Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзен көчләүдә полицейскийларны гаепләгән кызны эшеннән куганнар

Үзен көчләүдә полицейскийларны гаепләгән кызны эшеннән куганнар

news_top_970_100
Үзен көчләүдә полицейскийларны гаепләгән кызны эшеннән куганнар

Уфа полиция бүлекләренең берсендә эшләүче 23 яшьлек дознователь кыз үзен төркем белән көчләүләре турында әйтеп, гариза язган иде. 

РИА Новости хәбәр итүенчә, көчләнгән кызны һәм бу эштә шаһит булган тагын бер кызны (икесе дә полициядә эшләгән) эшләреннән куганнар. Алар икесе дә полиция хезмәткәренең намусына тап төшергән гамәлләр кылуда гаепләнә.

23 яшьлек дознователь кыз өч коллегасын - төрле яшьтәге өч ир-атны көчләүдә гаепләгән иде. РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы бүлекчәсенең 51 яшьлек җитәкчесе, РФ Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы бүлегенең 50 яшьлек җитәкчесе һәм Уфа районының миграция мәсьәләләре буенча бүлегенең 34 яшьлек башлыгы тоткарланган. Ир-атлар 28 февральгә кадәр сак астына алынган.

Җинаять эшен тикшергәндә дознователь кызның бүлектә спиртлы эчемлекләр куллануы һәм көчләнгән вакытта аек булмавы ачыкланган. Бу җинаять эше тикшерелә башлагач, кызның әтисенең Росгвардиядә җитәкче урында эшләве ачыкланды, ә кызны бик актив гламур тормыш рәвеше алып баруда гаепләделәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100