Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда тикшерүче кызны көчләү турында эш буенча хөкем ителүчеләрне акладылар

Бер кызны өч ир-ат көчләү турында җинаять эше зур резонанс тудырган иде.

news_top_970_100
Башкортстанда тикшерүче кызны көчләү турында эш буенча хөкем ителүчеләрне акладылар

Башкортстан Югары судының Суд коллегиясе тикшерүче «дознаватель» булып эшләгән кызны көчләү турында җинаять эше буенча апелляция дәгъваларын карады. Былтыр ел азагында чыгарылган хөкем карарын 3 июньдә Башкортстан Югары судының Суд коллегиясе кире какты. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, бу җинаять эше буенча гаепләнгән ике кеше тулысынча гаепсез дип табылган. Бу — Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлегенең элеккеге җитәкчесе Салават Галиев һәм Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Матвеев. Алар моңа кадәр җиде елга иректән мәхрүм ителгән иде.

Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча бүлегенең миграция бүлеге җитәкчесе Павел Яромчукның хөкем карар йомшартылды, ул моңа кадәр алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде, хәзер срок дүрт елга кадәр киметелде.

«Хөкем карары кире кагылды, апелляция карары чыкты. Гаепләнүчеләр суд утырышы вакытында гаебен танымады. Яромчук суд залында кулга алынды. Зыян күрүченең дәгъвалары өлешчә канәгатьләндерелде, мораль зыян өчен ярты миллион сум билгеләнде. Матвеев һәм Галиев җинаятькә катнашы булмау сәбәпле акланды, аларга реабилитация хокукы бирелде», — дип аңлатканнар «Башинформ» агентлыгына Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә. 

Дүрт елга хөкем ителгән Павел Яромчук хөкем карарына апелляция белдерәчәк. Шулай ук зыян күргән кыз да карар белән риза түгел. Бу турыда соңрак «Вести» каналы хәбәр итте.

«Без бу карарны апелляциягә бирәбез. Без карарны җентекләп өйрәнеп, дәгъва белдерәчәкбез. Без, әлбәттә, бу карар белән килешмибез», — ди Павел Яромчукның адвокаты Наил Баһаветдинов.

Былтыр ел азагында Уфаның Киров районы суды полициядә эшләүче өч ир-атка карата хөкем карары чыгарды. Алар тикшерүче-дознаватель кызны төркемләп көчләүдә гаепләнде. Суд карары якларның икесен дә канәгатьләндермәде. 2019 елның 26 декабрендә Эдуард Матвеев һәм Салават Галиев җиде елга, Павел Яромчук алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Хөкем ителүчеләр зыян күрүче кызга мораль зыян өчен өч миллион сум түләргә тиеш иде. Бүген менә шул хөкем карары кире кагылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100