Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада “дознаватель” кызны көчләүчеләр полиция хезмәткәрләре түгел? – Тикшерү эшендә яңа фактлар билгеле

Экс-хокук сакчыларының адковатлары, видеоязмага сылтап, гаепләнүчеләрнең гаебен кире кага.

news_top_970_100
Уфада “дознаватель” кызны көчләүчеләр полиция хезмәткәрләре түгел? – Тикшерү эшендә яңа фактлар билгеле

29 октябрьдә Уфа шәһәрендә “дознаватель” кызны өч полиция хезмәткәре көчләгән дип хәбәр иткән идек.

ВГТРК ГТРКның “Башкортстан” филиалы әлеге гаугалы эшкә кагылышлы яңа якларны ачыклаган.

Исегезгә төшерик, сорау алучы (дознаватель) кыз күрсәтмәләренчә, 29 октябрь кичендә аңа өч ир-ат, хәзер инде кичәге полиция хезмәткәрләре бәйләнә. Полковник Матвеев, подполковник Галиев һәм майор Яремчукка карата ике маддә буенча хөкем карары чыккан. Кичәге хокук сакчылары “төркемләшеп көчләү” һәм “сексуаль характердагы башка хәрәкәтләр” өчен маддәләре буенча “утыра”.

Телеканал хәбәр иткәнчә, тикшерү эшләрендә яңа алиби – видеоязма табылган.

Бер кафе холлына куелган күзәтү камерасы язмасыннан күренгәнчә, кулга алынучыларның берсенә бик тә охшаган Салават Галиев шәйләнә. Аның камера “күзенә” эләккән вакыты – җинаять кылынган вакыт белән туры килә.

Галиев мәнфәгатьләрен яктыртучы адвокат исә бу видеоязма 100 % алиби дигән фикердә.

-Әлеге видеоязманы без законга ярашлы рәвештә, адвокатлык запросы ясап алдык. Әлеге кадрлар Салават Сабит улының җинаятькә кагылышы булмавын күрсәтә, - ди Ренат Әмирханов.

Адвокат сүзләренчә, кичке 10 нчы 22 минутта Галиев бер хатын-кыз белән кафега керә. Язмадан күренгәнчә, ул – “дознаватель” түгел. Гардеробта өс киемнәрен салганнан соң, ир белән хатын залга кереп китә. Берәр сәгатьтән соң бер-бер артлы чыгып, күршедәге залга юл тоталар. Төнге берләр тирәсендә исә, икәү кафе бинасыннан чыгып та китәләр. Видеоязмада төгәл вакыт ачык күренә.

Икенче гаепләнүче - Эдуард Матвеевның адковаты да шул ук кичтә өч полиция хезмәткәре белән өч хатын-кыз булуын да әйтә телеканал хәбәрчесенә. Мөгаен, сүз Галиев белән кафега кергән хатын турында барадыр. Моннан тыш, Аслям Халиков та үзе яклаган Матвеевның ул кичне өйдә уздыруын тәкрарлый.

-Без исемнәрен атый алмыйбыз, әмма анда зыян күргән кыз белән бергә өч хатны-кыз булуын беләбез һәм моны күп тапкырлар тикшердек. Матвеевның машинасы үзе яшәгән йорт ишегалдына ничәдә керүен конкрет телефон шалтыратулары һәм видеокамералар да раслый, - ди икенче адвокат Аслям Халиков.

Исегезгә төшерик, төркем белән көчләүдә гаепләнеп, кулга алынуга ук, Павел Яремчукның хатыны да бу кичтә иренең өйдә булуын әйткән иде.

-Ул эштән кайтты да йокларга ятты. Бу кичтә ул минем янга ятып йоклады, - ди ул.

Шулай булгач, 23 яшьлек тикшерүче кызны кем рәнҗеткән соң? Хәзер исә тикшерүчеләрнең эше бермә-бер артты.

- Гаепләнүчеләрнең алибилары үзләренә бердерелгән гаепләүләрдән саклану чарасы, - Башкортстан республикасының Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Евгений Каневский. – Тикшерү органнарында җинаять эшенә кагылышлы фигурантлар катнашындагы видеоязма башта ук бар иде инде. Ул беренчел тикшеренүдә үк алынды. Бүген тикшерүчеләр җинаять кылынган вакыт аралыгын һәм шартларын ачыклау белән мәшгуль.

Телеканал күрсәткәнчә, тикшерү-изоляторының аерым камерараларына урнаштырылган кулга алынучылар янында махсус комиссия дә булып кайткан. Ул экс-полиция хезмәткәрләренең нинди шартларда яшәвен карый.

- Супер, вип-шартлар дип әйтә алмыйбыз, барлык кулга алунчыларныкы кебек үк гадәти шартлар, - ди БР иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин. – Кыерсытулар да юк, ашау ягыннан да кысмыйлар.

Әлегә, көчләү маддәсе буенча кулга алынган кичәге хокук сакчылары, вакытларын өстәл уеннары уйнап, китап укып үткәрә. Адвкокатлар исә, конституцион тәртиптә “гаепләнүчеләр” гаебенә карата шикаять белдерергә җыена.

Галиев һәм Матвеев мәнфәгатьләрен яклаучы адковатлар, яклаучыларының гаебе булмау сәбәпле, җинаять тикшерүен ябу буенча ходатайство әзерли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100