Уфада абыйлы-энеле Мазовларны җирләделәр
Балаларның үлеменең ике версиясе карала.
25 июньдә Уфа шәһәрендә 5 яшьлек Вячеслав һәм 8 яшьлек Илья Мазовны җирләделәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Алар 2019 елның октябрендә әтиләре 38 яшьлек Артем Мазов белән өйдән чыгып китте һәм югалды. Ир хатыны белән талашкач, балаларын алып качты. Башкортстанда 19 июньдә кич белән Уфа елгасында һәм 20 июньдә иртәнге якта Дөм районында Агыйдел елгасында ике малай мәете табылды, дип язган идек.
Биредәге матбугат чаралары балаларның үлеменең төрле версиясе турында яза. Малайларның берсенең мәетенең кул чугы өзелүе турында хәбәр чыкты. Криминалистлар фикеренчә, малайларны ниндидер авыр әйбергә бәйләп, елга төбенә ташлаганнар. Вакыт узгач бау өзелеп чыккан дип фаразлыйлар.
Мәрхүмнәрнең әнисе Эльмира Мазова балаларын киемнәреннән таныган, Илья белән Вячеславның мәете танымаслык булып үзгәргән.
360 телеканалы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Артем Мазов балаларын салкын суга берничә тапкыр батырып алган һәм үләргә калдырган, дигән версия дә бар. Балаларны башта буып үтереп, суга салганнар дигән фараз да карала.
38 яшьлек Артем Мазов әле дә табылмады. бу кеше исән һәм хокук саклаучылардан качып йөрүе дә ихтимал, диелә бу хәбәрдә.
- Уфада урамга уйнарга чыгып киткәннән соң югалган ике бала һәм әти кешене эзлиләр
- Уфада ике баласы белән югалган ирнең әтисе: «Ул якты дөньяда юк инде»
- «Аерылмыйм, кайт зинһар»: Уфада ике баласы белән югалган иргә хатыны мөрәҗәгать итте.
- Уфада ике баласы белән ир-ат югалу сәбәбенең өч версиясе бар
- «Ничек телисең, шулай яшә»: Уфада ике баласы белән югалган ир хатынына хат калдырган