Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара

“Интертат”та #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафонының яңа атнасына аяк бастык. Җиде катнашучы тәҗрибәле табиб киңәшләренә таянып туклану рационы төзи, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. “Яңа елга – яшәреп” марафонының нәтиҗәсе күз алдында: марафончылар арасында ябыгучылар да бар, кайберәүләр үзләрендә уңай якка үзгәрешләр тоя. 

news_top_970_100
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара

17-23 декабрьгә табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйровадан @doctor_kadirova марафонда катнашучылар өчен биремнәр әзерләде. Җиде марафончы – Зилә МәүлинаМөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров һәм "Казан егетләре" төркеме солистлары табиб киңәшләрен “Интертат” сайтында һәм социаль челтәрләрдә карап, үтәп бара. 

Яңа атна дәвамында алар кеше организмы өчен майларның әһәмиятен өйрәнәчәк.

Организмга майлар җитмәгән очракта баш мие, нерв системасы зыян күрә

Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, безнең һәр күзәнәгебез майлардан төзелгән. Җенес органнары, баш мие, аяклар, тире һәм йөрәкнең күзәнәкләре барысы да майлардан тора. Майлар ярдәмендә күп кенә стероид-гормоннар да ясала. 



- Безнең дөрес туклану рационында майның әһәмияте бик зур. Күпләрнең күзәнәкләре һәм гормональ системасы дөрес эшләми. Шуның өчен көн дәвамында һәркемнең менюсында майлар күп булырга тиеш. Майлар глюкоза кебек энергия бирергә мөмкин һәм ул бик озакка җитә. Андый кеше үзен көчле хис итә, сәламәтлеге дә яхшы була. 

Майларның төп функцияләре: запас энергия чыганагы, җылы саклагыч, су чыганагы. Майлар күзәнәк һәм тукымалар составына керә, организмның нормаль үсеше, матдәләр алмашы, кан тамырларның дөрес эшләвен тәэмин итә. 

Майлар ярдәмендә ашказаны җәрәхәте тизрәк төзәлә, организмның чирләргә каршы торучанлыгы арта һәм иммунитеты ныгый, нерв системасы тынычлана, күзәнәкләрнең яңаруы күзәтелә. Майлар - баш мие һәм нерв системасы эшчәнлегенең нигезе булып тора. Баш мие күзәнәкләре эшчәнлегендә нейроннар челтәре буенча күчә торган электр импульслары тора. Нейронның тышчасы миелиннан – хайван майларыннан тора. Безнең организмга майлар җитмәгән очракта барысы да зыян күрә: баш мие, нерв системасы, мускуллар хәрәкәте, - диде табиб.

Йөкле хатын-кызлар өчен майлар бик мөһим, чөнки алар баланың баш мие үсеше өчен кирәк.

  • Майлар (триглицеридлар) - CН 12ОСОR—СНОСОR—СН2ОСОR, тулы эфир һәм бер нигезле май кислоталары (триглицеридлар) катнашмаларыннан торган табигый органик матдәләр. Аларның составында витаминнар (А, D, Е), фосфатидлар, аксымнар, минераль тозлар, су бар. 


Марафонда катнашучылар өчен табиб Энҗе Кадыйровадан 17-23 декабрьгә биремнәр

Көнбагыш маен чыгарып ташлагыз!

- Хайван һәм үсемлек майлары була. Майларның сыек, каты, табигый һәм башка төрләре билгеле. Икесе дә рационда тигез күләмдә булырга тиеш. Үсемлек мае көнбагышныкы булырга тиеш түгел, аларны гомумән өйдән чыгарып ташлагыз. Марафон дәвамында кулланмыйбыз. Үзегез үстергән көнбагыштан сыгылган майларны гына калдырырга була. Аны да чамасын белеп, аз күләмдә генә кулланырга рөхсәт ителә.

Майлар салкын ысул белән сыгылган булырга тиеш!

- Бары тик чикләвек (әстерхан, кедр, миндаль, кокос) мае кулланырга киңәш итәм. Алар аксымнар һәм В группасы витаминнарына бай. Зәйтүн, авокадо майларын да рационга кертә аласыз, тик алар салкын ысул (холодный отжим) белән сыгылган булсын. Үсемлек майларын кипкән (җитен, киндер майлар), ярымкипкән (көнбагыш майлар), кипмәгән (пальма майлары) төрләре була.



  • Иртә белән әстерхан чикләвеге маен куллану гомерне якынча биш елга озынайта. Калифорния галимнәре шундый көтелмәгән нәтиҗәгә килгән. Алар фикеренчә, бу май йөрәк һәм кан тамырларын холестеринның зарарлы тәэсиреннән саклый. Уңай үзгәрешләр сизү өчен атнага ике тапкыр бер бал кашыгы әстерхан чикләвеге маен эчеп җибәрү җитә. 

Зәйтүн мае составында организмга кирәкле омега-6 май кислотасы, Е, А, D һәм К витаминнары бар. Омега-6 кислотасы атеросклероз, йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтә. Артроз, остеохондроз, шикәр диабетын, экзема, бавыр, ашказаны авыруларын дәвалый. Зәйтүн маен организм бик җиңел үзләштерә.



Өй шартларында ясалган майлар кулланырга кирәк!

- Безнең гормоннар хайван майлары ярдәмендә төзелә. Үсемлек майлары күбесенчә антиоксидант булып кына торалар. Ат, каз, үрдәк, тавык, сарык (курдюк), куян, өй шартларында ясалган атланмай һәркемнең рационында булырга тиеш. Кибеттән сатып алынган сыйфатсыз майлы ит һәм субпродуктлар, сөт ризыклары (каймак, атланмай, сыр, эремчек) белән организмга эләгә торган майлы кислоталар атеросклероз, гипертония, инфаркт һәм инсульт, бавыр, сары, ашказаны асты бизе авырулары үсешенә тәэсир итә. Шуның өчен өй шартларында ясалган табигый продуктларга өстенлек бирегез.  

 
  • "Яңа елга - яшәреп" марафончылары хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге махсус төркемдә уртаклаша. 

#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый  

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала   

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100