Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң мөһиме, башың исән» – Ильмира Нәгыймова ялда кирәкле әйберен югалткан

news_top_970_100
«Иң мөһиме, башың исән» – Ильмира Нәгыймова ялда кирәкле әйберен югалткан
Фото "Татар-информ" архивыннан

Ильмира Нәгыймова «лаеклы» ялыннан кайткан. Фотодан күренгәнчә, җырчы үзе кайткан, ә кышкы аяк киеме ял иткән урынында калган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

«Мин өйдә. Мин генә шулай булдыра алам. Кышкы аяк киемем ял иткән урында калган», – дип язган ул.

Җырчы кышкы өс киеме белән җәйге аяк киеменнән басып торган фотосын да куйган. «Яхшы ял иткәнсең», «Димәк, тагын анда ял итәргә барачаксыз», «Ильмира, ничек шулай булдыра алдың?!», «Иң мөһиме, башың исән», «Кызым, башыңны сакла, дигән бит әнисе», – дип комментарийлар калдырган җырчы ялга китү белән тынычлыгын югалткан тамашачы.

Ильмираның «лаеклы» ялы турында моннан укый аласыз.

 

Фото: © Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100