Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч баласы булган ир-атлар мобилизациягә эләккәч кире кайта аламы?

news_top_970_100
Өч баласы булган ир-атлар мобилизациягә эләккәч кире кайта аламы?

16 яшькә кадәрле 3 баласы булган әти кешеләр хәрби хезмәттән отсрочкага эләгә ала. Моңа кадәр мобилизациядән кичектереп тору 4 баласы булганнарга гына бирелә иде.

Бүген бу хакта Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Нина Останина хәбәр итте. Острочканың төзәтелгән исемлеге хәрби комиссариатларга инде 9 октябрьдә үк җибәрелгән. Җәмәгать эшлеклеләре һәм демографлар бу төзәтмәне югары бәяләде, әмма бу төзәтмә әле бөтен җирдә дә эшләми. Монда күп балалы әтиләрне чакыруның бик күп очракларын ачыклап бетерергә, Генераль штаб боерыгы чыкканнан соң аларны, ничектер, гаиләләренә кире кайтарырга кирәк булачак, дип хәбәр итә «МК» басмасы. 

  • «16 яшькә кадәр 3 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән гражданнарга мобилизациядән отсрочка алу өчен түбәндәге документлар кирәк: РФ гражданины паспорты, хәрби билет, балаларның туу турында таныклыгы», – дип хәбәр ителә яңа документта.

«Бу төзәтмә дөрес, чөнки безнең илдә 3 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр «күп балалы» дип исәпләнә. Бу очракта ир-атка острочка бирелә, чөнки аның тәрбиясендә 16 яшькә кадәр 3 бала бар. Бу – мәктәпкәчә яшьтәге яки мәктәп яшендәге балалар була ала, шуңа күрә аларның мөстәкыйльлегенә һәм башка гаилә әгъзаларының ярдәменә өметләнә алмый. Хәтта шушындый авыр вакытта да дәүләтнең демографиягә ярдәм итү турында уйлавы бик мөһим. Дөрес, 80 ел дәвамында мобилизация булмаган илдә хаталар була, бу – котылгысыз. Булдыра алганча эшләделәр... Хәзер моны ачыклап бетерергә кирәк инде. Кайбер төбәкләрдә губернаторлар да моңа тиешле әһәмият биреп бетерми. Ә безнең губернаторлар призыв өчен дә, мобилизация өчен дә җаваплы», – дип сөйләде Россия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе урынбасары, «Гаилә дөньясы» авторлык үзәге директоры Ирина Киркора.

«Бу – дөрес чара. Күп балалы булу бөтен җирдә һәм һәрвакыт хупланырга, җәмгыять тарафыннан мөмкин кадәр сакланырга тиеш. Өстәвенә, сүз әтиләр турында бара, ә алар булмаса, гаиләләре шундук авыр хәлдә калачак», – диде Демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының Күзәтү советы рәисе Юрий Крупнов.

Бу төзәтмәнең дөреслегенә дә карамастан, аның бөтен төбәкләрдә дә һичшиксез үтәлүенә кадәр әле бик ерак. Нина Останина билгеләп үткәнчә, ул отсрочкага эләгә алмаган күп балалы әтиләрдән 1000нән артык шикаять алган.

«Без кайсы төбәкләрдә Генштаб боерыгының үтәлмәвен аңларга тиеш. Бу – өлешчә мобилизация вакытында булган хокук бозуларны тиз арада хәл итәргә ярдәм итәр өчен кирәк», – дип язды үзенең Телеграм каналында Нина Останина.

«Интертат» инде мобилизациягә эләккән 3 балалы әтиләргә бу канун кагыламы икәнен юрист Гөлнара Бегловадан белеште.

«Бу әле канун түгел, закон булмагач, әйтүе авыр. Әмма аны инде хәзердән үк кулланып карарга була. Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итсеннәр», – диде юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100