news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова сәяхәткә очкан

news_top
Ильмира Нәгыймова сәяхәткә очкан
Ильмира Нәгыймованың шәхси аккаунтыннан

«Мине югалтмагыз. Мин ял итәм», – дип кыска гына итеп хәбәр иткән ул виртуаль дусларына. Үзенең нәкъ менә кайсы якларга, кайсы диңгезгә очуы турында әлегә берни дә әйтмәгән җырчы.

Хәтерләсәгез, Ильмира элек: «Беркая да ял итәргә барганым юк», – дип зарланган иде. Моның сәбәбен ул элекке ире Руслан Кираметдиновның билгеле сәбәпләр аркасында очарга рөхсәте булмау, ә үзен генә җибәрмәве белән бәйләде. Менә хәзер ул ирекле кош сыман җылы якка очкан. Бу аның диңгез ярындагы беренче сәяхәте дип беләбез. Ильмирага күңелле яллар телибез.

Ул кайсы якларда ял итә дип фаразлыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар