Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан Башлыгының пиар белгече Елена Прочаковскаяны кулга алганнар

news_top_970_100

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә Башкортстан башлыгы администрациясенең социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковскаяны кулга алган. Бу хакта «Красногорская правда» телеграм-каналына сылтама белән newsbash.ru сайты яза.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Прочаковская, җинаять эшен тикшерү өчен, 48 сәгатькә кулга алынган. Бу эш белән Красногорск шәһәре буенча Россия Тикшерү комитеты шөгыльләнә.

Фото: © newsbash.ru сайты

«Коммерсант» басмасы мәгълүматлары буенча, Елена Прочаковскаяны, хезмәт урынын файдаланып, мошенниклык кылуда, шулай зур күләмдә мошенниклыкта гаепләргә мөмкиннәр.

Хәзерге вакытта Елена Прочаковскаяның мобиль телефоннары сүндерелгән. Журналистлар Мәскәү өлкәсенең Тикшерү комитетыннан бу хәбәр буенча оператив аңлатма ала алмаган.

Елена карьерасын Красногорск шәһәрендәге бер мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый, ә 2017 елда аның талантын ул вакытта Красногорск җитәкчесе булып эшләгән Радий Хәбиров күреп ала.

2018 елда Елена Прочаковская Хәбиров командасы составында яңа эш урынына – Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгенә җибәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100