Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе»н Айдар Галимов, Элвин Грей яклый: «Алыгыз кулларыгызны Миләүшәдән!»

news_top_970_100
«Башкорт хуҗабикәсе»н Айдар Галимов, Элвин Грей яклый: «Алыгыз кулларыгызны Миләүшәдән!»
социаль челтәрләр

Бу көннәрдә интернет киңлекләрендә «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламованы яклау «акция»cе бара. Башкортстан һәм Татарстан блогерлары Миләүшәгә теләктәшлек белдергән, дип язган идек. Бу яклау чараларына популяр җырчылар да кушылды.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов үзенең сәхифәсендә мондый эчтәлектәге пост урнаштырды:

«Төрле сәбәпләр аркасында соңгы арада интернетны карау мөмкинлегем булмады, шуңа күрә кайбер вакыйгалар турында соңга калып белергә туры килә. «Башкорт хуҗабикәсе» тирәсендә шундый хәлләр майтарылуы һәм аларның шулай тиз куеруына шаккаттым.

Миләүшә – бик талантлы, ихлас, шәфкатьле, үз эшен яратып башкаручы кеше. Иҗат процессы гадиләрдән түгел. Һәр көн саен нәрсә дә булса уйлап чыгарып төшерү, чыннан да, иҗат процессы бит. Беләсезме нәрсәгә ачуым килде: хатын-кызга янауларына, бу инде хокук рамкаларыннан читкә чыга.

Без бөтен нәрсәне бер калыпка салырга тырышабыз, барысы да команда буенча барырга тиеш, дигән фикер белән яшибез. Совет чорында «Свободу Анджеле Дэвис!» дигән бер девиз бар иде. Бу юлы мин үземнән болай дип өстим: «Башкорт хуҗабикәсе»ннән кулларыгызны алыгыз!» Менә минем позициям.

Миләүшә, сиңа сабырлык, көч телим. Боларны үткәреп җибәреп, ниндидер нәтиҗәләргә килергә һәм алга таба барырга. Чөнки күпләр моны көтә. Без синең белән, шуны бел! Алга!» – дигән Айдар Галимов.

Кичә Элвин Грей да сторисларында: «Миләүшә, сиңа хейтерларың ташлана икән, димәк, син – шәхес! Һөҗүмне кабул итәргә өйрән, тукталып калма! Бары тик алга, мин синең белән!» – дип язган иде.

Быел Миләүшә Шәйхисламова башкорт һәм татар эстрадасы артистлары белән «Йолдыз белән бер көн» дигән проект та төшерә башлаган иде. «Башкорт хуҗабикәсе» Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев, Данир Сабиров, Рамил Шәрәпов һәм башкалар белән видеолар чыгарды. Әлеге рубрикасында блогер җырчылардан интервью ала. Мәсәлән, «подписчиклары» блогер белән әңгәмәсе вакытында Айдар Галимовның элекке десантчы булуын, 30 тапкыр парашюттан сикерүен, Әстерхан өлкәсендә карбызлар урлавын һәм башка кызыклы фактларны белде.

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова тирәсендә тавыш «Курай» музыкаль каналы җитәкчесе, журналист Рита Өметбаеваның блогерның күкрәкләре зурлыгын «савытка салу» юлы белән үлчәгән видеосын тәнкыйтьләп чыкканнан соң купкан иде. Әлеге постны башка массакүләм мәгълүмат чаралары да алып куйды. Блогер үксеп елый-елый, үзен түбәнсетүләре, шушы язмалар нәтиҗәсендә, үзенә һәм гаиләсенә таныш түгел кешеләр янавын сөйләде.

Бу хәлләрдән соң блогер үзенең нәрсә дә булса төшерергә көче һәм теләге булмавы турында әйткән иде. Шул көннән бирле Миләүшәнең сторисларга чыкканы юк. Әмма блогер социаль челтәрләрне актив күзәтә, үзенә теләктәшлек белдергән кешеләргә рәхмәт әйтеп, комментарийлар калдыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100