Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камада көймәдә йөргәндә батып үлгән егетне һәм аның сөйгән кызын җирләделәр

Үсмерләр һәлак булган өчен, аларның әти-әнисенә штраф салулары ихтимал.

news_top_970_100
Камада көймәдә йөргәндә батып үлгән егетне һәм аның сөйгән кызын җирләделәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген Алабугада 16 яшьлек Викторияне һәм аның сөйгән егете 17 яшьлек Кириллны җирләделәр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Яшьләр 22 августта кичке уннар тирәсендә моторлы резина көймәдә Кама елгасына йөзеп кереп китә һәм батып үлә.

Аларны өч тәүлек эзлиләр. 25 августта иртән Танайка авылы янында кызның мәетен, көндез водолазлар ярдан 30-40 метр ераклыкта су төбеннән егетнең мәетен алып чыкты. Аларның гәүдәсендә көч кулланып үтерү билгеләре булмаган. «Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

«Челнинские известия» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр егетнең моторлы көймә белән идарә итәргә рөхсәте булуын тикшерә. Көймә Пермь краенда табыла.

ГИМС бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов сүзләренчә, мондый көймәне теркәү таләп ителми. Көймәнең критерийлары тиешле нормадан артса, аны йөртү өчен таныклык кирәк. Мәсәлән, әгәр көймә авырлыгы 200 кг дан артык, двигателе егәрлеге 10, 88 ат көченнән зуррак булса. Бу очракта көймәне теркәргә, йөртү өчен таныклык алырга кирәк.

Опека органнары балигъ булмаган балалар шундый соң вакытта өлкәннәрдән башка ялгыз йөрү очрагын тикшерә. Бу очракта әти-әниләренә штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Быел Виктория мәктәпне тәмамлап, вузга керергә җыенган. Аның ике сеңлесе бар. Кирилл мотоцикллар белән мавыккан, диелә хәбәрдә.

  • Камада югалган егетне дә таптылар, көймәсе Пермь өлкәсенә кадәр йөзеп киткән булган
  • Камада көймәдә йөргәндә югалган кыз мәете табылды
  • Татарстанда Кама елгасында югалган егет белән кыз ике ел очрашып йөргән булган
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100