Җырчылар Куштау шиханын яклаучыларга кушылдылар
«Башкортстан, рухи яктан булса да, без сезнең белән», - ди алар.
Җырчылар Башкортстанның Куштау шиханын яклаучыларга кушылдылар.
Иң беренчеләрдән булып, үзенең инстабитенә Айдар Галимов шиханнар турындагы «Не взрывай» клибын куйган иде.
Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Гөлназ Асаева, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Әбри Хәбриевлар да инстаграм сәхифәләрендә #Куштауяшә хештэгы белән махсус постлар урнаштырганнар.
Гүзәл Уразова тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән тау фонындагы фотоларын куеп: «Куштау, яшә! Башкортстан, без бергә! Киләчәк буыныбызга, балаларыбызга калдырырлык Аллаһы Тәгалә биргән бу табигать байлыгын бергәләп саклыйк, дуслар!» — дип язган.
Илсөя Бәдретдинова үзенең сәяәсәткә артык катышмаска тырышуы, ләкин бу очракта әйтмичә кала алмавы турында белдерә. «Бу очрак күңелгә тиде. Һәр иртәне директка башкорт туганнардан ярдәм сораган йөзләгән хат килә. Без бик сабыр халык. Ахырга кадәр сабыр итәргә өйрәнгән. Ләкин һәр нәрсәнең азагы була. Үзебез адым саен: „Экология начар, суларга һава калмады“, — дип зарланабыз. Ярар бүген… Ә киләчәктә балаларыбызга ни калыр? Тынычланып уйланыйк әле, зинһар!» — ди ул.
Фирдүс Тямаев та табигать һәйкәлен саклап калу яклы.
«Башкортстан, без сезнең белән. Яшә, Куштау. Хөрмәтле дуслар! Ничә көннәр бу хәлләргә йөрәгем әрни. Мин ышанам, Аллаһы Тәгалә биргән бу Куштау байлыгына тимәсләр. Бу тауда күпме тарихи байлык, күпме сер, Башкортстанның йөрәге. Без — яшь буын, безнең кулда — киләчәк», — дип яза җырчы.
Әбри Хәбриев табигатьнең үзенә зыян салганны яратмавы, иртәме-соңмы җавап кайтарачагы турында кисәтә.
«Мин дә бу вакыйгадан читтә кала алмадым. Йөрәк әрни. Нинди заманда яшибез! Башкортстан, без бергә! Без бирешә торганнардан түгел! Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз! Халык, рәхмэт сезгә! Артистлар, сез кайда барыгыз да?» — дип башка җырчыларны да үзләренә кушылырга өнди Гөлназ Асаева.
Әлеге постлар астында, кыюлыкларын җыеп берләшкән җырчыларга карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән сугарылган, күп санлы комментарийлар күрергә мөмкин.