news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камада көймәдә йөргәндә югалган кыз мәете табылды

Алабугада яшәүче гашыйклар көймәгә утырып елгага кереп китә һәм югала.

news_top
Камада көймәдә йөргәндә югалган кыз мәете табылды
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанның Танайка авылы янында Камада кыз бала мәете табылган. Аның гәүдәсендә көч кулланып үтерү билгеләре юк. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

16 яшьлек Викториянең мәетен агым буйлап астарак тапканнар. Ул сөйгән егете Кирилл белән көймәдә утырып киткән урыннан 2 км ераклыкта булган.

Алабугада яшәүче 17 яшьлек Кирилл белән 16 яшьлек Виктория 22 августка каршы төндә югалды. 

Кириллны эзләү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

  • Татарстанда Кама елгасында югалган егет белән кыз ике ел очрашып йөргән булган, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар