Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баймактагы хәлләр уңаеннан, Башкортстанда полиция җинаять эше ачты

news_top_970_100

Башкортстанның Баймак шәһәре суды янында рөхсәтсез акция узу сәбәпле, полиция җинаять эше кузгатты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Баймак судында «Нәфрәт яки дошманлык уяту, кешене түбәнсетү» маддәсе буенча гаепләнгән Фаил Алчинов* эше каралды. Суд барганда бина янына кешеләр җыела, санкциясез митинг уза. Тикшерү версиясе буенча, суд алдыннан, җинаять җаваплылыгыннан коткару нияте белән халыкны җыю өчен, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда хәбәрләр таратылган.

Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, массакүләм акция вакытында каза күрүчеләр булган, шул исәптән – хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм аларның техникасы. Полиция бу җинаятьтә гаепле кешеләрне ачыклый, диелә хәбәрдә.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу вакыйгага үз бәясен бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ». Ул «экстремизмны һәм вазгыятьне кискенләштерүне кабул итмәячәкмен» дип белдерде.

«Башкортстан Башлыгы буларак, мин республиканы, кешеләрне милли, тел, дин күрсәткечләреннән чыгып халыкара тынычлыкны бозарга теләү очракларыннан сакларга тиеш. Бу – минем вәкаләтем, минем бурычым», – дип яза Хәбиров телеграм-каналында.

Ул: «Башкорт***» оешмасы буенча «эш 2020 елда ук уздырылды һәм ул экстремистик дип табылды», – дип яза.

«Бу – ул вакытта тулысынча дөрес карар булды дип саныйм. Әмма бу оешманың кайбер җитәкчеләре моны аңламады һәм шушы елларда теге яки бу формада җаваплылыкка тартылды. Әгәр Алчинов* турында әйтсәк, ул инде экстремизм өчен административ җаваплылыкка тартылды», – ди Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы «протестларга сәбәпче булган кешеләрнең кемнәр икәнен аңлатмаган өчен муниципалитетларның һәм үзенең гаебе барлыгын» таныды. Аның сүзләренчә, хәзер бу эш «актив алып барылачак».

«Әйбәт экоактивист, патриот битлеге киеп куярга була, әмма чынлыкта вазгыять башкача. Бер төркем кешеләр (аларның кайберләре чит илдә), чынлыкта хыянәтчеләр буларак, Башкортстанны Россиядән аерырга өндиләр. Алар монда партизан сугышы алып барырга өнди», – ди Радий Хәбиров.

*Росфинмониторинг тарафыннан экстремизм яки терроризм белән шөгыльләнүчеләр исемлегенә кертелгән.

**Оешма экстремистик дип табылган һәм аның эшчәнлеге тыелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100