news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Кама елгасында югалган егет белән кыз ике ел очрашып йөргән булган

16 һәм 17 яшьлек үсмерләрне җитмешләп кеше эзли.

news_top
Татарстанда Кама елгасында югалган егет белән кыз ике ел очрашып йөргән булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанда Кама елгасында көймәдә йөрергә чыгып киткән 16 яшьлек Виктория белән 17 яшьлек Кириллны эзлиләр. Алар ике ел очрашып йөргән, талашмаганнар. Бу турыда Mash Iptash телеграмм-каналы хәбәр итте.

Узган шимбә көнне, 22 августта, яшьләр иптәшләре белән бергә Кама буена ял итәргә килә. Алар Алабугадан ерак түгел, яр буенда була. Кирилл балачактан ук моторлы көймәдә йөри белә. Бу юлы да ул көймә алып килә һәм егет белән кыз Камага кереп китә.

Хәзер аларны волонтерлар һәм коткаручылар эзли. Бу эштә җитмешләп кеше катнаша, дип хәбәр итте «Татарстан 24» телеканалы.

Телеканал белешмәсе буенча, үсмерләр утырган көймә баржага бәрелгән булуы бар. Бу баржа Удмуртиядән килә торган булган. Хәзер судноны тикшерергә җыеналар.

Җинаять эше ачылган.

НТР 24 каналы хәбәр иткәнчә, бүген Түбән Камадан ерак түгел урында Кама буенда Викториянең кроссовкие табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар