“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя
Кеше яшәешенең мөһим факторларының берсе булганга күрә, туклану һәм актив тормыш алып бару мәсьәләсенә дөнья күләмендә җитди игътибар бирелә. “Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Аның максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт туклану режимына күчерү, актив тормыш алып баруга өндәү.
5 декабрьдән башлап 21 көн дәвамында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова марафончыларга организмны чистарту һәм дөрес туклану турында киңәшләр биреп бара. Катнашучылар шул биремнәрне үти.
Табиб киңәшләрен төгәл башкаручылар арасында “Интертат” укучылары Зилә Мәүлина, Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова һәм Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары бар. Һәр көн саен алар үзләрендә уңай үзгәрешләр сизә: артык авырлыктан, токсиннардан, организмга зарар китерүче матдәләрдән арына.
Актив марафончы Зилә Мәүлина дөрес тукланырга тырыша, табиб киңәшләрен төгәл үти.
- Зилә Мәүлина, 47 яшь. Чыгышы белән Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылыннан, озак еллар Саба районы Байлар Сабасында яшәгән һәм эшләгән. Бүгенге көндә ике кызы белән Казанда гомер кичерә.
Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, көндәлек туклануда су җитмәгән очракта кешенең организмы азыктагы минералларны үзләштерә алмый. Шуңа күрә организмда май катламы туплана, гәүдә авырлыгы арта.
Су эчүне арттыру юлы белән гәүдә авырлыгын киметергә теләүчеләргә көнлек туклануны витаминнар һәм минераллар белән баетырга киңәш итәм, ди табиб.
Кеше организмының 70-80 проценты судан тора. Билгеле булганча, судан башка организмның күп кенә функцияләре эшли алмый. Су тән температурасын көйләргә, организмны чистартырга, аны туклыклы матдәләр белән баетырга, күзәнәкләргә глюкоза җиткерергә сәләтле. Ул матдәләр алмашын яхшырта, баш мие һәм нерв системасы эшчәнлеген көйли, ашкайнату системасын җайга сала, иммунитетны ныгыта, организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара һәм бит тиресе белән чәчләргә уңай йогынты ясый.
Галимнәр әйтүенчә, кеше тәүлегенә 2-3 литр су эчә ала. Организм тәүлек дәвамында 2,5 литр су югалта. Табиблар якынча 1,5 литр сыеклыкны яшелчә һәм җиләк-җимештән, аш һәм башка продуктлардан алырга киңәш итә.
- ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, иң чиста су Финляндиядә булуы ачыкланган. Бу өйрәнүләрдә барлыгы 122 ил катнашкан.
Күпләр суны кайнатып эчү яклы. Ә бит болай эшләгәндә аның файдалы үзлекләре югала. Су составында бары тик авыр металлар, нитратлар һәм пестицидлар гына кала. Моннан тыш, файдалы саналган кальций, магний тозлары күләме кимергә мөмкин.
Кайбер белгечләр ашкайнату процессы вакытында тозлар бүленеп чыгуы хакында әйтә. Алар организмда буыннар ялкынсынуы һәм бөердә ташлар барлыкка китерергә мөмкин. Сәламәтлеккә зыян китермәс өчен, суны 10-15 минуттан озаграк кайнатырга киңәш ителми.
Артык кайнар су ашказаны асты бизе авыруы - панкреатитка һәм эчәклектә җәрәхәт авыруларына китерә. Кайнамаган һәм кайнаган суны бергә кушып эчәргә ярамый, бу организм өчен зыянлы катнашма. Нәтиҗәдә организм картая, бөерләр һәм бавырга зыян килә.
Суны эчү вакыты да әһәмияткә ия. Иртән йокыдан торгач ике стакан су эчү организмны уятып җибәрә, актив эшчәнлеккә көйли. Ашар алдыннан эчелгән бер стакан су ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
- Гастрольләр, ерак юллар ардыра. Алардан соң табигатьтә ял итәсе, вакытны файдалы һәм актив үткәрәсе килә. Үзеңне карарга, физкультура белән ныклап шөгыльләнергә дә вакыт табарга кирәк. Без һәр спорт төрен дә үз итәбез, буш вакытта шөгыльләнергә фитнес залга йөрибез. Кыш көне иң актуаль спорт төре – чаңгы шуу. Атна ахырында егетләр белән чаңгыда шуарга җыенабыз, - ди алар.
Актив ял һәм спорт кешенең сәламәтлеген ныгыта, организмның барлык системасына – сулыш, иммун, йөрәк-кан тамырлары, гормональ үсешкә йогынты ясый. Спорт төрләре арасында сәламәтләндерү ягыннан саф һавада уза торганнары аеруча нәтиҗәле булып тора. Треккинг, тау туризмы, велосипедта йөрү, рафтинг, снубордлар һәм чаңгыда шуу популяр. Бу - якты хисләр дә, эстетик ләззәт тә, физик активлык та, организмны озак вакыт тонуста тоту да.
- Кайбер галимнәр чаңгы спорты таш гасырда барлыкка килгән дип фаразлый. Борынгы кыяларда чаңгычы рәсемнәре очраган. Тарихи чыганаклар Себер, Урал, Алтайда яшәүче халыкларның безнең эрага кадәр үк чаңгы файдалануы турында сөйли. Бу спорт төре палеолит чоры ахырында, ягъни 15-20 мең еллар элек уйлап табылган. Беренче чаңгылар хайваннар сөягеннән ясалган, аякка аларны каеш белән эләктереп куйганнар. Беренче чаңгы ярышларының Норвегиядә 1767 елда узуы билгеле.
Чаңгыда шуу сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Кәеф күтәрелә, буыннар языла, йөрәк-кан тамырлары кислород белән күбрәк туена. Шул ук вакытта организмда җыелган зарарлы матдәләр - шлак һәм токсиннар бетә. Тире матурлана, нерв системасы ныгый, иммунитет арта.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, гипертония авыруы вакытында чаңгыда йөрү файдалы. Кан басымы җайга салына. Чаңгыда йөрү гәүдә авырлыгын киметергә ярдәм итә. Бер сәгать чаңгыда йөреп якынча 600 калорияне югалтырга мөмкин. Моның өчен атнага 3-4 тапкыр шөгыльләнергә киңәш ителә.
Шулай ук чаңгыда шуу үпкә юллары авыруларын кисәтә, организмны ныгыта. Чаңгының файдасын күрү өчен, атнасына кимендә 150 минут йөрергә кирәк. Яңа гына чаңгыга басучыларга - көненә 10 минут.
Йөрәк яки үпкә авырулары булган кешеләргә чаңгыда йөрү киңәш ителми. Шулай ук хәрәкәт итү аппараты яки умыртка баганасы авыртуы күзәтелгәндә чаңгыга басу тыела. Йөкле хатын-кызлар да чаңгыдан баш тартырга тиеш.
- Чаңгыда шуу “ландшафтотерапия” дигән төшенчә белән бәйле. Бу термин табигатьтә физик күнегүләр ярдәмендә кеше организмын дәвалау һәм ныгыту дигәнне аңлата.
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле
“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез