Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Хәзер өемдә тавыш юк, балалар юрган астына качмый»

Ильмира Нәгыймова инстаграм челтәрендә хейтерлары белән аралашкан.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Хәзер өемдә тавыш юк, балалар юрган астына качмый»
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Ире Руслан Кираметдинов белән аерылышканнан соң, җырчы Ильмира Нәгыймова инстаграмда балаларын күрсәтә башлады. Аның кызы һәм малае белән урманда йөргән видеопосты астында язылучылары күпсанлы комментарийлар калдырган. Әлбәттә инде, аларның күпчелеге Русланга кагылышлы. 

«Молодец, Ильмира, рәхәтләнеп йөр. Андый ир белән торып булмый», — дигән берсе. 

«Нигә торып булмасын? Нигә андый киңәш бирәсез? Руслан менә дигән ир», — дип җавап язган аңа каршы икенче интернет кулланучы.

«Ярар, балам, менә дигән булса, үзеңә ал. Сине дә тәпәләсен. Карарбыз, кабат ничек сайрарсың», — дигән беренче инстачы.

Русланны менә дигән ир дип санаучыга Ильмира да җавап язмый кала алмаган. «Әллә торып карадыгызмы? Бәлки сез аның сөяркәседер?» — дип сораган ул аннан.

«Җаным, ир белән 40 ел торам. Миңа характерыңны күрсәтмә, өйрәтмә дә. Түздем барысына да. Гомер буе эчте, түздек. Ә хәзер инвалид, шуны карыйм. Шул телеңне тыя белмәгәнгә шундый хәлгә килгәнсең дә инде. Мин артист дип, миңа теләсә нәрсә язып ятма. Үзең үк шуңа кире кияүгә чыгарсың әле. Андый ялагайлар шундый була алар», — дигән ул.

Ильмираның язылучылары арасында Руслан яклысы тагын табылган. «Бик тиз алып китәчәкләр Русланыңны яшь, чибәр кызлар, борчылма. Менә дигән икенче гаилә төзегән артистлар аз түгел. Рөстәм Асаев, Илсаф, Фәрит Таишевлар, мәсәлән», — дигән ул.

«Мин бик шат кына булачакмын аның өчен. Эх, рәхәт инде нулевой аккаунтлардан язышырга. Үзегезнең йөзегезне күрәстергә батырчылыгыгыз җитмидер инде. Мин дә бик бәхетле булачакмын, Аллаһы бирса, сезнең ачуыгызны чыгарып», — дигән аңа каршы җырчы.

«И, бу балалар исән әтиләре була торып, ата назы күрми үсәләр, әниләре аркасында", - дип тә комментарий калдырганнар.

«Кем әйтә күрми үсәләр дип? Әтиләре белән көн саен күрешәләр», — дигән аларга Ильмира. 

Әлбәттә, исерек әти белән яшәгәнче, тынычлыкта яшәсеннәр. Әнләре исән чакта, бала ятим булмый»», — дип хуплаган Ильмираның аерылырга карар кылуын тагын бер инстачы. 

«Исерек шулай матур итеп җырлый алмый», — дип әңгәмәгә кушылган инстачыга җырчы: "Сезгә күрергә язмасын аның исерек чагын», — дип җавап биргән.

«Русланны түбән тәгәрәтмәкче булды, ә үзеннән барлык халык көлде. Руслан өстен булып калды. Бар халык аны ярата», — дип язган бер ир-ат.

«Мин бик шат. Аның каравы, минем өемдә тавыш юк хәзер. Минем өчен бу бик зур бәхет. Балалар юрган астына качмыйлар. Калганына миңа барыбер, өстенме, өстен түгелме», — дигән Ильмира.


Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 13 февраль 2024
    Исемсез
    Эльмирага психолог ярдэме кирэктер инде,бик кызгаыч...ничэ еллар оныта алмый Русланны.
  • 11 февраль 2024
    Исемсез
    Русланны ни кэдэр хурласанда,ул синен хакта бер начар суздэ эйткэне юк,ярар яшэгэнсез,аерылгансыз барсыда уткэндэ калсын. Синен ничек яшэвен кемгэ кирэк сон,Аерылгансын бит хэзер бер узен ник аны хаман сойлисен,туйдырдын инде,яшэ уз тормышында. Руслан начар ир булгач чуртыма дип ике бала таптын. Риза булып кияугэ чыккансын,ике бала тапкансын,димэк ярату булган хэм ул ярату балаларга кучкэн,ул балаларга Русланнын каны кучкэн,син аны сойлэп балаларыныда рэнжетэсен. Э алар бит сезнен уртак мэхэббэт жимешлэре.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100