Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» «кайнар элемтә»се: өлешчә мобилизация сорауларына юрист җавабы – икенче өлеш

«Интертат» өлешчә мобилизациягә кагылышлы сораулары булган кешеләр өчен «кайнар элемтә» ачкан иде. Икенче өлеш сорауларга юристлар ассоциациясе әгъзасы, Yalilov & Partners юридик фирмасы партнеры юристы Гөлнара Беглова белән берлектә җаваплар тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Интертат» «кайнар элемтә»се: өлешчә мобилизация сорауларына юрист җавабы – икенче өлеш
Энҗе Габдуллина

Сорауларга җавап – беренче өлеш

Иремнең умырткасында 4 бүсер, алар инде 7 мм үскән, шуның өстенә ашказанында язва иде. Ә военкомат хәрби билетын алып калды. Безгә нишләргә хәзер? Аны алып китәләрме инде? Хәрби билетны нигә алып калалар икән?

Юрист җавабы:

Әгәр дә повестка килгән, военкоматка чакырганнар икән, син үзең белән хәрби билетыңны алып барырга тиешсең. Ул алып килергә тиешле документлар исемлегендә бар. Бу сораудан нәрсә өчен алып калганнарын аңлап булмый. Бәлки, ул мобилизацияләнергә тиешле кешеләр исемлегенә кергән, ләкин әлегә җибәрми торганнардыр. Һәм хәрби билетны, кулында калмасын дип, алып калганнар. Тормыш иптәшегезгә: «Син өлешчә мобилизациягә эләктең, сине фәлән-фәлән көнне алып китәбез, тик әлегә өеңдә бул», – дигән булсалар, бу очракта хәрби билетны алып калырга мөмкиннәр, чөнки ул мобилизацияләнгән булып санала.

Әгәр дә ул мобилизациягә эләкмәгән, исемлеккә кермәгән, военкоматка бары кеше барлау өчен генә барган булган икән, бу очракта хәрби билетны алып калырга тиеш түгелләр. «Без сине барладык кына, әле барасыңмы, бармыйсыңмы – анысы билгеле түгел», – дисәләр, ул чакта хәрби билетны алып кала алмыйлар.

Ә сәламәтлек буенча 2013 елның 4 июлендә расланган 565нче номерлы хөкүмәт карары бар. Анда бөтен авырулар, нинди авыру булганда нинди категория тиеш булуы күрсәтелгән. Шушы норматив актны укып, сезнең ситуациягә туры килү-килмәвен, табиб комиссиясен таләп итү очракларын карый аласыз.

Гомумән, тормыш иптәшләрегезнең, туганнарыгызның җитди авырулары, җәрәхәтләре бар һәм аларны барыбер алып киткәннәр икән, табиб комиссиясен таләп итәргә кирәк. Кулыгызда документларыгыз бар икән, аларның копияләрен үзегез белән алыгыз, кайберсен өегездә калдырыгыз. Табиб комиссиясе вакытында ул документлар бик кирәк булачак.

Табиб комиссиясен бөтен кешегә дә үткәрергә тиешләр. Сәламәтлек ягыннан махсус операциягә җибәрергә яраклымы, юкмы икәнен расламыйча, җибәрергә тиеш түгелләр.

Минем малайның күзе ерактан бернәрсә күрми. Армиядә вакытта «тычкан чире» белән авыртты, ул да сәламәтлегенә бик каты бәрде. Кайсы көнне билен тотып егыла иде. Анда киткәч, санчастьтә булды, йөрәк каты типте, дарулар эчерттеләр, берсе дә учетка берми. Үзе безгә әйтә, тик бер кешегә зарланмый шунда, барыбер бернәрсә дә булмый, ди. Мин – әни кеше, кайгырып, хәзер үзем беттем. Атасы 3 ай элек йөрәккә операция ясатты, ул хәл эчендә...

Юрист җавабы:

Сәламәтлек буенча булган проблемаларны табиб комиссиясендә әйтергә кирәк. Документлар булса, аларны күрсәтегез. Табиблар ул документларга күз йома алмый, ул аларны расларга тиеш. Ул авыру нинди дәрәҗәдә, көчәйгәнме, дәвалану ярдәм иткәнме – һәммәсен карарга тиешләр. Военкоматтан табиб комиссиясе таләп итәргә кирәк.

Иремнең хәрби билетында «водитель» дип язылган. Ул химик гаскәрләрдә хезмәт иткән. Ә военкоматта аны «стрелок» дип язганнар. Нигә шулай язалар? Бу – дөресме?

Юрист җавабы:

Әлбәттә, бу – дөрес түгел. Ни өчен шулай язалар? Без моның турында телевизордан да күп тыңлыйбыз, Оборона министрлыгы да: «Беренче чиратта «стрелок»ларны җыябыз», – ди. Чөнки «стрелок»лар җитеп бетми, шулай ук артиллерия кирәк аларга.

«Стрелок»лар җитеп бетмәгәч, бәлки, военкоматлар ягыннан шундый хокук бозулар бардыр, һәм алар «стрелок» булмаганнарны да «стрелок» дип язалардыр. Сез прокуратурага «Госуслуги» аша шикаятьләр яза аласыз. Шикаятькә хәрби билет копиясен беркетергә кирәк.

Тик «стрелок»лар гына алына, химик гаскәрләрдә хезмәт иткән кешеләр алынмый, дигән норматив акт та юк. Бары Оборона министрлыгы үзе шулай куйган: алар беренче чиратта «стрелок»ларны җыялар. Тик бу – башка кешеләрне алмыйбыз, дигән сүз түгел. Бәлки, ул башка критерийлар буенча алынырга тиештер.

Редакциядән:

«Объясняем.рф» сайтында кайсы очракта хәрби билетта язылган белгечлекне үзгәртә алулары турында язганнар.

Беренче тапкыр хәрби исәпкә куелганда, хәрби-учет белгечлеге номеры (ВУС) хәрби билетта күрсәтелә. Үзгәргәндә, ВУС, яңа белгечлек номеры тутырылганнан соң, киләсе графада языла.

Белгечлек (ВУС) сез шул белгечлеккә тиешле белем алсагыз гына үзгәртелә ала.

Мобилизация буенча алып киттеләр, ә бурычлары калган. Аларны кем түли? Займнар алган булса, нишләргә кешегә? Туганнарына сорап баралар бит.

Юрист җавабы:

Дәүләт өлешчә мобилизацияләнгән кешеләргә «денежное довольствие» гарантияләгән. Ул акча ай саен «Мир» картасына күчерелеп барачак. Күләме кечкенә түгел, дип әйтәләр. Уртача 195 мең, диләр. Ләкин аның төгәл күләме квалификациядән, белгечлектән, вазифадан, стаж, категориядән тора.

Шул акчадан бурычларны түләргә мөмкин, дип уйлыйбыз. Кредитка исә отсрочка, «кредитные каникулы» алып була. Ә бурычларга отсрочка алып булмый.

«Денежное довольствие» белән «подъемное пособие» нәрсә белән аерыла? Ул пособиене ничек алырга?

Юрист җавабы:

«Денежное довольствие» – хезмәт хакы кебек ай саен түләнелә торган акча. «Подъемное пособие»ны бер тапкыр гына алып була. «Денежное довольствие» өчен ачылган «Мир» картасына ул акча автомат рәвештә күчәргә тиеш.

«Подъемное пособие» – махсус хәрби операциягә барганда әзерләнү өчен бирелә. Ул акчаны берничек тә үзегез таләп итә алмыйсыз. Әгәр дә сез мобилизациягә эләккәнсез икән, ул сезгә автомат рәвештә түләнергә тиеш.

Төрмәдә утырып чыккан кешене дә чакыра алалармы? Йә ничә ел үткән булырга тиеш?

Юрист җавабы:

Әйе. «Отсрочка» бирелә торган законда андый категория күрсәтелмәгән. Димәк, әгәр дә сез төрмәдә утырып чыккансыз икән, сез өлешчә мобилизация буенча махсус операциягә чакырыла аласыз.

Әгәр дә син бүгенге көндә тикшерүдә булып, сиңа иректән мәхрүм ителү билгеләнгән икән, ул очракта сине алмыйлар. «В связи с вступлением в законную силу приговора суда о назначении наказания в виде лишения свободы» – шушы категориягә керүчеләрне чакыра алмыйлар. Калган категорияләрне чакырырга мөмкиннәр.

Хәзерге вакытта «төрмәдән дә алып китәләр икән» дигән хәбәрләр дә йөри. Без, юристлар, бу ситуацияне дә анализладык. Һәм шундый нәтиҗәгә килдек: бүгенге көндә бу хәбәрне раслый торган бернинди норматив акт та юк. Шуңа күрә халыкны төрмәдән ничек алып китәләр, аларны мобилизациягә ничек һәм нинди акт буенча теркиләр, нинди таләпләр буенча алалар – анысын әлегә әйтә алмыйбыз. Бу – ниндидер бушлык, һәм ул бүгенге көндә чишелмәгән.

Тизрәк берәр закон барлыкка килеп, төрмәдә утыручыларны мобилизацияләү законлаштырылыр, дип өметләнәбез.

Менә мин мобилизациягә эләктем, ди. Минем эш урыным сакланамы соң? Әллә инде эштән куалармы? «Увольнение»га язарга кушсалар, нишләргә?

Юрист җавабы:

Әйе, эш урыны саклана. Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде – мобилизация буенча алынган кешене эштән куа алмыйлар. Аның эш урыны да саклана, стажы да бара. Махсус операциядән исән-сау кайтканнан соң, сез үз эш урыныгызга кире кайта аласыз.

Хезмәт хакы сакланмый, чөнки дәүләт үзе «денежное довольствие» түли.

Экипировка алырга кушулары дөресме? Бөтен халык, акча җыеп, ирләргә кием, кирәк-ярак, дарулар ала. Аларны дәүләт бирергә тиеш түгелмени соң?

Юрист җавабы:

Әлбәттә, дәүләт бирергә тиеш һәм экипировка алырга кушарга тиеш түгелләр. Мондый ситуацияләр булса, шикаятьләр язарга кирәк. Чөнки бернинди законда да «мобилизацияләнгән кеше үзенә үзе экипировка, аннан кала башка әйберләр дә алырга тиеш» дигән сүзләр юк. Бу – законсызлык. Мондый таләпләр булса, прокуратурага шикаятьләр языгыз.

Минем иремне 26сы көнне алып киттеләр. Без аны 50-60 меңгә киендереп җибәрдек. Хәзерге вакытта үземдә бер тиен акча юк. Балалар бакчасына түләргә квитанция килде. Дәүләттән бернинди дә ярдәм юкмыни соң ул? Кулда ике балам бар. Берсенә 2 яшь, икенчесенә 3 ай. Миңа нишләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәсе?

Юрист җавабы:

Экипировканы үзегез ялгыш алгансыз, таләп итәргә тиеш идегез. Хәзер инде эш эшләнгән. Сезгә көтәсе генә кала. Дәүләт ягыннан «денежное довольствие» бирелергә тиеш.

Кешеләрне ничек сайлап алалар икән? Нигә һаман гади кеше баласы китә? Кем сайлый ул халыкны шулай?

Юрист җавабы:

Исемлекләрне военкоматта барлыйлар. Военкоматларга таләпләр куелган. Алар яшь, званиедан чыгып, кирәк кешеләрне җыярга тиешләр.

Кеше, киткәндә, үзен бәхетсез очрактан яки үлемнән дип иминиятләштерә («страховать») итә аламы?

Юрист җавабы:

Әлбәттә, шәхси иминиятләштерү булырга мөмкин. Әмма бөтен иминиятләштерү оешмалары да моңа барырмы? Риск зур. Оешмалар белән сөйләшергә кирәк, алар барысы да килешү төзеп эшлиләр. Әгәр дә оешма ризалаша икән, әлбәттә, була. Бу очракта сез түли торган сумма гына зур булыр, дип уйлыйм. Чөнки риск зур булган саен, килешү буенча түли торган сумма да зур була.

Фермер булып эшләүчеләрнең хуҗалыкларын калдырырга кешеләре юк. Аларны да алып китә алалармы? Законда берәр акт юкмы андый кешеләргә карата? 100әр сыер асраучылар бар бит.

Юрист җавабы:

Әйе, андый категория кешеләрне алмыйлар, дигән закон юк. Шуңа күрә фермерларны да, ферма хезмәткәрләрен дә алып китәргә мөмкиннәр. Бу – авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур проблема.

«Бронь» темасы да – бик авыр тема, чөнки ул бернәрсә белән дә көйләнмәгән, аның законы да юк. Авыл хуҗалыгы предприятияләре Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бронь сорасалар, бәлки, военкомат аркылы ул броньне алып буладыр. Бронь исемлеген военкомат карый, военкомат броньне расларга тиеш.

Военкомат риза буламы-юкмы, нинди критерийлар, нинди очракта бирелә ул бронь – белмибез, чөнки аның билгеле механизмы юк.

Сезнең урында мин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына язар идем. Чөнки без – авыл хуҗалыгы республикасы, министрлык та үз ягыннан ярдәм итәргә тиеш. «Авыл хуҗалыгы кешесез кала», – дип шикаятьләр язарга кирәк. Яки военкоматлардан өлешчә генә алуларын сорарга кирәк. «Менә минем 10 хезмәткәрем бар, шуларның 2сен бирә алам, 8еннән башка мин авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә алмыйм», – дип, гаризалар язып карарга киңәш итәм.

Чөнки без бернәрсә дә эшләмәсәк, ә бары зарлансак кына, нәтиҗә булмаячак. Әгәр дә сез шушы өлешчә мобилизация вакытында үзегезнең хокукларны бозалар, дип уйлыйсыз икән, яки законда булмаган катлаулы ситуациядә калгансыз икән – бөтен очракта да дәүләт органнарына шикаятьләр, гаризалар язып, үзегезнең фикерегезне җиткерергә кирәк. Җиткермәсәгез, ул сорауларга җавап булмаячак, алар чишелмичә калачаклар.

Мобилизацияләнгәннән соң бронь килсә, аны җибәрергә тиешләрме? Ул эшләгән оешма броньга эләгүчеләр исемлеген әзерләгән иде, әмма ул расланганчы, энем, повестка килеп, китеп тә барды. Хәзер бронь булды, әмма военкоматта, соңга калды, диләр.

Юрист җавабы:

Безнең мобилизацияләнгән кешеләр әле махсус операциягә китмәделәр. Алар ЭКСПОда өйрәнүләр үтәләр. Әгәр аны операциягә җибәрмәгәннәр, ул бүгенге көндә өйрәнүләр үтә икән, бу расланган бронь исемлеге буенча аны алып калырга мөмкин, дип уйлыйм. Военкомат: «Юк, соңга калды», – дип әйтә икән, сез бу ситуацияне тәфсилләп язып, прокуратурага, «Госуслуги»га шушы бронь кәгазен беркетеп, шикаять җибәрергә кирәк.

Бу шикаятьләрне яхшылап карыйлар. Татарстан Республикасы Президенты да: «Мобилизация вакытында законнарны үтәргә тиешбез», – диде. Бернинди куркытулар, бернинди вазифадан файдаланулар булырга тиеш түгел. Бөтенесе дә закон кысаларында булырга тиеш. Шуңа күрә, әгәр дә бронь бар икән, алып калырга мөмкинчелек бардыр, дип уйлыйм.

«Казан ЭКСПО»да килеш укырга керә аламмы? Керсәм, мине кайтарып җибәрәләрме?

Юрист җавабы:

Бу сорау броньнән аерыла. Чөнки бронь исемлекләре алар күптән булган, аларны раслаганнар гына. Ә укырга кереп булмас, дип уйлыйм. Чөнки укырга керү өчен имтихан бирергә кирәк. Имтихан бирү өчен, шәхсән барырга кирәк. «Казан ЭКСПО»дан алай гына җибәрмәсләр, чөнки син мобилизацияләнгән кеше булып саналасың һәм болай гына калдырып китә алмыйсың.

Икенчедән, имтихан бирсәң дә, укырга керү приказы соң гына чыгачак. Ул чакта инде сезне махсус операциягә алып китәргә мөмкиннәр. Ә имтиханны мобилизациягә эләккәнче биреп, укырга керү приказы чыгып өлгермәгән булса, анысы – икенче. Ул чакта кайтарып булыр иде.

Кая барып бәрелергә белмәгәннән сезгә язарга булдым. Мин – Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылыннан. Иремне 26сы көнне мобилизация буенча алдылар. Аңа 33 яшь. Өч балабыз бар. Олысына 10 яшь, уртанчысына 9 яшь, анысы йөрәк авырулы, кече кызыбызга 3 яшь, ул «фебрильная судорога» белән егыла. Ирем үзе астматик, даруда гына утыра. Больницада бөтен диагнозы язылган картасы югалган.

Юрист җавабы:

Бөтен диагнозлары булган карта югалу – дөрес эш түгел. Чөнки бу – уйлап эшләнгән эшкә охшаган, карта нәкъ менә мобилизация вакытында югалган. Мин больницага, беренче чиратта, баш табиб исеменә, прокуратурага һәм Минздравка шикаять язар идем. «Иремнең каты авырулары бар. Шул турында ул врачебная комиссиягә документ бирергә тиеш, ә ул документны бирә алмый, чөнки сез аны югалткансыз», – дигән эчтәлекле шикаять язарга кирәк. Документның копиясе һәрвакыт кулыңда булмаска мөмкин.

Әгәр дә тормыш иптәшегезнең авырулары турында документлары, яки документларның копияләре кулында бар икән, ул аларны врачебная комиссиягә биреп, раслатырга тиеш. Шушы комиссияне таләп итеп, шушы авыруларын раслатып, бәлки, ул отсрочка да алыр иде.

Балалар буенча. «Авыру балалары булган әтиләрне мобилизация буенча чакырмаска» дигән закон проектлары бар. Ләкин ул проектлар әле каралмаган да, кайчан каралырлар һәм көченә керерләрме – билгесез. Авыру балалары булган гаилә вәкилләренә әлеге көндә отсрочка каралмаган.

Тик сез «өч бала белән калдым, икесе – авыру» дип, бу ситуацияне Республиканың «Уполномоченный по правам ребенка»га яза аласыз. Бәлки, сезнең очракны аерым карарлар. Авыр ситуация икәнен аңласалар, калдырырга да мөмкиннәр. Шуңа күрә бу ситуацияне җентекләп язып, балаларыгызның авыру кәгазьләрен беркетеп, булса, тормыш иптәшегезнең дә авыруы турында документларын беркетеп, «Уполномоченный по правам ребенка», «Уполномоченный по правам человека» – Сәрия Сабурскаяга да язарга кирәк.

Прокуратурага да ярдәм сорап язарга кирәк. «Зинһар өчен, безнең ситуацияне аерым карагыз. Мин ансыз булдыра алмыйм», – дип языгыз.

Редакциядән: Без Нурзилә ханым белән элемтәгә кердек. Ул ире белән медкомиссия үтүен, аңа «бронхиальная астма средней тяжести» һәм «полип» диагнозлары куелуын әйтте.

«Медкомиссия үттек. Аның бөтен документлары минем кулымда. Аның документлары шушы ике көндә Татвоенкоматка китә, диделәр. Кайбер врач әйтә, аларның Татвоенкоматта да документларын карамаска мөмкиннәр, ди. Шуңа күрә мин аларга ышанып бетмим.

Иремә бүген «бронхиальная астма средней тяжести» дигән диагноз куелды, аңа дарулар билгеләделәр. Аннары борынында полип. Медкомиссия үткәндә, тагын кайбер авырулары килеп чыкты. Татвоенкоматта документлар бик озак карала, диләр.

Миңа нишләргә? Белмим. Минем зарплатам 5 мең килгән, аны да тотып калганнар. Үземнең дә проблемаларым бар эштә. Минем исемнән кемдер, кайчандыр займ алган булган. Мин аның турында белмәдем дә. Миңа 500 мең арест куйганнар. Хәзер ул проблема да килеп өстәлде. Мин бу айда бер тиен акчасыз калдым. Ирем киткәндә, военком: «Сезнең бөтен бурычларыгыз әлегә югалып торачак»,  дип әйткән иде. Бүген шалтыраттык, ул тупас җавап бирде дә телефонын куйды.

Иремнең документларының оригиналлары бөтенесе кулымда.

Юрист җавабы:

Аңа «В» категориясе бирелергә тиеш, дип уйлыйм. Бу дулкында барырга тиеш түгелдер. «Шундый авырулар белән алдылар», – дип, бөтен җиргә шикаять языгыз.

Бурычларга килгәндә, бурычлар югалмый. Кредитларга гына «кредитные каникулы» бирәләр. Займ алмаган булсагыз, судка бирергә кирәк. Сездән түләтергә тиеш түгелләр.

Редакциядән:

3 балалы һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзалары өчен мобилизация кичектерелде. 16 яшькә кадәрле 3 баласы булган әти кешеләр хәрби хезмәттән отсрочкага эләгә ала. Моңа кадәр мобилизациядән кичектереп тору 4 баласы булганнарга гына бирелә иде.

«16 яшькә кадәр 3 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән гражданнарга мобилизациядән отсрочка алу өчен түбәндәге документлар кирәк: РФ гражданины паспорты, хәрби билет, балаларның туу турында таныклыгы», – дип хәбәр ителә яңа документта.

«Бу әле – канун түгел, закон булмагач, әйтүе авыр. Әмма аны инде хәзердән үк кулланып карарга була. Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итсеннәр», – диде юрист.

Мобилизациягә кагылышлы сорауларны, шикаятьләрне беренче чиратта прокуратурага җибәрергә кирәк. Шикаятьләрне Интернет кабул итү порталы аша да биреп була. (Татарстан Прокуратурасының кайнар элемтә номерлары: 8 (843) 291-19-25, 8 (843) 291-18-81, мобилизация буенча сораулар өчен телефон номеры – 122 – Интертат).

Республика хәрби комиссариатына, Татарстан Президентына, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – бездә ул Сәрия Сабурская, аларның Интернет кабул итүләренә шикаять язып була.

Шикаятьне судка да җибәреп була. 

«Госуслуги» порталында да шикаятьләр кабул итә башладылар.

Әгәр дә сез үз хокукларыгыз бозылды дип уйлыйсыз һәм үзегезне якларга телисез икән, бер җиргә генә түгел, бөтен белгән органнарга да шикаятьләр язарга кирәк.

Татвоенкомат:

8 (843) 221-44-09 (тәүлек әйләнәсе)

8 (843) 221-43-21; 221-43-32 (мобилизация)

8 (843) 221-43-50; 221-43-32 (9.00-18.00, дүшәмбе – җомга)

8 (843) 265-22-33 (тәүлек әйләнәсе, өлешчә мобилизация буенча)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100