер-ике китабы чыга. Югыйсә, ул бит план буенча гына эшлим дигән иде. Кешедә көрәшү булганда, алга китеш була.

Хәзер укыту теләге юкмы?

Болай да эш күп. Аннан соң студентлар да үзгәрде, аларның кызыксынулары кимеде, укытучыларның дәрәҗәсе төште. Безнең вакытларда, начар укысак та, бу дәрәҗәдә начар түгел идек. Дорфалар… Ничек алар укырга кергән?! Теләк булмаса, нәрсә дип йөрисең син?! Шундыйларны күргәч, укыту теләге үзеннән-үзе юкка чыга. 5-6 кеше табылыр, шулар өчен генә дип укытасың. Казан университеты та бик бозылды, аны күрә дә алмыйм. Гафуровны да яхшы беләм, анда эшләүчеләрнең кайберләре хәтта дуслар да. Ә күңел…

Уку кыйммәтләнә, бюджет урыннары юк…

Анысын, гомумән, аңлый алмыйм! Күп еллар Гарвард, Стэнфорд университетлары белән эшләдем. Кембридж белән бер китап чыгардым. Бу университетларны белгәч, безнекеләрне күрсәм, мин гарьләнәм, күңелем кайта. Элегрәк Казан университеты белән горурлана идем. Хәзер… Алар бөтен яктан да артта кала. Мин санап киткән уку йортларында «акча, акча…» дигән нәрсә юк. Ә бездә, дөньясын онытып, акча дип мавыгалар, акчага ташланалар.

Институтта аспирантлар күпме?

Тарих институтында аспирантлар күп түгел. Тикшерүчеләр йөдәтә иде, кәгазьләр артыгы белән күбәеп киткән иде. Шуңа күрә аларны киметтек. Безнең үзебезнең Докторлар советы да бар иде, аны да яптык, чөнки шымчылар күбәйде. Бертуктаусыз прокуратурага яздылар. Хәтта прокурор үзе дә: «Сезнең өстән күпме язганнарын белсәгез…» — дигән иде. Берсендә 132 сум өчен зур тикшерү булдырдылар. Кемдер командировкага барган да бер көнне, мәсәлән, 86 сум түләгән, ә икенче көнне — 132 сум. Нигә аермасы бар?.. «Бу акча кая киткән?!» — дип гаепләделәр. Ижевск шәһәрендә булды бу. Прокуратура, хат язып, белеште. Барысы да дөрес булып чыкты: кунакханәдә эш көнендә бер бәя, ә ял көннәрендә икенче хаклар икән. Шул 132 сум өчен… Монда миллиардлар урлыйлар!

Милли институт ачу турында уйлаганыгыз бармы?

Уйлаганым булды, үземчә тырышып та карадым. Булмады… Бәлки Рөстәм Миңнеханов булдырыр. Фатыйх Сәүбәнович (1990-1996 елларда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры — ТИ) Авыл хуҗалыгы институтында тырыша. Милли институт кирәк. Һәр фән дә татарча укытылмаска да мөмкин. Мәсәлән, физика фәнен татарча укыту кирәкмәс.

Сезнең эшегезне дәвам итүчеләр күренәме?

«Менә алар бездән соң килеп, дәвам итәр», — дип алданасың. Мәсәлән, Рамил Хәйретдиновка, Айрат Ситдыйковларга ышандым... Алар университетта эшләгәч, булдырабыз дип уйлагандыр. Ә баксаң, безнең рейтинг күтәрелә, ә аларныкы төшеп бара. Дусларга да мин бик шикләнеп карыйм. Күршеләрем әйбәт, Аллаһка шөкер.

«Аерылуда ике кеше дә гаепле буладыр»

Мәүлидә ханым белән аермагыз 10 ел. Сез, димәк, соңарып өйләнгәнсез?

Өйләнгәндә 30 тулган иде инде. Мәүлидә — икенче хатыным. Беренче хатыным инде үлде. Улым Искәндәр беренче хатынымнан.

Нигә аерылдыгыз?

Аерылуда ике кеше дә гаепле буладыр. Кем гаепле дип әйтә алмыйм. Бер 15-20 ел элек бәлки мин сезгә сәбәбен әйткән дә булыр идем. Хәзер әйтә алмыйм. Мин — аны, ул мине гаепләде. Ул вакытта мин яшь идем, акча да чамалап кына иде, ә хатынга акча кирәк. Соңрак яшәргә урын да булды, югыйсә. Юктан гына талашулар, бер-береңне аңламау, мәгънәсез бәхәсләшүләр… Гаиләдән мин чыгып киттем. Әмма моңа кадәр ул ничә тапкыр: «Аерылыйк», — диде. Башта аерыласым килмәде, соңгы чиккә кадәр чыдадым. «Барысы да әйбәтләнеп китәр, бергә торырга кирәк», — дидем. Әмма соңыннан өметләрем өзелде.

Димәк, Мәүлидә апа үзенең бердәнбер баласын җирләгән?..

Гаиләдә ничә бала булуы күбрәк хатын-кыздан тора. Әйе, Мәүлидәнең хәзер баласы юк. Искәндәр, оныгым безгә килеп йөри. Оныгым хәзер Мәскәүдә эшли. Англиядә дә яшәде. Мәскәүдә яшәп калыр дип куркам хәзер. Казанга кайтырга кирәк.

Мәүлидә апа тагын бер бала тапмаганына үкенгәндер?

Хәзер шулайдыр инде…

Ни ул «бәхет», уйланыгыз әле.

Пушкинның бер җөмләсе бар: «На свете счастья нет, а есть покой и воля». Тынычлыгым юк, ә ирек әлегә сүнмәгән. Менә язарга берни калмаса, фикерләрем булмаса, ирек тә бетәчәк. Хәзер язган китабым тәмамлангач, тагын нәрсә эшләрмен икән дип уйлыйм. Бәлки истәлекләргә тукталырмын.