Җырчы кабат җылы якларга ял итәргә очкан. Бу юлы ул (узганыннан аермалы буларак) кем белән һәм кайда булуын яшерми: дус кызы белән алар – Дубайда.
Алдагы көнне үк социаль челтәрдәге аккаунтында Ильмира интрига ясаган иде: «Бер хыялың чынга ашкач, син икенчесе артыннан барасың... Иртәгә барысын да күрерсез», – дип язган иде ул виртуаль дусларына.
Менә бүген инде җырчы җылы Дубайдан сәламнәр җибәрә. Буш диярлек самолетта очулары турында әйтә.
«Ниһаять, дуслар, күптәнге хыялым чынга ашты. Динара белән моннан бер 3 ел элек инде, әйдә әле Дубайга барып кайтыйк, дип хыялланган идек. Алдык та килдек әле менә», – дигән Ильмира.
Ахирәтләргә хәвеф-хәтәрсез, күңелле яллар гына телисе кала.
Видеолар: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән