Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камада югалган егетне дә таптылар, көймәсе Пермь өлкәсенә кадәр йөзеп киткән булган

Мәрхүм егетнең сөйгән кызының мәете бүген иртән табылган иде.

news_top_970_100
Камада югалган егетне дә таптылар, көймәсе Пермь өлкәсенә кадәр йөзеп киткән булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанда яр буенда иптәшләре белән ял иткәннән соң, Камага көймәдә кереп киткән егетнең мәетен дә таптылар. Көймә исә Пермь өлкәсендә үк табылган. Якынча белешмә буенча, яшьләр утырган көймә баржага бәрелгән. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

17 яшьлек Кириллның мәетен сөйгән кызы — 16 яшьлек Викториянең мәете табылган урыннан 800 метр ераклыкта — Танайка авылы янында тапканнар. Аның гәүдәсендә көч кулланып үтерү билгеләре юк.

«Кызның мәетен ярга агым алып чыккан, егетне исә водолазлар су төбеннән алды», диелә хәбәрдә.

Көймә Пермь өлкәсенә кадәр агып киткән. Бер версия буенча, яшьләр утырган көймә төнлә баржага бәрелә, баржа аны Пермь өлкәсенең икенче башына кадәр агызып алып китә. Көймәдә булган Виктория белән Кирилл баржага бәрелгәч үк суга егылып төшкән һәм батып үлгән, дип фаразлыйлар.

22 августта Виктория белән Кирилл һәм дуслары пикникка чыга. Алар Алабуга янындагы бер утрауга бара. Якынча версия буенча, яшьләр ял итеп бетергәч, Кирилл аларны моторлы резина көймәдә ярга илтеп куя. Аннары үзенең Викасын да алып китә. Дуслары икенче көнне иртән Кирилл белән Виктория элемтәгә чыкмагач кына, чаң суга башлый. Аннары үсмерләрне эзләүгә керешәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100