Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин ни өчен Ильмира Нәгыймова белән бергә була алмавын әйтте

news_top_970_100
Марат Яруллин ни өчен Ильмира Нәгыймова белән бергә була алмавын әйтте
Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильмира Нәгыймова үзенең чираттагы яңа җырын яздырган. «Сине генә уйладым» җыры турында бик күп уңай комментарийлар калдырганнар. «Бик матур җыр», «Күптән көткән идек бу җырны, син булдырасың», «Ут булган!» – дип язалар Ильмираның иҗат җимеше турында. 

Җырны аеруча Марат Яруллин ошаткан. «Яратсам да калмадым», – дигән юлларын күңеленә салып куйган да: «Калмадым шул инде, калмадым», – дип комментарий язып калдырган ул. 

Әйтергә кирәк, Ильмира Нәгыймова, ире Руслан Кираметдинов белән аерылгач, Марат Яруллин белән бик матур дуэт чыгарды. Шул көннән бирле бик күпләр «Марат белән Ильмира очрашып йөри» дип уйлый. Җырчыларны исә үзләре турындагы гайбәтләр бер тамчы да борчымый бугай. Комментарийларда халык өчен рәхәтләнеп «мәхәббәт уйнаганнар».

«Хыялый берәү», – дип көлгән Маратның бу сүзләреннән Ильмира. 

«Ничек инде шундый кыз янында калмыйча була?» –  дип чын күңеленнән ышанып язган бер тыңлаучылары. 

«Мин түзә алмадым», – дип җитди итеп язып куйган Марат. 

«Хәлеңнән килми, чөнки», – дип мут кына җавап биргән аңа Ильмира. 

«Юк, минем просто яшисем килә», – дигән Марат та шаяртып. 

«Җиңел котылдың син», – дигән аңа Илмира. 

«Үземне саклап калдым».

«Ә мин, киресенчә, мин үземне синнән саклап калдым, дип уйлаган идем. «Ике бала анасы» диләр бездә, өйрән, балакаем», – дип дәвам иткән диалог. 

«Кушылучы саннарның урыннарын үзгәртүдән сумма үзгәрми. Башка беркайчан да язма миңа», – дип, юри генә ачуланган иҗатташ дустын Марат.

Халыкка шушы язышу җитә калган. Барысы да гөж килгән. «Бу – чынлап та соңгы бию булды, ахры», «Ильмира, кемдер сиңа чәчәк бәйләме алырга йөгерде бугай», «Бу язышулар бер дә шаяртуларга охшамаган. Араларында точно нәрсәдер бар бугай», – дигәннәр.

«Марат Яруллин «публично» нигә шулай яза?  Калмасаң әллә, үз юлың белән бар. Синең беркемгә кирәгең юк. Ильмира матур, талантлы», – дип Маратка «эләктергән» Ильмираның бер фанаты. 

«Яшьләр үз юлларын үзләре белерләр әле. Ильмирага да бер-ике ел ял итсә ярый»;

«Шулай язарга ярыймы инде? Марат Яруллинның кайсы җире ошамый? Сыйфатлы җырлар башкаручы, менә дигән җырчы. Кеше буларак та бик яхшы ул. Ә сез, олы яштәге хатын-кыз, юморны аңлый белмисез», – дип, Марат Ярулинны яклаучылар да булган. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 сентябрь 2022
    Исемсез
    Достали уже
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100