Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Гарифуллин: «Башкортстанга исеме моңарчы ишетелмәгән кешене куярлар, мөгаен»

Башкортстанда соңгы арада булган вакыйгалардан соң, телеграм-каналларда республикада үзгәрешләр булачагына ишарәләп, төрле хәбәрләр чыга башлады. Республика җитәкчесе шул, бу булачак дип, конкрет кандидатлар күрсәтелә. Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин «Интертат»ка бу хәбәрләргә ни дәрәҗәдә ышанырга мөмкин икәнен сөйләде.

news_top_970_100
Илнар Гарифуллин: «Башкортстанга исеме моңарчы ишетелмәгән кешене куярлар, мөгаен»
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев, Рамил Гали

Башкортстанда популяр булган телеграм-каналларның берсендә, республиканың башлыгына булачак кандидат дип, Хәмит Мәүлияров (Мавлияров) исеме атала.

  • Хәмит Мәүлияров 1964 елда Әлшәй районының Баязит авылында туган, 2002 елгы җанисәп буенча, бу авылда 98 процент башкортлар теркәлгән. Уфа нефть техникумын тәмамлаган, Уфада «Башкортстан нефтезаводстрой»да эшләгән, аннары – дәүләт төзелеш, архитектура, транспорт комитетында, аннары – төзелеш министры һәм вице-премьер. 2008-2009 елларда – Петербургта, «Формат» ширкәтендә, 2009-2012 елларда – Россия президенты контроль идарәсендә төбәкләрдәге илкүләм проектлар кураторы, 2012-2015 елларда – «Олимпстрой» дәүләт корпорациясе вице-президенты, 2017 елдан – Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, 2018 елдан социаль һәм мәдәни юнәлештәге «Илкүләм мәдәни мирас» фондында.

Тагын бер каналда Марат Мирхәйдәров турында мәгълүмат чыкты.

  • Байкал Аръягында вице-премьер булган Марат Мирхәйдәров үзенең махсус операциягә китәчәген игълан итте. Башкортстан тормышын яктыртып барган канал «ә аннары башлык вазифаларына кайтачак...» дип шәрехләп куйган. Марат Мирхәйдәров – 1978 елда туган, кайда туганы турында ачык чыганакларда мәгълүмат юк. Мәскәү икътисад, менеджмент һәм хокук институтын тәмамлаган. Инглиз, кытай, татар, башкорт, немец телләрен белә. Ресторан бизнесында, аннары «Деловая Россия» иҗтимагый оешмасында, Россия президентының эшмәкәрләр хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкиле аппаратында эшли. 2014 елдан – Башкортстан президентының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә, 2019 елдан – Байкал Аръягы губернаторының беренче урынбасары, илкүләм проектларның кураторы.

Илнар Гарифуллин бу «вброс»ларга анализ ясады.

Фото: © Рамил Гали

– Илнар, хәзерге вакытта телеграм-каналларда чыккан хәбәр дөресме, әллә игътибарны читкә юнәлтү, укучы җәлеп итәр өчен генә язалармы?

– Беренчедән, аның дөресме, дөрес түгелме икәнен беркем дә белмидер. Ниндидер нигезе бар микән мондый сөйләнүләрнең, мондый мәгълүматның? Минемчә, шул нигезе генә бар: бүгенге көндә Радий Хәбировның хәле бик авыр, проблемалары күп. Баймакта булган протестлардан башка да Башкортстанда аның командасы белән бәйле проблемалар күп иде. Чөнки аның ничә министры мәхкәмә аша үтте, сроклары бар, дип әйтсәк тә була – кайсысы төрмәгә җибәрелгән, кайсысы китәргә мөмкин, кемдер кулга алынган. Шул дәрәҗәдә җинаять эшләре белән бәйле команда барлыгын мин Россия республикалары, төбәкләре җитәкчеләре арасында белмим. Радий Хәбиров, мөгаен, бердәнбердер.

Икенчедән, теге атнада Баймакта зур протестлар булды. Украинадагы бу хәрби конфликт башланганнан бирле Россиядә җәмәгатьчелекнең андый зур протестка чыгуы булмады. Ә Башкортстанда 2017 елдан бирле инде андый протестлар булмаган иде. Шуңа күрә, минемчә, Хәбиров елдан артык тормас Башкортстанда. Аны сайлауга хәтле дә чыгарырга мөмкиннәр, сайлаудан соң да, әмма ул 2025 елга хәтле калмаячак. Бәлки әле, сайлауда да катнашмас.

Кемне куярга мөмкин, дигәннән, теләсә кемне куярга мөмкиннәр, аны беркем дә әйтә алмый.

Төрле фамилияләр ишетелгән вакытта, мин шикләнеп карыйм: бу кешеләр дә булырга мөмкин, әмма күп очракта бер фамилияләрне күбрәк күрсәтәләр, ә кырыйдан көтелмәгән кандидатура килеп чыга. Мәсәлән, Радий Хәбиров белән шулайрак булды. Мортаза Рәхимов хакимияттә булганда – 2009, 2010 елларда – аның фамилиясе еш ишетелде, Рөстәм Хәмитовны куйдылар. 2018 елда, Хәбировны китереп куяр алдыннан, аның фамилиясе бик ишетелмәде, ул кинәт кенә килеп чыкты.

Минемчә, хәзер дә шулай ук булырга мөмкин.

– Протестлар Дагыстанда булды бит...

– Дагыстанда, ничек дип әйтим, ул социаль протест булмады. Мин аны хәзер махсус эшләнелгән ниндидер операциягә охшатам, чөнки аның нигезе юк иде. Рәсәйнең эчке проблемасына каршылык түгел иде бит ул.

– Ә шушы Марат Мирхәйдәров һәм Хәмит Мәүлияровларга килгәндә, аларның Башкортстанга килергә шансы бармы?

– Мирхәйдәров турында беренче тапкыр ишетәм. Башкортстанда яшәсәм дә, беркайчан ишеткән дә, белгән дә кешем түгел. Ул – Мәскәүдә Башкортстанның вәкиллеген генә җитәкләгән кеше. Ул инде зур түрә түгел, шуңа күрә мин аның турында бернәрсә дә әйтә алмыйм, билгесез кеше. Аның ниндидер сәяси «весы» да юктыр, дип уйлыйм.

Хәмит Мәүлияров – билгеле кеше. Ул Мортаза Рәхимов вакытында җитәкче булды, иң мөһиме: 2013 ел ахырында – 2014 ел башында Сочида Олимпиада үткән вакытта биналар төзегән ширкәттә зур урында эшләде. Хәмитов китәр алдыннан, 2016-2017 елларда, Мәүлияров кандидатурасын бик актив рәвештә Рәхимов командасы пиарлады, моны аның туганы Рәүфә Рәхимова үзенең сайтында алып барды. Ул төркем аңа нык реклама ясады инде, ул килергә тиеш, ул «хозяйственник», ул эшне алып бара, җитәкли ала, дип.

Хәзер Рәхимовлар төркеме бик көчсез, дип әйтер идем, алар үзләренең потенциалын югалтып бетерде, шуңа күрә андый кандидатураны «этә» алырлар микән? Бик ышанып бетмим.

Минемчә, боларның икесе дә төпле кандидатура түгел, мин боларны җитәкче итеп күрмим.

Минемчә, анда МВД белән бәйле берәр кеше булырга мөмкин, шундый кешене җибәрергә мөмкиннәр. Чөнки бүген Башкортстанда коррупция белән күп мәсьәләләр бар, мондый протест белән проблема да булгач, шундыйрак кешене җибәрергә тиешләрдер, дип уйлыйм.

– Ә Сарбаев булырга мөмкинме? (Мортаза Рәхимов вакытында премьер-министр Раил Сарбаев – ред.)

Сарбаев – юк. Чөнки аның «башкорт милләтчесе» амплуасы бар. Ул башкорт милли хәрәкәтен бик актив финанслауда катнашты, 2010 елда премьер-министр булганда да акча түкте өченче Башкорт корылтае алдыннан. Аны хәзер экстремистик дип табылып тыелган «Башкорт» оешмасы белән дә бик актив бәйлиләр иде, элемтәләре бик яхшы дип, күп кенә мәгълүмат чараларында яздылар, мин аларга ышана алам. Хәзерге көндә аның бернинди көче юк, ул кырыйдан гына мөмкин үзен күрсәтеп алырга, әмма җитәкче булмаячак. Хәзер андый кешеләрне Уфага бер километрга якын китермәячәкләр. Моны төгәл әйтергә була.

– Башкортстанда, җитәкче куйганда, милләтенә игътибар итәчәкләрме?

– Минемчә, милләткә шулхәтле карамаска да мөмкиннәр, ләкин бер әйбер – ул башкорт милли хәрәкәте белән бәйле кеше булмаячак. 2018 елда Хәбиров килгәндә, мин эксперт буларак әйткән идем: «Ул элекке елларда башкорт милли хәрәкәте белән бәйле иде, Рәхимов администрациясе җитәкчесе булганда да, Мәскәүдә утырганда да, финанс белән дә, административ ресурс белән дә ярдәм итте. Ул башкорт милли хәрәкәтен күтәрергә тырышачак», – дидем. Шулайрак килеп чыкты. «Татарлар белән проблема була», – дидем, анысы да шулай килеп чыкты.

Хәзерге көндә башкорт милли интеллигенциясе, милли хәрәкәт белән бәйле беркемне дә якын җибәрмәячәкләр. Шуңа күрә Сарбаев булмаячак.

Татарны куярлар, дип тә ышанмыйм, чөнки Башкортстанда татарлыкны беркем дә үстерергә җыенмый. Татар булса да, килгән кеше барыбер үзен «башкорт» дип әйтергә тырышыр. Үзен «мин – башкорт» дип әйткән кешене куярлар, мөгаен. Кан буенча никадәр чиста башкорт булыр, анысын әйтә алмыйм, тик үзен «мин башкорт» дип әйтүче кеше. Ул формаль яктан гына башкорт булыр инде, шулайдыр дип уйлыйм.

Икенче вариант – рус булырга мөмкин. Премьер-министр Андрей Назаров бик тырыша. Тик мин аны куярлар дип уйламыйм.

– Ничек шулай килеп чыкты соң ул: Хәбиров үзе башкорт милли хәрәкәтенә булышкан кеше, ә нәтиҗәдә, аны иң күбе башкорт милләтчеләре күралмый шикелле?

– 2018 елда Хәмитовны җибәреп, Хәбировны Башкортстанга китергәч, шул ук Салават Юлаев һәйкәле астында йөздән артык башкорт студентлары, милли активистлар (алар арасында әлеге Фаил Алсынов* та бар иде) бөтенесе дә шатланып, курайда уйнап, биеп-җырлап йөрделәр, «чын башкорт килде, хәзер яхшы булачак» дип. Бу беркемгә дә сер түгел. Тик бер ел ярым үткәннән соң, каршылыклар туды. Минемчә, беренчедән, Хәмитов вакытында үзен иреклерәк тотарга тырышкан башкорт интеллигенциясе, ниндидер авторитетын саклар өчен, баш ияргә теләмәде. Шуңа күрә, Радий Хәбиров командасы, администрация, милли мәсьәләгә җаваплылар, шул ук Азат Бадрановлар алар белән көрәшә башлады.

Радий Хәбиров

Фото: © Владимир Васильев

2020 елда, Куштау мәсьәләсе алдыннан, башкорт милли хәрәкәте, башкорт активистлары арасында Радий Хәбировка каршы хәрәкәт барлыкка килә башлады, ул үзенең авторитетын нык төшерде. Аны хатынының милләтендәге бизнесменнарга лояльлектә гаепләделәр. Бу да башкортлар арасында каршылык тудырды.

Иң мөһиме бу да түгел. Радий Хәбиров, килгәндә, «Мортаза Рәхимов вакытындагы кебек, төбәккә ирек күбрәк булыр, үземне күрсәтә алырмын» дип килде, ләкин 2018, 2019 еллар – ул Уфадан чыгып киткән 2008 ел түгел иде инде. Төбәк җитәкчеләренең андый вәкаләтләре юк иде, анда Мәскәү күбрәк үз эшен алып бара иде.

Радий Хәбировның артында 2000 еллардан бирле начар «шлейф» барды – үзенең командасы арасында да, үзендә дә.

Мин – Аллаһы Тәгаләгә ышана торган кеше, бу – «карма» дип әйтик. Иман булмады Радий Хәбировның үзендә дә һәм янындагы командасында да. Шуңа күрә алар монда килгәч, бернинди максатларын да тормышка ашыра алмады. Алар көрәшкән бөтен әйберләр үзләренә кире кайтты. Алар Татарстанга каршы да көрәшеп карады, 2000 елларда да булды ул. Җитәкче булып килгәч, башкортларны татарларга каршы куеп, Башкортстанда яшәгән халыкларның милләт араларын бозып, «үз уеннарын уйнарга» тырыштылар, һәм шуңа күрә менә бу каршылыкны Аллаһы Тәгалә үзләренә кайтарды. Радий Хәбировның сәясәтенә карасаң, шундый фикергә килеп була.

– Шулай килеп чыга: ул үстерергә тырышкан кешеләр хәзер аның үзен күралмый.

– Милли интеллигенция арасында аны хуплаучылары да хәтсез бит. Кем аның «кулыннан ашый», кем бүген әйбәт яши, ул китергән кануннар буенча яшәргә әзер – алар әйбәт хәлдә. Бер өлеше каршы чыкты. Радий Хәбиров башкорт милли хәрәкәтен, интеллигенциясен берләштерергә тырышты 2000 елларда да, хәзер дә тырышты. Моны кайбер милли активистлар үзләре дә таный, мәсәлән, эшмәкәр Ринат Баимов: «Хәбиров безне – башкортларны –берләштерергә тырыша, ләкин сез аның сәясәтен аңламыйсыз», – дип әйтә иде. Ләкин менә шулай килеп чыкты. Начар максатлар белән башланган эш шуңа китерә инде.

– Башкортстанда татарлар өчен нинди кандидатура кулай булыр иде?

– Гомумән, милләт буенча иң яхшы кандидатура – рус кешесе булыр иде. Нәрсәгә икәнен аңлатам. Мортаза Рәхимов та 80 яшьлеге уңаеннан интервью биргән иде «Лента.ру»га, ул анда «безгә җитәкче буларак рус кешесе кирәк» дигән иде. Мин дә хәзер уйлыйм: Башкортстанда милләтара проблемалар күп, рус кешесе булса, милләтләр арасында ниндидер урта позициядә торыр иде. Ул, бәлки, башкортларга да бик начар булмас иде. Чөнки Радий Хәбиров милли хәрәкәт кешесе булганлыктан, гел Мәскәү алдында үзенең интернационалист икәнлеген, Мәскәүгә лояль булуын күрсәтеп, акланырга туры килде. Ә инде рус булса, якут булсамы – татарга тыгылмаса, уртада торса, андый кандидатурага мондый аклану кирәкмәс иде, дип уйлыйм.

– Ә татар булса?

– Татар булса яхшы булыр иде, ләкин аның татарларга яхшы булачагына мин ышанмыйм. Рөстәм Хәмитов аша без моны үттек – татар кешесе килсә, ул үзен гел гаепле сизә башкортлар алдында, шуңа күрә, «үзенең гаебен» йомар өчен, йомшаклыгын күрсәтеп, татарны өскә күтәрмичә, татар мәсьәләләрен чишмичә, шундый позициядә тора. Рөстәм Хәмитов мисалында гына түгел, 80нче еллар ахырында беренче секретарь Равмер Хәбибуллин дигән кеше бар иде. Аның нинди сәясәт алып барганын аңламассың... Ул чакта татар милли хәрәкәте үсә башлаган иде, ләкин ул аны изәргә тырышты, югыйсә, Чакмагыштан чыккан кеше иде. Аннан соң Игорь Горбунов килде 1990 елда беренче секретарь булып. Ул, рус кешесе буларак, татар милли хәрәкәтенең дә, башкорт милли хәрәкәтенең дә үтенечләрен тормышка ашырырга тырышты, икесенә дә обкомда ике кабинет бирде. Ниндидер уртадагы позицияне тотарга тырышты.

Милли җанлы татарны мин җитәкче итеп куярлар дип ышанмыйм, ә теләсә нинди татар шундый комплекс белән «авырыячак», шуңа күрә, татар булу яхшыдыр, дип күрмим. Анда нык милли җанлы җитәкче булырга тиеш, ә андыйны куймагач инде, икенче милләт булырга тиеш. Рус кына димәгән, теләсә кайсы башка милләт – мари, чуваш...

*Росфинмониторинг тарафыннан экстремистлар исемлегенә кертелгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100