Интертат «кайнар линия»се: өлешчә мобилизация буенча килгән сорауларга юрист җаваплары
«Интертат» өлешчә мобилизация турында сораулары булган кешеләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү йөзеннән хезмәт ачты. Без ватсап номерына һәм электрон почтага килгән сорауларны барлап, Yalilov & Partners юридик фирмасы партнеры юристы Гөлнара Беглова белән берлектә җаваплар әзерләдек.
Магистратура студентларына отсрочка буламы?
Юрист җавабы:
Россия Федерациясе Президентының 664нче указында «көндез һәм читтән торып белем алучы студентлар мобилизациягә эләкми» дип язылган. Монда дәүләт мәгариф оешмалары да, дәүләттән лицензия алган коммерция мәгариф оешмалары да туры килә.
Бу законны кулланыр өчен, студентның белемне беренче кат алу факты булырга тиеш. Бер юнәлеш буенча бер белеме булып, икенче юнәлеш буенча тагын укырса керсә, студент «икенче тапкыр белем ала» дип санала, һәм андый студентлар мобилизациягә эләгә ала.
Бакалаврдан соң магистратурага керүчеләр мобилизациягә эләкми.
Студентларга отсрочканы махсус рәвештә рәсмиләштерергә кирәкми. Әгәр повестка килә икән, алар үзләренең көндез һәм читтән торып белем алулары турында документ күрсәтергә тиешләр. Документларны күрсәткәннән соң, военкомат отсрочка бирергә тиеш.
Әгәр дә барыбер «мобилизациягә эләгәсең» дип әйтәләр икән, бу очракта прокуратурага гариза язарга кирәк. Дәгъва бирү мөмкинлеге хәзер «Госуслуги»да барлыкка килде. Судка да гариза язарга була.
Ягъни «мине ялгыш мобилизациялиләр» дип, бөтен булган мөмкинлекләрне файдаланып, кеше үз хокукларын яклый ала.
1. Мин – мобилизациягә эләккән Раил Н. Минем кул тайды. ЭКСПОда хастаханәгә юллама бирделәр, тик үзләре җибәрмиләр. Миңа нәрсә эшләргә?
2. Мин – мобилизациягә эләккән солдат Илнур Г. Миндә – үпкә ялкынсынуы. ЭКСПОдан РКБга юллама бирделәр, ләкин, анда алып барырга машина юк, диләр. Моны ничек аңларга? Егылып үлсәң дә, бер кешегә дә кирәк түгел мондагы солдатлар. Безгә нишләргә?
3. Хастаханәдән авыруым турында документлар бар иде. Хәрби комиссия карап та тормады, «годен» дип җибәрделәр. Үзләре РКБга юллама бирделәр, миндә – бүсер. Моны ничек хәл итеп була?
4. Абый хәзер Казан ЭКСПОда бер атна ята. Аның умырткасында – бүсер, ашказанында – язва. Медкомиссия уздырган кеше юк. Умырткасы авырткач, ашыгыч ярдәм чакырып, 7 нче хастаханәгә алып бардылар. Авыртуны баса торган дару кадап, кире ЭКСПОга кайтардылар. Аннан алып кайткан бәяләмә инде «аякланган» – юкка чыккан. ЭКСПОда утыручы медперсоналга барудан мәгънә юк, карамыйлар. Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Бу проблеманы чишеп буламы?
Юрист җавабы:
Бу гражданнар үзләрен «мин мобилизациягә эләгергә тиеш түгел, миңа отсрочка тиеш» дип уйлыйлар. Шуңа күрә шикаять язарга кирәк. Аларның кулларында телефоннары бар. Бөтен төр шикаятьләрне «Госуслуги» ресурсы аша «мине ялгыш алганнар» дип язарга була. Бу шул очракка туры килә.
Интернетта Президентка, прокуратурага язып була. Прокуратура бүгенге көндә ялгышлык киткән очракларны тикшерә. Бөтен мөмкинчелекләрне табып, юлламаларның фотографияләрен беркетеп, шикаятьләр, гаризалар җибәрергә кирәк.
Конституция буенча кешенең сәламәтлеге беренче урында тора. Аны расларга тиешләр. Халыкның яртысы авыру булса, бу мобилизациянең нәтиҗәсе нинди булыр соң? Безнең дәүләт шуның турында да уйларга тиеш.
Мин Инзилә Х. – Ренат Х.ның хатыны, балигъ булмаган 3 бала анасы. Иремә Апас районы военкоматыннан повестка килде. 26 сентябрь көнне аны Казанга ЭКСПОга җибәрделәр. 2016 елны ул җитештерүдә имгәнде. Берничә операциядән соң да аның бармаклары кәкре булып калдылар. Шуңа өстәп, ул йөрәк авыртулы кеше – «пролапс митрального клапана», шуңа күрә кан басымы да югары. Шулай ук, инфекцион авыру – «грибок ногтей» бар. Бөтен документлар кулда. Нигә военкомат сәламәтлекләре буенча туры килмәгән кешеләрне ала? Нигә алар медкомиссиясез ЭКСПОда вакыт үткәрәләр? Нигә шундый авырулары булган кешене 26 сентябрьдән бирле ЭКСПОда тоталар? Кайчан медкомиссия?
Юрист җавабы:
Медкомиссияне үткәрергә тиешләр. «Авыруларны раслау өчен» дигән документта да «медкомиссия һичшиксез үткәрелергә тиеш» диелгән. Мобилизацияләнгән кешеләр – контракт хезмәтендәге кешеләр белән тәңгәл, ә аларга медкомиссия узу каралган.
Медкомиссия үтмәгән килеш, аларны махсус операциягә җибәрә алмыйлар. Медкомиссия үткәрүне таләп итеп, шикаятьләр язарга кирәк. Шикаятьләр күбрәк булган саен яхшырак.
1. 10 ел элек хезмәт итеп кайткан егетнең инде 5 еллап псориаз авыруы бар, справкасы кулда. Аңа отсрочка алып буламы? Әллә шул килеш тә җибәрәләрме?
2. Аякта – җәрәхәт, спица куелган. Алга таба операция кирәк булачак. Физик күнегүләр тыелган. Андыйларны да алалармы?
3. Иремнең анализлары начар. 1 айлык дәвалану турында справка кулда булып торып алып киттеләр. Аңа 43 яшь, хәрби билетында «стрелок». Аны кире кайтарып буламы?
4. Иремә 44 яшь, алып киттеләр. Сабада медосмотр да үткәрмәделәр. Казанга баргач, анда үткәрерләрме, дигән өмет бар иде. Анда да бернәрсә үткәргән кеше юк әле. Умырткасында грыжасы бар. Больницада ятып кайткан выпискалары, МРТ кәгазьләре бар. Аны кире кайтарып буламы?
Юрист җавабы:
Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2013 елның 4 июлендә 565нче номерлы «Хәрби-табиб экспертизасы турындагы нигезләмәләрне раслау» турында карары чыкты. Шушы документта гражданнарга комиссия үтү нәтиҗәләре буенча «яраклы» категориясе бирелә торган авырулар күрсәтелгән.
Анда күрсәтелгән авыру хезмәттән азат итү өчен нигез булмаска мөмкин. Чөнки анда күп критерийлар бар. Мәсәлән, псориаз турында. Аңарчы ничек авырдың, хроник авырумы ул, стационарда яттыңмы, тәнеңнең ничә проценты җәрәхәтләнгән. Шуңа күрә «шундый авыруым бар, миңа отсрочка биреләме, мине хезмәттән азат итәләрме» дигән сорауга төгәл җавап бирә алмыйбыз.
Моны табиб комиссиясе вакытында җентекләп карарга кирәк. Документларны бирергән кирәк. Әгәр дә сезгә «мобилизациягә эләгәсез» дип әйтәләр, һәм сез моның белән килешмисез икән, прокуратурага, Республика хәрби комиссариатына, судка гаризалар, шикаятьләр язарга кирәк.
Судка гариза биргән очракта шундый үзенчәлек бар: гаризаны тәэмин итү сыйфатында, мобилизация турында карарны туктатуны сорый алабыз. Чөнки суд сезнең гаризаны караган вакытта бер-ике, өч ай үтәргә мөмкин. Суд гаризаны караганда сезне хезмәткә алып китә алмыйлар. Шулай ук, юристлар ассоциациясенә, аерым юристларга мөрәҗәгать итеп, ул документларны дөрес итеп рәсмиләштерергә кирәк.
Редакциядән:
«Объясняем.рф» сайтында сәламәтлек буенча отсрочка алу очраклары турында мәгълүмат бар. Мобилизациядә сәламәтлек буенча отсрочка «сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз» дип табылган кешеләргә бирелә. «Г» категориясенә керүчеләр (вакытлыча яраксыз) чакырудан отсрочка ала, «Д» категориясе (хезмәткә яраксыз) – чакырылудан азат ителә.
«Г» һәм «Д» категориясенә керүчеләргә, авыру тарихыннан выписка, анализ нәтиҗәләре, инвалидлык булуы турында заключение алып барырга кирәк. «А», «Б», «В» категориясенә керүчеләргә отсрочка каралмаган.
«А», «Б», «В» категориясенә караучыларга исә, төрле авырулары барлыкка килү, яки стационар шартларда дәваланудан соң алты айлык отсрочка бирелергә мөмкин. Мобилизацияне кичектерү, ягъни отсрочка алу өчен иң еш очрый торган авырулар: лишай, йогышлы авырулар, сөяк сынулар, хроник авыруларның көчәюе: сидек юллары авыруы, бүсер, операциядән соңгы торыш. Стационарда кискен вируслы гепатит, корсак тифы, туберкулез, сифилис һ.б.дан дәваланганнан соң да отсрочка бирә алалар.
Күпләрне борчыган яссытабанлылык, сколиоз һәм бүсер турында сораулар күп килә. «Фонтанка» сайты нинди очракларда бу авырулар аркасында отсрочка бирелүен яза.
Яссытабанлылык, ягъни плоскостопие һәм сколиоз – ил халкының өчтән ике өлешендә бар. Хезмәттән азат итсеннәр өчен, яссытабанлылык 3нче дәрәҗә булырга тиеш (1нче дәрәҗә – «годен», 2нче дәрәҗә – «годен», яки «годен с ограничениями»).
Сколиоз белән азат итсеннәр өчен, умыртканың кәкрәюе 17 градустан күбрәк, һәм аның җитди клиник күренешләре булырга тиеш (авырту синдромы, хәрәкәтнең амплитудасын чикләү, сизгерлекне киметү яки мускул көченең кимүе).
Умыртка сөягендә бүсер (грыжа) дә күп кешедә бар. Азат ителү өчен, бүсер кимендә ике җирдә булырга тиеш һәм тормыш сыйфатына да йогынты ясарга – авырту, хәрәкәтчәнлекне чикләү һ.б. булырга тиеш.
Запастагы ир-атларның сәламәтлек торышы һәм авырулары турында военкоматта мәгълүматлар юк. Военкоматта хезмәт итәргә алынганда үткәрелгән медкомиссия нәтиҗәләре һәм «яраклы» яки «яраксыз» дигән категория турында мәгълүмат кына бар. Ягъни, 10, 20 ел элек хезмәт итүчеләрне шул елгы мәгълүматка таянып чакыралар. Шуңа күрә юристлар, «миңа отсрочка бирергә яки хезмәткә яраксыз дип табарга тиешләр» дигән аргумент эшләми, дип белдерә.
Моның өчен хастаханә, поликлиникалардан мөмкин кадәр справкалар, медицина күрсәткечләре җыярга кирәк. Адвокат Павел Чиковның киңәшләре: мөстәкыйль рәвештә тикшеренергә һәм максималь рәвештә медицина документлары җыярга. Моны медицина эшчәнлеген башкаруга лицензиясе булган теләсә кайсы учреждениедә эшләп була, әмма моны дәүләт медицина учреждениесендә – дәваханә яки хастаханәдә эшләргә кирәк.
Армиядән 18б статья белән комиссовать ителгән кешеләр мобилизациягә эләгә аламы?
Юрист җавабы:
18б статьясына туры килгәннәр – ул акыл ягыннан җитешсезлекләре булган кешеләр. Әгәр дә авыру турында документлар булса һәм кирәкле критерийлар сакланган вакытта, андый кешеләр алынмый. Монда «не годен», ягъни хезмәткә «яраксыз» дигән категорияне расларга кирәк.
Мин – гаиләдә бердәнбер бала. Мин дә мобилизациягә эләгәмме?
Юрист җавабы:
Безнең отсрочка очракларын күрсәткән Федераль закон бар. Алар арасында «гаиләдә бер генә бала булу» дигән очрак юк. Димәк, бер бала булса да, гаиләдә өч бала булса да – өчесен дә алып китәргә мөмкиннәр.
Кемнәр мобилизациягә эләкми:
Эш урыныннан бронь бирелсә,
Сәламәтлек ягыннан җәрәхәтләре, хезмәткә «яраксыз» категориясе булса,
Әтисе, әнисе, ире, хатыны, балалары беренче группа инвалид булып, башка карар кешеләре булмаса,
Балигъ булмаганнарны опекунлыкка алган булса,
16 яшькә кадәрле дүрт һәм аннан күбрәк балалары булса,
Өч баласы булып, хатынының дүртенчесенә 22 атнадан артык авыры булса.
Оборона министрлыгы «хатын-кызлар мобилизациягә эләкми» дип әйтте.
Россия Президентының өлешчә мобилизация турында 21 сентябрьдә чыккан 647нче Указында сүзләр гомуми. Анда беренче чиратта кемнәр чакырыла, икенче чиратта кемнәр... дигән критерийлар куелмаган. Без бары Президент һәм Оборона министры сүзенә ышанып кына үзебезнең хокукларны яклый алабыз.
Элек кыска вакытлы контракт төзеп була иде. Хәзер, мобилизация барганда, андый контрактлар актуальме? Яки бөтенесен дә өлешчә мобилизация белән алып китәләрме?
Юрист җавабы:
Бүгенге көндә контракт хезмәтенә алынмыйлар. Чөнки мобилизациягә эләккән бөтен ир-атлар – контракт белән хезмәт итүчеләргә тәңгәл.
Шулай ук, Президентның 647нче Указы буенча, контракт хезмәтенә киткән ир-атлар, контрактлары бетүгә карамастан, кайтмыйлар. Мобилизация вакытында алар контракт хезмәтләрен дәвам итәләр. Чөнки аларның контрактлары мобилизациягә күчә.
2020 елны бер егет армиягә китте. Шунда әнисенең сәламәтлеге начарланды да, дәвалануга акча кирәк дип, егет контрактка кул куйган. Ананың терелә алганы юк, 10 ай больничныйда, ябыгып бетте, нык авырый. Хәзер операциядә ята. Һаман савыга алмый. Улын, контрактны өзеп, әнисе янына кайтырып булыр микән?
Юрист җавабы:
Кайтырга мөмкин. Закон контрактны өзәргә мөмкинчелек бирә. Ләкин моның өчен контрактник – хасталанган кешенең бердәнбер караучысы булырга тиеш. «Башка караучысы юк» дигән документ һәм авыруы турында медик-социаль документы булырга тиеш. Әгәр бу документлар булса, бу ир-егетне кайтарырга мөмкиннәр.
Мобилизациягә эләккэн ирләрнең гаиләләренә нинди дә булса түләүләр, льготалар бар икән? Бернинди керемсез калган гаилә нишләргә тиеш?
Юрист җавабы:
Мобилизациягә эләккән ир-атлар контракт белән хезмәт итүчеләргә тәңгәл. Контракт хезмәтендә «денежное довольствие» дигән акчалата түләү билгеләнгән. Шушы ук түләүне дәүләт мобилизацияләнгән гражданнарга да гарантияли. Суммасын төгәл әйтеп булмый. Сумма звание, кайда хезмәт итү, белгечлек – һәммәсеннән дә тора. Дәүләт органнары, чиновниклар «190 мең тирәсе» дип әйтә.
Иремне мобилизация буенча повестка белән алып киттеләр. 2 яшьлек балабыз бар, икенче балабызны көтәм. Олысы балалар бакчасына йөри, ипотекабыз бар. Миңа хөкүмәттән нинди ярдәм каралган?
Юрист җавабы:
«Денежное довольствие» мобилизицияләнгән кешегә хезмәт хакы кебек күчеп барырга тиеш. Аның өчен махсус счет ачыла. Ул хезмәт хакын сез, тормыш иптәше буларак, ала аласыз. Ул – ай саен түләнелә торган әйбәт күләмдәге хезмәт хакы.
Ипотека буенча Объясняем.рф сайтындагы мәгълүмат:
Федерация Советы мобилизацияләнгән кешеләргә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ипотека кредитларына һәм займнарына кредит каникулларын бирү турындагы законны хуплаган.
Закон заем алучыларга ташламалы период бирү тәртибен билгели. Бу чорда заемчы үз бурычларын үтәүне үзләренә билгеләнгән срокка туктатаала, әмма ул хәрби хезмәт чорыннан артып китә алмый. Моннан тыш, заемчы ташламалы вакыт эчендә түләү күләмен киметә ала. Сүз мобилизациягә яки контрактка кул куюга кадәр төзелгән кредит килешүе буенча йөкләмәләр турында бара. Мобилизацияләнгән гражданнарның һәм контрактчыларның гаилә әгъзаларына да шундый ук хокук биреләчәк.
Йөкләмәләрне туктату хәрби хезмәт үткәндә яки гарипләнү (җәрәхәтләнү, контузия) нәтиҗәсендә һәлак булганда кешенең һәм аның гаилә әгъзаларының кредит килешүләре буенча каралган. Мондый кредитлар һәм займнар ябылачак. Кредитлар хәрби үлгән очракта гына түгел, ә I группа инвалидлык алса да ябыла.
Документ нигезендә, заемчы кредит килешүе яки займ килешүе гамәлдә булган вакыт эчендә (2023 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча) банкка мобилизация, контракт, махсус операциядә катнашу вакытына йөкләмәләрне үтәүне туктатып тору таләбе белән мөрәҗәгать итә ала. Бу ташлама чоры хәрбинең махсус операция барышында яралану, травма, контузия яки авыру аркасында хастаханәгә эләгүе белән бәйле рәвештә озынайтылырга мөмкин.
Закон Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләренә генә түгел, ә Росгвардия, ФСБ, МЧС, СВР, федераль чик буе хезмәте, башка көч ведомстволары хәрбиләренә дә кагыла. Каникулга дәгъва итүче хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзалары кредит оешмасына документлар тапшырырга тиешләр.
Ирем белән аерылышкан идек. Ул мобилизациягә эләкте. Балаларга алиментны кем түләячәк?
Юрист җавабы:
Алимент мобилизациягә эләккән кешегә бирелүче «денежное довольствие»дан түләнергә тиеш.
Тик алиментны килешү буенча гына түләп барган очраклар була. Судлашмыйча, үзара килешеп, ай саен күпмедер күләмдә акча биреп баручылар бар. Әлегә бу сорау буенча җавап юк. Киләчәктә бу механизм барлыкка килсә, без аны халыкка җиткерербез.
Улымны Арча военкоматыннан 29 сентябрь көнне алып киттеләр. Армиядән кайтканын 10 ай. Армиядән кайткан солдатлар 1 ел да 6 ай үтмичә мобилизациягә эләкми, дип ишеткән идек. Бу дөресме?
Юрист җавабы:
Юк. Законда отсрочка бирелә торган гражданнар арасында андый категория юк. Бүгенге көндә контракт хезмәттән кайткан кешеләр беренче чиратта китәргә мөмкиннәр. Кайтты да, китте дә була ала. «Срочник»ларга да андый отсрочкалар бирелми.
Минем иремә 36 яшь, рядовой, ВУС номеры буенча 969, специальность «токарь» дип язылган. 3 бала белән утырып калдым, ирем 1нче этапта ук мобилизациягә эләкте. Путин әйтүе буенча, хәрби тәҗрибә, звание, белгечлек дөрес булырга тиеш, ди, ә бездә – кеше саны җыю гына, кемне җыйганны карап та тормадылар.
Пенсиядәге яше әле 45кә җитмәгән хәрбиләрне беләм, алар калды никтер. Дөреслекне беләсе иде, безнең Татарстанда нинди план бирелгән икән, нинди белгечлекләр буенча тупларга тиеш булганнар? Токарь хәзерге вакытта беренче чиратта ук шундый кирәкле белгечлек булды микән?
Юрист җавабы:
Белгечлеккә карап алалар, ләкин ул беренче критерий түгел. Әгәр дә син яшь буенча һәм армиядә булу-булмавың белән туры киләсең икән, белгечлек икенче чиратта кала. Бер белгечлек буенча гына республикадан кирәкле санда кеше булмаска да мөмкин.
Президентның 647нче Указында «беренче чиратта», «икенче чиратта» дигән сүзләр юк. Шуңа күрә дә күп бәхәсләр чыга. Ләкин белгечлек – ул төп критерий түгел. Аның өчен генә «мин мобилизациягә эләгергә тиеш түгел идем, мине ялгыш алдылар» дип әйтеп булмый.
Нигә 44 яшьтәге, бернинди әзерлексез кешеләрне алып китәләр икән? Башта бит «35 яшькә кадәр генә» диделәр. Саба военкоматына да шалтыратып карадым, «кайнар элемтә»ләргә дә чыгып карадым. «Кайнар элемтә»дә «35 яшькә кадәр» диләр, ә Саба военкоматында сине тыңлап торган кеше дә юк, алар «45 яшькә кадәр» диләр. «Законда алай түгел бит», – дигәч, «Кайда язылган ул закон?» – диделәр.
Юрист җавабы:
Бүгенге көндә бердәнбер документ – ул Путинның 647нче Указы. Анда яшьләр дә куелмаган, бернәрсә куелмаган. Яшь буенча чикләүләр – ул Оборона министрлыгы һәм Президентның әйтүе буенча. Бернинди указда да, постановление да мондый критерийлар юк. Без ышанып кына әйтергә мөмкинбез.
Әгәр дә сез үзегезне «дөрес алмадылар» дип уйлыйсыз икән, шикаять бирергә кирәк. Прокуратура да үз сүзен әйтергә тиеш.
Объясняем.рф сайтыннан алынган мәгълүматлар:
«Приоритет буенча» 35 яшькә кадәрле рядовой һәм сержантлар, 50 яшькә кадәрле кече офицерлар һәм 55 яшькә кадәрле өлкән офицерлар чакырыла. Тик «приоритет», ягъни «өстенлек» сүзе – ул төгәл сан түгел.
Әгәр дә мобилизация кысаларында чакырылган кеше «предельный возраст», ягъни яшь чикләвен узмаган икән, аны алалар. «Приоритет»ка түгел, «предельный возраст»ка карарга кирәк.
«Предельный возраст»: рядовой һәм сержантлар – 50 яшькә кадәр, кече офицерлар – 60 яшькә кадәр, өлкән офицерлар – 65 яшькә кадәр.
«Объясняем.рф» медицина хезмәткәрләре өчен дә яшь чикләвен язган.
Сержант һәм рядовой булган ир-ат медицина хезмәткәрләрен 50 яшькә кадәр, кече офицерларны – 60, өлкән офицерларны 65 яшькә кадәр алалар. 50 яшькә кадәр офицер званиесы булган хатын-кыз медикларны, 45 яшькә кадәр калган хатын-кызлар медикларны чакыра алалар.
Айрат Л. – танк училищесында. 16 яшькә кадәрге дүрт бала тәрбияли. Беренче ике бала – хатынының беренче никахындагы балалар, әтиләре алимент түли, еракта эшли, аралашмыйлар. Кечкенәләр – малай һәм кыз – Айратныкылар. Хатыны дүрт бала белән калды.
Юрист җавабы:
Закон буенча ул мобилизацияләнергә тиешле кеше булып чыга. Чөнки хатынының беренче никахыннан булган ике баласын үзенеке дип законлаштырмаган, уллыкка, кызлыкка алмаган. Димәк, ул закон буенча отсрочка бирелергә тиешле кешеләр арасына керми.
Мин барыбер бу ситуацияне «гаиләдә бердәнбер матди ярдәм чыганагы» дип, прокуратурага язар идем. Бәлки, аның очрагын аерым карарлар.
«Безнең дүрт балабыз бар. Икесе – уртак бала, икесе минеке түгел. Ләкин без аларны бергә үстерәбез. Тормыш чыганагы – шул бер ир-ат» дип уйлыйлар икән, прокуратурага язсыннар. Бу очраклар һәммәсе дә каралырга тиеш.
Бездә илдәге ир-атларның 1 проценты гына мобилизацияләнә, дип әйтәләр. Димәк, алар урынына бара алырдай кешеләр бар. Беренче дулкын мобилизацияне халыкка минимум дискомфорт күрсәтеп үткәрергә тиешләр. Әгәр дә 4 бала тәрбияли торган ир-ат урынына барырдай кеше бар икән, аны алсыннар. Нәрсә белән килешмисез – бөтенесен дә прокуратурага языгыз.
Повесткасыз алып киткән кешеләрнекенә шикаять язып буламы? «Кукмарага РДКга шул көнне, шул сәгатьтә киләсе, военкомат чакыра», – дип эшеннән шалтыратканнар. Барды. Нәрсә сөйләгәннәрен хәтерләмим. Алып киттеләр инде барыбер. Повесткасыз алып китә алалармы?
Юрист җавабы:
Повесткасыз алып китә алмыйлар. Ләкин анда баргач, аңа повесткага кул куйдырганнардыр. Военкоматка барып, документларга кул куйдырганнар икән, ул повестканы алган граждан булып санала. Башкача булмый.
Әле повестка белән килә торган кешеләрдән кала, хәрби билетларында «мобилизационный лист» булган кешеләр бар. Алар военкоматка үзләре барырга тиеш, повестка көтәргә тиеш түгел. Чөнки алар запаста саналсалар да, мобилизация игълан ителгән очракта, военкоматка үзләре килергә тиеш.
Сораудан чыгып нинди очрак икәнен белеп булмый.
Мобилизациянең 2нче дулкынына эләгүчеләрнең исемлеге кайчан чыгачак?
Юрист җавабы:
Исемлекне чыгармыйлар. Исемлектән үзегезне эзләмәгез. Ул исемлекләр бүгенге көндә бик күп. Алар ватсап, Телеграмнарда йөриләр. Ул исемлектән үзеңне эзләп утыру, минемчә, буш эш. Чөнки андый исемлекләр булса да, алар көндәлек яңарып торалар.
Бүгенге көндә «рәсми исемлекләр төзергә кирәк» дигән документ юк. Исемлектә бармы-юкмы икәнлекне белүнең бердәнбер юлы – ул военкоматка бару. Военкоматка барсаң, сиңа повестка бирергә мөмкиннәр.
Кайчан «өч баласы булганнар өчен отсрочка була» дигән закон үз көченә керәчәк?
Юрист җавабы:
Мобилизациягә эләгүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырта торган бик күп закон проектлары кергән. Ләкин аларның берсе дә әле кабул ителмәгән һәм кайчан кабул ителәсе дә билгеле түгел.
Өч баласы булганнарга отсрочка турындагы проект Дәүләт Думасына әле кергән генә. Кайчан аның буенча утырыш буласы билгеле дә түгел. Шуңа күрә бүген без аны юк дип әйтәбез.
Чаллы мэры Мәһдиев мобилизацияләнгән кешеләргә 20 мең акча һәм кирәк-яраклар тараткан. Авыл-районнардагы ир-егетләргә нигә бернинди ярдәм дә юк?
Юрист җавабы:
Законнарда, закон актларында субъектларга, муниципаль органнарга «шундый ярдәм күрсәтергә тиешсез» дигән норматив документ юк. Мәһдиевкә килгәндә, ул үзе молодец. Ул үзе муниципаль бюджеттан шундый акча бүлеп биргән.
«Денежное довольство» дигәне законда бар. Ә «муниципаль органнар акча бирергә тиеш» дигән норматив документ юк.
Редакциядән: Казан мэры Илсур Метшин башкаладагы кайбер ташлама, өстенлекләрне атады. Мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына махсус пластик карточка биреләчәк, алар шуның белән өстенлекләрдән файдалана ала. Болар әлегә: мобилизацияләнгәннәрнең балалары 10 октябрьдән уку елы азагына кадәр мәктәптә 2 тапкыр бушлай ашый алачак, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгәннәрнең балалары бакчага бушлай йөри башлый, 10 октябрьдән – мобилизацияләнгәннәрнең балалары транспортта бушлай йөри, музей, театр, зоопаркка бушлай бара ала (1 өлкән кеше белән), мобилизацияләнгәннәрнең балалары бассейн, тренажерларга бушлай йөри ала.
Авырулар исемлеге
Нинди авырулар булганда, отсрочка бирелә?
Авырулар исемлеге бик озын, тулы исемлекне сылтамага кереп карый аласыз.
Алга таба да мобилизация дәвам итәчәкме, әллә ул тукталдымы?
Мобилизация турында Президент указында аның тәмамлану срогы күрсәтелмәгән, димәк, ул дәвам итә.
Повестканы миңа – хатынына биреп киттеләр. Кул куеп мин алдым, «куймасам нәрсә була» дигәнгә – «җинаять җаваплылыгы» диделәр. Миңа повестка дөрес саналамы, моның белән ризалашмыйча, судка яисә прокуратурага яза аламмы?
Повестканы алмаган өчен, хатынына (башка кешегә) җинаять җаваплылыгы була алмый. Ул шәхсән тапшырыла. Кеше үзе алмаса, алмавы хакында акт төзелә, ул очракта 3 мең сум штраф каралган, әлегә алудан баш тарту өчен җинаять җаваплылыгы юк. Алган очракта военкоматка килмәсә, җинаять җаваплылыгы бар (штрафтан алып 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү). Әмма ул инде военкоматка килгән, повесткага инде кул куйдырганнардыр. Бу очракта ул инде «повестканы алмадым» дия алмый.
Мин – инвалид, иремнең дә авырулары бар. Ике балабыз бар. Иремне алалармы?
«Требуется уход» дигән табиб белешмәсе булса, ирегез сезне карый торган бердәнбер кеше булса, аны алмаска мөмкиннәр. Бу очракта табиб белешмәсе кирәк.
Иремне алдылар, мин бер тиен акчасыз калдым. Мобилизацияләнгәннәргә акча кайчан бирелә башлый?
Мобилизацияләнгәннәргә акча хәрби часть исемлегенә кертелгәннән исәпләнә башлый, бу – хәрби частька кабул итү турында приказдан соң үз көченә керә. Акча һәр айның 10сыннан 20сенә кадәр түләнәчәк, дип вәгъдә ителде. Аны алу өчен, мобилизацияләнүче бердәм исәп-хисап счетына реквизитларын күрсәтеп заявление язарга тиеш. ЕРЦ реестрына кертү үзәкләштерелгән рәвештә, часть командованиесе тарафыннан башкарыла.
Ялгышлык бар, дип уйласагыз, мобилизацияләү турындагы карар белән килешмәсәгез, нинди органнарга мөрәҗәгать итә аласыз?
Юрист җавабы:
Без мәгълүмати гасырда яшибез, безнең кулда – Интернетлы телефон. Мобилизациягә кагылышлы сорауларны, шикаятьләрне беренче чиратта прокуратурага җибәрергә кирәк. Шикаятьләрне Интернет кабул итү порталы аша да биреп була. (Татарстан Прокуратурасының кайнар элемтә номерлары: 8 (843) 291-19-25, 8 (843) 291-18-81, мобилизация буенча сораулар өчен телефон номеры – 122 – Интертат).
Республика хәрби комиссариатына, Татарстан Президентына, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – бездә ул Сәрия Сабурская, аларның Интернет кабул итүләренә шикаять язып була.
Шикаятьне судка да җибәреп була. Суд аша авыррак, чөнки анда процессуаль процедураны белергә, кәгазьләрне дөрес итеп рәсмиләштерергә кирәк. Шуңа күрә анысы юристсыз булмый.
«Госуслуги» порталында да шикаятьләр кабул итә башладылар.
Әгәр дә сез үз хокукларыгыз бозылды дип уйлыйсыз һәм үзегезне якларга телисез икән, бер җиргә генә түгел, бөтен белгән органнарга да шикаятьләр язарга кирәк.
Татвоенкомат:
8 (843) 221-44-09 (тәүлек әйләнәсе)
8 (843) 221-43-21; 221-43-32, (мобилизация).
8 (843) 221-43-50; 221-43-32 (9.00-18.00, дүшәмбе-җомга)
8 (843) 265-22-33 Тәүлек әйләнәсе. Өлешчә мобилизация буенча.