Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илүсә Фәләхова алданган туристларына Дубайда үзе үк кабат хезмәт күрсәтә башлаган

news_top_970_100
Илүсә Фәләхова алданган туристларына Дубайда үзе үк кабат хезмәт күрсәтә башлаган
Фото: социаль челтәрдән

Татарстан блогерларыннан арзан турлар сатып алып алданган туристлар кабат Дубайга оча башлаган! Бу ни дәрәҗәдә дөрес, реклама максатыннан берәр гамәл генәме – әмма Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева үзе тарафыннан алданган беренче туристларның үзе янына килгәнен социаль челтәрдәге сторисында күрсәтте.

Блогерның видеосыннан аңлашылганча, 2 ханым Миңнегалиевлар гаиләсенә, күчтәнәч итеп, карабодай, көнбагыш, эремчек, чәкчәк һәм балалар ризыклары алып килгән. Алар блогерларның сторисларында күренергә үзләре теләк белдергән, ди блогер.

«Хәзер безгә туристлар килә башлады. Бурычны кайтару исәбенә «...» пакеты гамәлдә. Бу – нәрсәне аңлата соң? Узган ел тур сатып алучылар, әмма оча алмаучылар Әмирлекләргә билет сатып алып (бару-кайту), теләсә ничә көнгә һәм теләсә ничә тапкыр килә ала. Ә без яшәү, туклану, трансфер белән үз исәбебезгә тәэмин итәчәкбез», дип аңлата блогер.

Видеодан аңлашылганча, бу барлык алданучылар өчен дә түгел. Бары тик 75 яшьтән өлкәннәр, сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның тол калган хатыннары һәм ятим балалары өчен генә шушындый «самолет сездән, яшәү бездән» тарифы гамәлдә икән.

Шулай ук Илүсә Фәләхова туристларның яшәү шартларын, нәрсә белән туклануларын күрсәтә һәм иртәнге сәгать 5тә торып, шәхсән алар өчен чәй янына панкейклар пешерүен әйтә.

Блогерлар быел февральдә алданганнарга акча кайтарабыз дип вәгъдә итте, әмма акча кайтару дигәне көлке дәрәҗәсендәге гамәл – меңгә якын кешегә 27 миллион сум бурычы булган блогерларның ике кешегә 500 сум бирүе белән тәмамланды. Яңа видео берәр реклама трюгы гынамы, әллә моның артында башка максатмы икәнен әйтүе әлегә кыен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100