Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова кабат җылы якка очкан. Бу юлы кем белән?

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова кабат җылы якка очкан. Бу юлы кем белән?
"Татар-информ" архивы

Ильмира Нәгыймова соңгы 2 елда еш сәяхәт итеп тора. Әле ул үзе генә диңгез ярында ял итеп кайта, «кайтып та өлгерми» дигәндәй, кабат дус кызы белән җылы якка оча. Шулай ук җырчы балалары һәм бертуган сеңлесе белән дә ял итәргә вакыт таба.

Хәтерләсәгез, Ильмира элек: «Беркая да ял итәргә барганым юк», – дип зарланган иде. Моның сәбәбен ул элекке ире Руслан Кираметдиновның билгеле сәбәпләр аркасында очарга рөхсәте булмау, ә үзен генә җибәрмәве белән бәйләде. Менә хәзер ул, ирекле кош сыман, җылы яктан «кайтып та керми».

 Бу юлы алар сәфәргә дүртәү кузгалган: җырчы үзе, балалары һәм аның ярдәмчесе – бертуган сеңлесе.

«Хыяллар чынга аша, Нәгыймова! Мин кабат Дубайда, бу юлы «пупсик»лар белән. Дубай – ул сезнең күңелегездә эз калдыра торган урын», – дип язган җырчы.

«Молодец, Нәгыймова! Аталары эшли алмаганны үзең эшлисең. Син – супер молодец»;

«Мондый хатын-кызлар белән горурланам! Зарланып утырмыйлар, ә эшлиләр. Иң мөһиме, беркемгә дә бәйле түгел», – дигән комментарийлар белән хуплаганнар җырчыны.

Шулай ук җырчының шәхси тормышы һәм иҗаты белән кызыксынып баручылар күңелле ял теләгән.

«Иң мөһиме, башың исән» – Ильмира Нәгыймова ялда кирәкле әйберен югалткан.

Ильмира Нәгыймова сәяхәткә очкан.

«Ниһаять!» – Ильмира Нәгыймова тагын бер хыялын чынга ашырган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 май 2023
    Исемсез
    Яна машина, регуляр дингездэ ял , модалы чупрэк-чапрак, совпадение ?...не думаю
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100