Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Моны кабул итү авыр, аеруча балаларың булганда..." Коллегасын көчләүдә гаепләнгән полицейскийның хатыны ире турында сөйләде

31 октябрьдә Уфада дознователь булып эшләгән 23 яшьлек кыз үзен көчләүләре хакында белдереп, полициягә мөрәҗәгать итә. Кыз әйтүенчә, 30 октябрьдә, төнлә аны өч коллегасы кыйный һәм көчли.

news_top_970_100
"Моны кабул итү авыр, аеруча балаларың булганда..." Коллегасын көчләүдә гаепләнгән полицейскийның хатыны ире турында сөйләде
31 октябрьдә көчләүдә гаепләнгән өч полицейский тоткарлана. Алар - Уфа районы буенча бүлек җитәкчесе, 51 яшьлек Эдуард, Кырмыскалы районы РОВД җитәкчесе Салават , Уфа районы буенча бүлек җитәкчесе, 34 яшьлек Павел. Алар өчесе дә эшләреннән азат ителә. 

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, көчләнгән кыз - Росгвардия җитәкчесе урынбасарының кыз. Ул Павел белән якын мөнәсәбәтләрдә булган, дип шикләнелә. Кайбер мәгълүмат чаралары язуынча, кыз ул кичтә үзе генә түгел, иптәш кызы белән булган. Иптәш кызы Павелга игътибар күрсәтә башлый һәм Росгвардия түрәсенең кызы аны кыйнарга ябыша. Иптәш кызы кайтып китә, 23 яшьлек дознователь үзе генә калгач, өч полицейский аның үзен кыйный һәм көчли. Бу фаразларның дөреслеге тикшерелә, көчләүчеләр үзләрен аклар өчен уйлап чыгарылган фараз гына түгелме икәнлеген карыйлар.

"Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясе бер полицейскийның хатыны белән сөйләшкән.

"Моны кабул итү авыр, аеруча балаларың бәләкәй булганда. Мин моңа ышанмадым, мин иремә ышанам. Ул бик игътибарлы, уңай кеше", - ди аның хатыны. Ул иренең гаепсез булуына дәлиле барлыгын әйткән. Кыз көчләнгән вакытта ире өйдә булган, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100